Рәхмәтем чиксез

Узган санда гына (5 октябрь, 2016 ел) «Безнең гәҗит»тә язмам басылды. Мин анда укучылардан рәсемдәге кешеләрне табарга булышуларын үтенгән идем.

Икенче көнне үк Шода авылыннан Самат һәм Сәүбән Шакирҗановлар шалтыратты. Алар безнең туганнарыбыз. Мин эзләгән кешеләр дә үзебезнең нәселдән икән. Шул көнне үк мин дә Кавказга шалтыратып, Фәтхрахман абыйның адресын, телефон номерын җиткердем аларга. Алар бүген сөйләшкәннәрдер дә инде.

Хөрмәтле Илфат Хәкимулла улы, Фәнзилә, Айгөл, Фирая ханым, Зөлфәт, Мансур! (Барыгызның исемнәрен белмәвем бар, гафу итегез). Бик зур рәхмәт сезгә. Язмаларны урнаштырганда, янына матур шигырьләр өстәп, мәкаләләрне бизәп, ямьләндереп тә җибәрәсез.

Мин сезнең арагызда булган идем. Сезнең белән аралашу шундый рәхәт, җиңел: гәҗитебез дә шундый бит безнең!

Казан, Балтач, Кавказ, Свердлов өлкәсе – менә гәҗитнең бер мәкаләсе бер тәүлек эчендә күпме авыл, шәһәрләрне тоташтырды. Күпме кешегә шатлык бирде! Мең рәхмәт үзегезгә!

Киләчәктә дә кешеләрне ярдәмегездән мәхрүм итә күрмәгез, эшләрегез гөрләп барсын. Раббыбыз сезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, шатлык, бәхет насыйп итсен.

Клара ӘҮХӘДИЕВА,

Казан шәһәре

Комментарии