Шәп фикер бит бу!

«Безнең гәҗит»нең быелгы 25нче гыйнвар санындагы (№3, 2023 ел) Рөстәм Зариповның «Ни тыңларга күңел моңланганда, ни укырга йөрәк сызланганда?» дигән мәкаләсен бик кызыксынып укыдым. Бик дөрес фикер йөртә, минемчә, бу иптәш. Хәзерге вакытта интернет челтәрендәге гаҗәеп киң мөмкинлекләрдән файдаланып яши, шул юл белән үзенең күзаллавын киңәйтеп кенә калмый, ә шул югарылыктан торып, безнең рухи дөньябыздагы моңарчы игътибар ителмәгән яки игътибар ителеп тә көн тәртибенә куелмаган мәсьәләләрне күтәреп чыга. Бүгенге көндә җитлеккән проблемаларны күтәрә. Шулар арасында миңа аеруча аның бер фикере ошады. Ул – бүгенге көндә татарча радиолардан гасырлар буена җырланып килгән халык җырларының, күренекле җырчыларыбыз башкарган, асыл композиторларыбыз иҗат иткән классик музыкаль әсәрләрнең сирәк яңгыравы, аларның онытыла баруы. Шулар исәбендә ул Заһидулла Яруллинның «Тукай маршы»н да атап китә. «Көннең бер вакытында Тукай һәйкәле янында аны көн дә бер яңгыратып алу да артык булмас иде», – дип яза. Мин бу фикергә «биш куллап» килешәм. Дөрес бит! Югыйсә, Заһидулла Яруллинның бу классик әсәре радиодан да яңгырамый, телевизор экранына да менгәне юк. Ә нинди дәрт, оптимизм, милли горурлык яңгырый аңарда! Бүгенге көндә кемнәр генә, Рөстәм Зарипов кебек, интернеттан бу гаҗәеп әсәрне табып алып, рухланып утыра икән?! Бармы икән андый кешеләр? Ә бит милли горурлык дигән сыйфат кешедә нәкъ менә шундый әсәрләр ярдәмендә барлыкка килә һәм тәрбияләнә.

Әгәр безнең Мәдәният министрлыгы шушы «Тукай һәйкәле янында көн дә бер тапкыр З. Яруллинның «Тукай» маршын яңгыратып алуны» чыннан да нияткә алып, аны тормышка ашыруның мөмкинлекләрен таба һәм гамәлгә куя икән, бу безнең мәдәни тормышыбызның бер матур бизәге, ә башкалабызга килүче туристлар өчен көтелмәгән бер сюрприз булыр иде.

Әнвәр ШӘРИПОВ,

филология фәннәре докторы, профессор

Комментарии