Туган телем – затлы гөлем

Туган телем – затлы гөлем

21нче февраль – Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Без күпмилләтле илдә яшибез. Күпләр өчен туган тел – рус теле. Ә без исә Татарстанда яшибез һәм татар телендә аралашабыз, чөнки ул безнең ана теле!

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле. Туган телебез татар теле – борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган телләрнең берсе. Ул – мул сүзлек хәзинәсе, бай тел. Минемчә, туган телнең аның никадәр бай һәм затлы булуын шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып, ачып биргән. «Туган тел» шигыре кешене тормышының бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук бүтән. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә. Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул − халык рухының ышанычлы сакчысы. Тел һәм моң – күңелебезнең көзгесе ул. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.

Туган тел һәр кеше өчен кадерле һәм газиз. Ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без − татар балалары. Татарча телебез ачылган, без татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үскәнбез. Шуның өчен дә ул безгә бик якын. Ана телем – туган телем! Татар теле − татар халкы өчен уртак милли тел. Бу телдә дөньядагы дистә миллионга якын татар халкы үзара аңлаша, аралаша. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы, дәрәҗәле халык була! Үз телеңне белмәү, аны санламау – зур кимчелек дип уйлыйм мин. Күз алдына китерик: үзеңнең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен уку бәхетеннән мәхрүм. Татар халкының әдәп-кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын, биюләре безгә әткәй-әнкәйләрдән мирас булып күчкән. 

Матур бәйрәм көне уңаеннан безнең Азнакаебызда да шактый чаралар булып үтте. Шуларның берничәсендә үземә дә катнашырга туры килде. Туган телебезне саклау һәм үстерү максатыннан без – Азнакай шәһәрендә эшләп килүче «Гөлстан» әдәби иҗат берләшмәсе әһелләре һәм китапханә хезмәткәрләре дә үзебездән шактый зур өлеш кертәбез дип саныйм. Һәрдаим милләтебезгә, гореф-гадәтләргә багышланган чаралар үткәреп, анда яшь буынны да җәлеп итәбез, татар телебезнең гүзәллеген, аның күпкырлы мөмкинлекләрен балаларга да җиткерергә тырышабыз.

Бүген иртән иртүк шәһәребезнең 9нчы «Салават күпере» балалар бакчасында кунак булып, нәниләрнең үз туган телебездә башкарган шигырьләрен, җырларын тыңлап, биюләрен карап хозурландык. Үзебез дә алар белән биеп-җырлап күңел ачтык, кабаттан балачакларга кайтып килдек.

Аннан соң шәһәребезнең 6нчы урта мәктәбендә «Тел – халыкның тере хәтере, җаны, аның байлыгы» дип аталучы әдәби-музыкаль кичәдә катнашып, күңелләребезгә ял, җаннарыбызга илһам алып кайттык. Халкыбызның йола-бәйрәмнәре, уеннары белән тагын бер кат таныштык. Мәктәпнең милли музеена сәяхәт кылдык. Үзебез дә матур итеп чыгышлар ясадык.

Балаларыбызга районыбызда милли аңның, милли тәрбиянең тиешле дәрәҗәдә бирелүен күрү безнең өчен олы куаныч булды. Тәрбиячеләр, укытучыларыбызга шушы изге эшләрендә зур уңышлар теләп баш иябез.

Инде форсаттан файдаланып, үзебезнең китапханәбез турында да әйтмичә булдыра алмыйм, чөнки үзем шунда эшләгәч, халыкка хезмәт итүнең һәм милләтебезгә, мәдәниятебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт уятуның никадәр җаваплы хезмәт икәнен үз җилкәмдә дә татыйм. Бүгенге бәйрәм көнен йомгаклап, үзебездә дә гореф-гадәтләребезне саклауга багышланган бик матур чаралар үткәрдек. Шагыйрә, кул остасы Халидә Галимовадан шәһәребезнең 8нче мәктәбенең 10нчы сыйныф укучыларына халкыбызның милли бизәге булган түбәтәй тегү мастер-классын тәкъдим иттек. Балалар үзләре дә бик кызыксынып катнаштылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: һәрбер оештырылган бәйрәм чарасы дә мәшһүр шагыйребезнең «Туган тел» гимнын башкару белән тәмамланды.

Туган телебезне үзебез сакламасак, аны читләр сакламас, читләр якламас. Телебезнең киләчәге безнең кулларда. Ата-бабаларыбызның затлы мирасын күз карасы кебек кадерләп, үзебездән соң килер буыннарга тапшыра алсак, без оттырмабыз. Шуның өчен, телебезне башкалардан кимсетергә юл куймыйк. Булдыра алган кадәр үз ана телебездә сөйләшергә омтылыйк, кадерлик, яратыйк аны!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии