Бәйрәм чәе

Без, күрше малайлар – Сәетгәрәй, Хәмит, Нәкыйп һәм мин, әниләр төйнәп биргән тәмнүшкәләрне алып, Сәетгәрәйнең туганы Хәсән абыйларга бәйрәм чәенә дип тәгаенләп кузгалдык. Бу 1948нче ел. Май бәйрәме көне. Хәсән абыйларга килеп җитү белән машина тавышы ишетелде. Машина кайткан ел. Машина күргән малайлармы без?! Тәмнүшкәләрне ишек алдында торган арбага куеп калдырдык та машина янына ашыктык. Яңгырдан соң машина үргә менә алмыйча азаплана, буксовать итә. Машинаның тәгәрмәче астына коры-сары сала-сала, барасы юлына чыгара алдык. Авылдагы ошбу беренче машинаны Солтангазиз абый Гыймадиев алып кайткан иде. Машина үз юлы белән киткәч, тынычлап кына кайтып керсәк, ни күрик – арба өстенә тавыклар хуҗа булып алган. Үзләре ашаганнан калганны арба кырыенда йөрүче каз-үрдәкләргә тырмап төшереп яталар. Шулай итеп, бәйрәм чәе кош-кортларга насыйп булды. Аннан соң да бик күп бәйрәм чәйләре эчелде үзе. Ә менә шушы көндәге бәйрәм чәе онытылмый гына бит.

Шулай да машина күрү олы вакыйга иде ул заманда. Шоферы да үзебезнең авыл кешесе – туксан тугыз төрле эш белә торган Солтангазиз абый бит! Бу кеше турында яза башласаң, кәгазь җитмәс диеп куркам. Кешеләргә бик тә ярдәмчел, итагатьле, ипле кеше иде. Урыны җәннәттә булсын. Амин.

Йомгалак урманы белән авыл арасында Каенлык дип атала торган үзәнлек бар. Солтангазиз абыйның машинасы шул үзәнлектә сүнеп кала бит. Урманнан чикләвектән кайтучы Фатыйма апага ныклап әйтә Солтангазиз абый: «Машинаның аккумуляторы сафтан чыкты, икенчене алып килсеннәр. Кәнсәләргә кереп әйтә күр». Фатыйма апа керә кәнсәләргә, кирәкле кешеләргә: «Солтангазизнең әкәләматуры сафтан чыккан, ни эшләргә дә белмичә, бик борчылып калды», – дип, әманәтне җиткерә. «Нәрсә-нәрсә?» – дип, кат-кат сорашалар.

Фатыйма апа бик булдыклы, шаян кеше иде. Дүрт баласын берүзе үстерде. Айга ике тапкыр көянтә-чиләк белән тавык йомыркасы алып барып сатып, балаларына ипи алып кайтыр иде. Сабай авылы кызы иде ул. Минем әни дә Сабай тумасы. Фатыйма апа гел бездә. Әти инде аны «сайратырга» ярата. «Фатыйма апа, Йомгалак Аннага ни дип әйттең?» – дип сораша. «Анна өенә алып кереп, бик каты кыстый-кыстый сыйлый башлагач, «иди на...» дип әйткән булдым. Шок булды Аннага. «Патыйма апа, нәстә дип әйткәнеңне пеләсеңме?» – дип миннән сорый. «Беләм, билгеле, рәхмәт, тамагым туйды, дип әйтәм бит», – дигән булдым».

Аннары әни белән, җитәкләшкәндәй, туган авыллары Сабайга туганнарын, авылдашларын, күршеләрен күреп кайтырга китәләр. Балаитәкләре генә җилдә җилфердәп калыр иде.

Бу язмам аларның рух-шәрифләренә дә бер дога булсын.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии