Сөтне мин дә җыйдым…

Элек безнең якларда яз җиткәч: кара каргалар килде, димәк тиздән әрмәннәр килер инде, диләр иде. Хәзер, көзләр җитте, бәлки, сөт бәяләрен дә азрак күтәрерләр инде, диеп сөйләшәбез. Чөнки көз җитеп, сөтләр кимегәч, сөт бәяләрен күтәреп уйнау да закончалык төсмерен алды бугай. Ник дисәк, һәр ел шул хәл кабатлана, вакытлы матбугат, теле-радио тапшырулар шаулап ала. Халыкның хәлен кайгыртып, кесәсенә керәсе акчаның күләмен санап һәм, иң мөһиме, кемнең гаепле икәненә ишарәләп… Бу хакта язарга сөт темасын соңгы атналарда янә күтәреп алулары этәрде, чөнки мин үзем дә дистә еллар элек шәхси эшмәкәрлегемне сөт җыюдан башлаган идем. Кемнедер гаепләү яисә үпкәләремне язу түгел, ә сөт тирәсендәге ул чактагы хәлләрне азрак ачу һәм хәзерге вакыттагы сөт җыючыларны яклап, бер-ике сүз әйтергә теләвем генә.

Ул чактагы җирле үзидарә рәисе тәкъдим иткәч, ә нәрсә эшләп карамаска, дигән уй килде. Тик нидән башларга? ИП кирәк, мөһер ясатырга, банкта счет ачарга, машина, сөткә савыт һ.б. Барына да түлисе, ә акча юк… Әҗәткә акча табып, иске генә «москвич каблук» алдым, шуңарга флягалар куеп, сөт җыя башладым. Әҗәтемне, эштән соң мунча бурасы бурап, шуны сатып түләдем. Урамнарда асфальт түгел, таш та юк. Яңгырдан соң сөт төягән машинамны зур юлга үз тракторыма төяп чыгарам. Моның өчен махсус ике генә көпчәкле, тәбәнәк трал ясадым. Сөт илтеп кайткач, янә төяп керәм авылга. Әкренләп, үзебезнең җирле үзидарәгә караган авыллардан да җыя башладым. Күп түгел, авыллар кечкенә, көзгә таба кайсыларыннан 200 л сөт тә җыелмый, тик бер башлагач, барыбер йөрергә кирәк, сөте булганы көтә бит. Көз җитеп, суыткач, трактор, машина белән азаплануы читен, дип, әрҗәле «УАЗ» алырга булдым. Тракторымны бөтен агрегатлары белән саттым да, көнендә Питрәчтән «УАЗ» алып кайттым. Эш азрак җиңеләйде, бер машина гына кабызасы, чыгым да кимеде. Арбага алюмин кисмәк сатып алдым. Аңарга паспорт кирәк, ай саен сөткә ветбелешмә һ.б, счет ачкан, тотканга түлисе. Кышкы салкында кисмәктә сөт ката, җебетергә урын юк…

Яз җиткәч, эш әзрәк җиңеләя, сөт тә күбәя төшә. Җылы сөтнең күләме арткан саен, кату кими. Җәй көне иртәнге 4тә эш башлый идем, бер көн калдыру мөмкин түгел – җиде авылда сөт җыелмаса, күпме тавыш, икенче көнгә шикле сөт. Тик бу эш миңа бик ошый иде, кешеләр белән аралашу, җиде авылның тормышы, яңалыклары белән һәр иртә танышу күпләргә тәтеми. Ә таң ату, кояш чыгу мәле, җиһан уяну мизгелләрен күзәтү җанга бер төрле рәхәтлек, җиңеллек бирә иде. Ә инде көндезге унберләргә көн бөтенләй үзгәрә, кояш тоныкланса да кыздыра, кошлар сайравы кими, эш арыта башлый. Юл шактый озын, сөтне, мөмкинлектән чыгып, Югары Ослан районына да, Яшел Үзән районына да ташырга туры килде. Ни өчен икәнен соңрак язармын. Җәй көннәрендә, азрак файда булсын, дип, Канаш шәһәреннән халыкка көрпә, комбиазык, тоз һ.б. ташый башладым. Өйләгә сөт эшен бетереп, Канашка китәм дә кичкә әйләнеп кайтып, таратам, йә булмаса, иртәгәсен сөт җыйганда калдыра барам. Алучыларым да күбесенчә сөт тапшыручылар була иде. (Чуашстанның Канаш шәһәре бездән 70 чакрымда)

Миллионнарың кайда, дисезме? Мә, тот капчыгың… Кемнең бу илдә кул көче белән эшләп баеганы бар? Яңалыкларда бугай: сөт бәяләрен сораучыга, Путин үзе дә белми булыр, дигән иде сөт җыючы егет. Үземне аның урынында хис итеп, кызгандым, вәзгыять һаман шул икән, диеп көендем. Сөт җыючы егетнең хәлен аңлыйм, сандал белән чүкеч арасында бит ул. Шулай да сөт акчасы кайда соң, яки кемнәр аннан туена?

Сөт җыю дәверендә, сөтне комбинатка китереп, шул исемгә накладной язган булмады, вакыт-вакыт авыштырып торалар иде. Димәк арада накладной язып кына да акча эшләп утыручы арадашчы, яки арадашчылар бар. Русия буенча сөтнең база майлылыгы 3,4% булганда монда 3,6%тан алалар. Күрәсезме, баштан ук күпме сөт киметелә, акча түләнеп бетми. Тагын бер сәер хәл: төрле сортлы, төрле бәядән җыелган сөтне бер танкка (савытка) тутыралар. Чагыштыру өчен: колхозлардан – 3 сум, агрофермалардан – 5 сум, хуҗалыктан – 2,50 тиен – 3нче сорт, 1нче сорт, несортовой. Нишләп болай эшләгәннәрдер, аңламыйм, нигә начар сөтне яхшы сөткә кушарга? Ә сез аңладыгызмы!? Аннары, аксым дигән булып, яңа уен башланды. Менә шуңа күрә башка районнарга чыгарга мәҗбүр идек. База майлылыгы 3,4% булганда сөт тапшыручыга да, җыючыга да күбрәк акча эшләү мөмкинлеге арта, юл чыгымнары арткан сурәттә дә. Урындагы түрәләргә бу ошамый, чөнки сөт читкә китә. Шуннан сөт җыючыга ау башлана: юлларга ЮХИДИ куеп туктатулар, банктагы акчаңны бирдермичә халыкта сөт җыючыга карата нәфрәт уятулар, прокуратура белән куркытулар һ.б. Иң җирәнгече – яздан җәйгә таба сөт бәясе төшкәндә эндәшмәгән түрәләребез көзгә уяналар иде. Татарстан буенча бәяләр күтәреләсе көннең киченнән җыелыш җыялар, анда район матбугатыннан, прокуратурадан кеше була.

«Халык акчасын урлауга юл куймабыз, бәяне фәлән тиенгә күтәрәсез, штубы!» дигәнрәк тонда өстәл кагып сөйләшү була иде. Алдагы көннәрдә без, бәяләр артканын белеп, халыкка җиткергәнче, газета язып чыга, анда, бу бәяне күтәрергә эшмәкәрләрне без мәҗбүр иттек, диелгән була. Менә без ничек халык өчен тырышабыз!..

Сөт тапшыручылар турында да язмасам, язмам тулы булмас. Барысын диярлек хөрмәт итә идем, дустанә мөнәсәбәттә идек. Сөтләре һәрчак чиста, ялгансыз, тик бу сыйфатка ирешү өчен элек тырышырга, аңлатырга, тикшерү өчен алып, ялганчыларын ачыкларга туры килде… Март ахырлары бугай, яңа җыя башлаган авылда унлап кеше сөт тапшыра. Кайсы икешәр чиләк чыгара, сөте сыек, күзәтәм, арттыра бара бу. Дүртенче көнне сөтен тикшерүгә алдым, майлылык – 0,5%. Иртәгәсен сөтен алмадым, чөнки 15 көнгә бер хисап ясыйм, 25 л сөтеңнең 5 л гына түлиләр, дим. Ялына, шулай булса да бирим инде, диеп. 15 көннән ала башладым, шатланды һәм бер кайчан да андый юлга бармады, рәхмәт.

Икенче авылда сөт чыгаралар, тирә күрше бер-берен белә, әйтәләр, ул иртән каймагын ала бит, нигә карамыйсың? Беләм, тик әлегә дәшмим, күзәтәм, халык алдында оялтасым килми, укытучы кеше бит. Иртән килеп туктавыма хатын-кызлар дәррәү исәнләшә, хәл-әхвәл белешә башлый, мәзәк сүзләр… күңелле. Тик бу хатын читтәрәк, ике чиләген дә капкач белән каплаган, сүзгә кушылмый, йөзендә ниндидер курку, шом төсмерләре, гәүдә тотышында эчке бер киеренкелек сизелә. Бар да сөтен салгач, нәүбәт моңа җитә. Ике чиләген дә ачмастан, арбага куя, күзәтәм – маңгайлары салкын тирдә. Сөтен үлчәү чиләгенә салам, ярты чиләк тирәсендә төне буе утырган каймак эзе калган. Сөтен салмастан моңа күтәрелеп карыйм, әллә шешәгә алыйммы, дигән булам. Йөзендәге галәмәтләрне язып бетерә алмыйм, шундый кызганыч. Ничәдер сум хәрам акча эшлисе диеп, нигә шул кадәр үз-үзеңне, сәламәтлегеңне бетерергә?! Сөтен берни әйтмәстән кисмәгемә салып, чиләкләрен кире бирәм. Елмаеп җибәрә, йөзләре балкый, хатыннар белән сөйләшә, көлешә башлый, әйтерсең, яңгырдан соң кояш чыкты, җилкәсеннән тау төште. Хәрам мал җиңел килми шул…

Икенче бер вакыт сөт китерсәм – кислота күләме 19% диләр. Тоннадан артык сөт, ни эшләтергә? Кайтышлый бер апага туктап: «Иртән биргән кадәр сөтне терлегеңә ал әле, әчегән», – дим.«Мин яхшы сөт бирдем», – ди. Дөрес сүзгә җавап юк, ул хаклы, түгәргә туры килде. Ә түләргә кирәк, түләдем…

Түгәрәкләп шуны әйтәсем килә, сөт җыючының эше җиңел түгел, аз булса да рәхмәт әйтергә кирәк. Ялкаулар яисә эшен яратмаган кеше бу эшне эшли алмый, чөнки һәр көн халык белән эшлисе. Кешенең һәр сүзен җаның аша уздырасың, хәлләрен аңлыйсың, үзгәртә алмыйсың. Бар да югарыдагылардан тора, сөт җыючыдан түгел. Бәяләр гаделме, дисәгез, юк, әлбәттә. Чишмә суы да кыйбатрак торганда. Тырыш авыл халкым, карагыз, тирескә дә налог салырга җыенган бер мәлдә, сез кемгә кирәк? Минемчә, әле дә көзге шау-шу сөт күләменең төшүе аркасында гына, Сезгә акча эшләүгә җай тудырасы килүдән түгел.

А. НИЗАМЕТДИНОВ,

Кайбыч

Комментарии