Мин дә шунда укыдым!

Мин дә шунда укыдым!

Мин 1963-67 елларда педагогия көллиятендә укыдым, шунда алган белемнәремә нигезләнеп, югары уку йортын тәмамладым. 43 ел Аксубай районында математика укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм мәктәп директоры булып эшләдем. Гомерем буе шул укытучыларына, укыту алымына, кешеләренә ихтирам белән яшәдем.

Һәркем һөнәрне дөрес сайласа, киләчәктә үз урынын таба алачак. Арча педагогия көллияте тормышымның иң ныклы баскычы булды. Анда укыган дүрт елның һәрбер көнен хәтерлим.

Курс җитәкчебез Илдус Сәгъдиевнең: «Балалар алдына чыккач: «Мин моны белмим», – дигән җөмлә булмаска тиеш», – дип аңлатуы тирән сеңеп калган. Шунлыктан һәр фәнне «5»легә үзләштерергә тырыша идек, ә тәртип мәсьәләсе турында сүз дә юк. Арча педагогия көллиятендә укучының бер минут буш вакыты да калмый иде. Дәрестән соң, кайтып тамак ялгагач, хорда җырларга, төрле түгәрәкләрдә катнашырга ашыгасың. Бер-берсен уздырырга тырышып укыган бала һәрчак актив була. Биредә илебез мәктәпләре өчен меңнәрчә кадрлар әзерләнде. Анда бары югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыкка ирешкән укытучылар эшли иде.

Бүген көллиятнең динамикасы үсү, алдынгы педагогик инновацион технологияләрне кулланып, аңлы тәрбия һәм төпле белем бирүе, һичшиксез, анда укырга теләүче укучылар саны елдан-ел арта баруы факт. Укытучылар олы йөрәкле, ихлас күңелле, авырлык килгәндә киңәшче дә, таяныч та була алырлык шәхесләр иде.

Инде хәзер мин лаеклы ялда, балаларым, оныкларым үсә. 64 яшемне тутырдым. Эшемдә шул көллият салган белемнәр белән шактый гына уңышларга ирештем. Мин РФ отличнигы, ТР өлкәсендәге уңышлары өчен бүләкләр иясе.

Татар халкының лаеклы улы Тукай исемен йөрткән, Русия федерациясе һәм Татарстан республикасы өчен белемле, тәрбияле педагогик кадрлар әзерләүче мәртәбәле, бай тарихлы Арча педагогия көллиятен ябарга җыенуны татар халкына, аның киләчәгенә төкерү дип кабул итәргә кирәк.

Министр Альберт Гыйльметдинов үзе утырган ботакны чаба түгелме? Татар кешесе үз милләтенә каршы килә. Авыллардагы күп татар мәктәпләрен ябып министрлык «дан казанды» инде. Милли аңны, белемне саклап калу өчен көрәшәсе иде дә бит…

Җирле хакимияткә берничә сүз: Аксубай районы җитәкчеләреннән үрнәк алыгыз. Һөнәри училищега бик ярдәм итәләр. Күрше төбәкләрдән дә килеп укыйлар.

Урыс халкында «кешесе булса, утыртырга маддәсе табыла» дигән әйтем бар. Директор шуңа каршы килә икән. Димәк, нигезе бар. Министрлык һәм хакимият көллият турында аның җитәкчесеннән, һәр көн шунда тир түгүчедән күбрәк белә булып чыга. Юк, болар күп белүдән түгел, үзләренең хакимият кешесе икәнен күрсәтү өчен эшләнә.

Юктан проблема тудырып, шуны чишкән булып кыланмыйк. Сугыш елларында да ябылмаган көллиятне ябу турында онытыйк! Мәгариф һәм милли проблемалар буа буарлык.

Кирам ШӘЯЗДАНОВ.

Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.

Президентка ачык хат!

Без, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятен төрле елларда тәмамлаган укучылар һәм милли мәгариф, мәдәният-сәнгать өлкәсендә халкыбызга озак еллар дәвамында хезмәт күрсәткән шәхесләр, Сезгә үтенеч хаты белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез.

Соңгы вакытта, матбугат битләреннән дә күренгәнчә, Арча педагогия көллияте һәм аның җитәкчелеге тирәсендә махсус рәвештә ыгы-зыгы куптарылды, озак еллар дәвамында аны җитәкләгән, республика мәгарифен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән педагогларны эштән алып ату юлында реаль адымнар ясалды, ә кайберәүләргә хезмәт урыннарын бушату тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу исә, үз чиратында, коллективта укыту-тәрбия эшендә кыенлыклар тудыручы тынгысызлык атмосферасы барлыкка китерде, милли җәмәгатьчелектә ризасызлык тойгылары уятты.

Без Арча педагогия көллиятенең җитәкчелегенә карата кылынган гамәлләрне аның бердәм һәм эшлекле, югары фәнни потенциаллы коллективына, милли мәгарифкә ясаган һөҗүм дип кабул итәбез. Үз вакытында Мәгариф министрлыгы тарафыннан район җитәкчелеге белән килешенеп эшкә куелган, әлеге вазифаны соң чиккәчә җиренә җиткереп башкарган, үтә дә намуслы, хөрмәтле директор Наил Габдрахмановны хаксызга вазифасыннан читләштерү, хаста хәленә китереп җиткерү безне аптырашта калдырды. Педагогия көллиятен илкүләм таныткан уңышларда элекке җитәкчеләрнең дә, соңгы елларда ул урында эшләгән директорның да өлеше зур. 80 еллык тарихка ия, илебезгә 18 меңнән артык укытучы, М.Мәһдиев, Г.Ахунов, С.Шакир, Ф.Миңнуллин, Ф.Тарханова, Г.Галиева, Р.Рахман кебек танылган күпсанлы каләм ияләре, галимнәр, артистлар биргән педагогия көллияте бүген дә алдынгылар рәтендә – 70 урта махсус уку йорты арасында иң активлардан санала.

2011 елның июнендә генә тикшерү үткән, тагын 6 елга белгечләр әзерләргә хокук алган көллияттә хәзерге көндә белем бирүче укытучылар коллективының фәнни-методик потенциалы башкалар көнләшерлек дәрәҗәдә. Алар арасында 9 фән кандидаты, 2 докторант, 4 аспирант бар, укытучыларның 59% югары категориягә ия. Көллият – республикабызда Русия Мәгариф министрлыгының мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү академиясенең бердәнбер эксперименталь эш мәйданчыгы. Биредә 2011 елның сентябреннән аеруча сәләтле балалар өчен гимназия сыйныфы да ачылды. Яңа белгечлекләр үзләштерү буенча да эш бара. Кыскасы, көллият хәзерге көн хезмәт базарында үз урынын тапты, заман сулышын тоеп, яңалыкка омтылып яшәвен дәвам итә. Тагын бер кат ассызыклыйсы килә: әлеге уку йортының бүгенге уңышлары аны моңа кадәр җитәкләгән Наил Газиз улы Габдрахманов исеме белән турыдан-туры бәйле. Ул – милли мәгарифебез үсешенә һәм Арча районының, республикабызның иҗтимагый-мәдәни алгарышына зур өлеш керткән шәхес.

Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Наил Габдрахманов җитәкләгән һәм республикабызда бердәнбер милли мәгариф уку йорты булган Арча педагогия көллияте бүген безнең дә, Сезнең дә яклауга мохтаҗ. Аның, һичшиксез, киләчәге булырга тиеш, ә ул исә җитәкчелеккә, аның ярдәмен тоеп эшләгән коллективка тыныч хезмәт шартлары тудырудан да тора. Көллиятнең уңышларын санга сукмау, җәмгыятебездәге бүгенге ролен күрмәскә тырышу, бер сәбәпсез директорын алып ташлап, аның урынына, нинди генә әзерлекле булмасын, читтән җитәкче китерү укытучылар коллективына да, студентларга да, ата-аналарга да авыр тәэсир итә дип уйлыйбыз. Бу һәр кеше күңелендә педагогия көллияте, укытучы һәм укучы язмышы, хәтта халык һәм ил язмышы өчен борчылу тойгысы уята, киләчәк көнгә бәйле өметләрнең тамырына балта чаба.

Республика җитәкчелеге, вакыйгалардан хәбәрдәр булган очракта, мондый үтә ямьсез һәм гаять гаделсез күренешләргә юл куймас иде шикелле. Бу хат, шуны күздә тотып, һәм Сезнең мәсьәләне уңай хәл итүегезгә, Арча педагогия көллиятен, аның бердәм коллективын саклап калуның чарасын күрүегезгә, беренче чиратта Наил Габдрахмановның киләчәктә дә үз вазифаларын башкарачагына зур өметләр белән язылды.

Ихтирам белән:

1. Абаева Г.Ф. – җаваплылыгы чикләнгән «Барс-Рекордс» җәмгыяте генераль продюсеры;

2. Әүхәтшин И.Г. – Идел буе-Нократ төбәгенең Федераль юллар агентлыгы инженеры;

3. Әхмәдуллина Э.М. – 1981 ел чыгарылыш укытучысы;

4. Әхмәтҗанова Сания – язучы, «Мәгариф» журналы хезмәткәре;

5. Бадыйков Х.Г. (Хәнәфи Бәдигый) – язучы, галим-педагог, филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясе доценты;

6. Бариев И.И. – «Microsoft» компаниясенең Русия федерациясендә энергетика һәм нефтехимия предприятиеләре белән эшләү буенча җитәкчесе;

7. Бәйрәмова Гөлзадә – язучы-журналист, «Казан утлары» журналы хезмәткәре;

8. Галибәк Рөстәм – язучы-журналист, «Идел» журналының баш мөхәррире;

9. Галләм Р.Г. (Рәшит Галләм) – тарихчы-галим, Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты;

10. Гарипова А.А. – Республика мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институты укытучысы, дәреслекләр авторы, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

11. Гәрәев Мәгъсүм – язучы-журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе; «Чаян» журналы редакциясе хезмәткәре;

12. Гыйматова Р.Ф. – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры әдәби бүлеге баш мөхәррире;

13. Гыймадиев Алмаз – язучы-журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе;

14. Гыйниятов Д.Ш. – «Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең татар телендәге мәгълүмати тапшырулар дирекциясе баш мөхәррире;

15. Җиһаншин Фәнис (Фәнис Җиһанша) – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты;

16. Закиров Марат (Марат Закир) – язучы, «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире;

17. Исмәгыйлева С.С. – Казан педагогия көллиятенең югары квалификацияле укытучысы;

18. Йосыпова Ф.А.– Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиясенең директор урынбасары;

19. Кәримов Камил (Камил Кәримов) – язучы-прозаик, журналист, «Казан утлары» журналы мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;

20. Лерон Ләбиб (Ләбиб Лерон) – язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты;

21. Морат Газинур (Газинур Морат) – язучы-шагыйрь, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррир урынбасары;

22. Мостафина Тәслимә – укытучы, журналист, «Ялкын» журналы хезмәткәре;

23. Мөслимова Фәйрүзә – язучы-шагыйрә, журналист;

24. Мөхәммәтҗанова Ф.Җ. – укытучы;

25. Рахман Рифә (Рифә Рахман) – язучы-шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты;

26. Рәшитов Әхмәт (Әхмәт Рәшитов) – язучы, шагыйрь; Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты;

27. Сафина Нәҗибә – язучы, шагыйрә;

28. Сафина Р.Р. – «Сәләт» яшьләр үзәге хезмәткәре;

29. Сәхибуллин Р.Р. – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының директор урынбасары;

30. Сибгатуллина Р.А. – укытучы;

31. Сөләйманов Җ.Ш. – академик, «Сәләт» проекты җитәкчесе;

32. Тарханова Флера – язучы-шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;

33. Фазлыева А.Ф. – Казан шәһәренең 4нче гимназиясе укытучысы;

34. Фасыйхов Р.Н. (Раяз Фасыйхов) – җырчы;

35. Фәйзрахманова К. – журналист, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире;

36. Фәйзрахманова Р.Г. – Идел буе районы 16нчы гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары;

37. Хәбриев Д.Г. – «Татар радиосы» алып баручысы;

38. Хәмзин Алмаз (Алмаз Хәмзин), «Казан утлары» журналының бүлек мөдире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;

39. Хәмидуллина К.З. – Казан шәһәр Думасы депутаты, Казан шәһәренең 2нче татар гимназиясе директоры;

40. Хәсәнова (Мәһдиева) Г.М. – язучы-галимә, Татарстан республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты;

41. Хәсәнова Л.Ә. – Казан шәһәренең 16нчы гимназиясе укытучысы;

42. Юнысов Рәфикъ (Рәфикъ Юныс) – язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары.

Казан шәһәре. 06. 04. 2012.

Редакциядән: «Сүгенми ничек түзим?» (2012, №12 (28 март) мәкаләсе зур шау-шуга сәбәпче булды. «Безнең гәҗит» күтәргәннән соң бу темага мәкаләләр башка газеталарда да пәйда булды. Безнең редакциябезгә кайтавазлар дә шактый килде. Укучыларыбыз Арча педагогия көллиятенең язмышы өчен борчыла. Хатларыгыз, гозерләрегезгә, мәкаләбезгә җавапны Мәгариф министрлыгыннан көтәбез. Мин дә шунда укыдым! , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии