Аккош язмышы

Аккош язмышы

Безнең Урманай авылы тулысы белән Стәрле елгасы буена урнашкан. Урамнары төп-төз булып, аскы урамның бер чатының бәрәңге бакчалары шул елгага тоташып тора диярлек. Елга аша без яши торган йорттан ерак түгел капиталь төзелеш белән төзелгән зур күпер бар. Матур җәй айлары җиткәч, шул күпер аша узып, елганың аръягыннан, хуҗалык маллары көтелә торган үзәнлектән, кайвакыт берүзем, ә оныклар кайтканда аларны да ияртеп, су буйлап түбән очка кадәр араны үтеп, җәяүләп йөреп кайту гадәткә кергән. Үзәнлекнең бер ягында сугышка кадәр дә, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда да авыл халкын ачлыктан саклап калган әрәмәлек бар. Ул заманында бик куе, хәтта кеше адашырлык дәрәҗәдә чытырманлык була. Карлыганга һәм башка җимешләргә бай булган әрәмәлектән, рөхсәт белән, мичкә ягар өчен талын да ташып әзерлиләр. Әрәмәлекне элеккеге белән берничек тә чагыштырырлык түгел, ул елдан-ел кечерәя бара.

Менә шул ямь-яшел чирәмле үзәнлектән аның саф һавасын сулап атлаулары күңелгә әйтеп бетергесез тынычлык бирә. Тау ягында булган байбаклар да, тау битенә наратлар утырту сәбәпле, шушы үзәнлеккә күчеп урнаштылар. Алар да сине каршы алгандай, әллә каян сызгырып сәлам бирә. Анда-санда авылдан ишетелгән эт тавышларын, әтәч кычкыруларын, күке авазларын, баш очында гына берөзлексез сайрап торган тургай тавышларын тыңлый-тыңлый, зур буага барып төртелгәнеңне сизми дә каласың. Бу буа «Урманай» совхозының гөрләп эшләгән елларында, Азнакайның ПМК-4 оешмасы тарафыннан капиталь төзелеш белән төзелгән бик зур сусаклагычы иде. Ул Урманай авылы белән күрше Җиңү бистәсен тоташтырып тора диярлек. Вакытында бу сусаклагыч 800 гектар җирне сугарырга мөмкинлек бирде. Аның яр буеннан җәй буена балыкчылар өзелми. Хәтта гаиләләре белән килеп, палаткалар корып, кунып ял итәләр. Халык телендә аны ни өчендер Вахит (элеккеге Вахитов совхозы) буасы диеп атыйлар, гәрчә ул Урманай авылыныкы булса да. Хәзер инде анысы мөһим дә түгел кебек, чөнки ике совхоз да күптән инвесторлар кулында.

Менә шушы зур буага туган якларын сагынып, язлар җиткән саен бер төркем аккошлар кайта. Ләкин ике ел элек күрәм: ике аккош гел камышлар арасыннан ерак китми генә, төркемгә кушылмыйча йөзә.

Матур җәйнең санаулы көннәре узып китеп, көз айлары җитте. Кошлар әкренләп җылы якка китә башлады. Бер көнне үзебезнең каршыга гына төшеп, су буйларыннан урап кайтырга булдым. Ни күзем белән күрим, теге ике аккош шул кадәр боек кыяфәт белән, бер-берсенә елышып диярлек, бик әкрен генә инешнең агымына каршы якка йөзеп баралар. Алар иптәшләре белән бергә китә алмаган, күрәсең. Кайда кышларлар икән дип, бик кызганып калдым бу кошларны. Аккошларның бер-берсен ташламауларын үз күзләрем белән күреп инандым.

Үткән елның көзендә тагын күпер буйларын урап кайтыйм дип, су буена төшәсе иттем. Күземә күренә дип торам, бер ялгызы калган аккош тагын шул су агымына каршы якка йөзеп бара. Йөрәгем «жу» итеп китте. Ничек миңа гына очрап тора ул? Һичшиксез, бу узган елда күргән аккошның сыңары була бит инде. Язын алар парлап кайта алганмы?..

Күптән түгел интернетта бер билгесез авторның урысча шигыренә тап булдым. Анда шундый юллар бар иде: «Аккошлар ялгыз калса яшәми, һавага күтәрелә дә җиргә ташлана». Бу сүзләр ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры киләдер, әйтүе кыен...

Ә парын югалткан аккош бу язда кайта алганмы? Анысы да билгесез. Ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә. Бу фани дөньяга Аллаһы Тәгалә адәм балаларын гына түгел, бөтен тереклек иясенә гомер бүләк итеп яралткан һәм гомер сызыгын дә билгеләп куйган. Бу сызыкны ничек кенә теләсәң дә үзгәртә алмыйсың. Шуңа күрә Раббыбыз биргән гомер юлын, менә шушы аккошлар мәхәббәте белән, бер-береңә тугры булып уздырырга язсын һәркемгә дә.

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,

 Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии