ДИКТОФОН ЗАМАНЫ

Күршеләребез “бәхет” дигән төшенчәнең нәрсә икәнен күптәннән онытты. Интернетның шикле тарифына тоташып, бер ай өчен генә 25 мең сумга бурычка баттылар. Нишләтәсең бит, Филүзә ханым күптән көтелгән кыз баласы Алинә өчен җанын бирергә әзер.

Бала-чага хәзер ”SIMS” дигән уен белән мавыга. Филүзә апа кызына алып биргән 200 сумлык ”SIMS” тулысынча русча уйналырга тиеш булса да, персонажлары аңлашылмый торган симс телендә аралаша. Бер иптәше Алинәне лицензияле уенда кешеләрнең барысы да русча сөйләшә, дип ышандыргач, кыз әнисеннән “Кызыл яр” сәүдә үзәгеннән 900 тәңкәлек лицензияле диск алдырган. Филүзә ханым персонажларның русча сөйләшүләре хакында кат-кат сорашкач, сатучы ханым уңай җавап кайтарган. Ләкин монысы теге 200 сумлыгыннан бернәрсәсе белән аерылмыйча, уендагы кешеләр барыбер симс телендә сөйләшә икән. Товарны кире кайтару теләге белән яңадан кибеткә барган Филүзә ханымны сатучы дискны дөрес урнаштырмауда гаепләгән. Ахыр чиктә, барыбер акчасын кайтармаган.

Мин бу гаиләгә булышырга булдым. Якшәмбе көнне дискны алыштырырга киттек. Теге сатучы урынына чыккан икенче бер ханымнан хуҗа телефоны номерын сорадык. Уенны “майлап” саткан Галина ханым Алексей атлы ире белән шушы кибет хуҗалары икән. Унике минутлык сөйләшүебезнең бернинди файдасы булмады. “Мин ханымга персонажлар русча сөйләшәләр, дип әйтмәдем. Укый белмәүчеләр өчен катыргыдагы мәгълүматны укып кына бирәм. Уен эшли, техник яктан бернинди җитешсез ягы юк. Шуңа күрә акчаны кайтармаячакбыз”, – диде Галина. Караңгы мәсьәлә өстенә якты бер нур кояр өчен, шәһәребезнең кулланучылар хокукын яклау комитетына мөрәҗәгать иттем. “Дәлилли алсагыз, сез хаклы”, – дип белдерде комитет хезмәткәре.

Кул селтим дигәндә, хокук белеме укытучысы Эльмира Мөхтәрова ярдәмгә килде. Филүзә ханым шикелле кибеттә шул уен белән кызыксынырга һәм сатучы сүзен яшерен рәвештә диктофонга яздырырга иде исәп. Галинаның мине күргәне юк иде әле, шуңа күрә үзем бардым. Кердем дә башымны юләргә салып: “12 яшьлек сеңлемә ниндирәк уен бүләк итәргә икән”, – дип сорадым. Атлар, курчаклар турындагысын тәкъдим итәргә тотынгач, сүземне кире якка борып: “Сеңлем әллә нинди “SIMS” уйнаган була. Аның берәр яңа төре юкмы икән?”. “Кызганычка, алып бетерделәр”, – диде ул. Сорау артыннан сорау яудыргач, персонажларның кайсы телдә сөйләшүенә тукталдым. Сатучы уенның эшләнеше тулысынча русча, ә геройларның симсча сөйләшүләре турында яхшылап әйтте. Күптән көтелгән җавапны алгач, сеңлем белән килермен әле, дидем дә китеп бардым.

Сатучы-консультантлар керем алу өчен нинди генә хәйлә уйлап тапмый. Клиент товарның мәгълүматын кенәгәдән сәгать буе укып тормас өчен, консультант ярдәмгә килә. Әйтик, өлкән кеше кер юу машинасын сатып алырга тели, ди. Сатучы машинаның гомердә булмаган фәлән функцияләре бар, дип ялганлый. Өлкән кешенең кибеттәге “могҗизалы” кер юу машинасы өйдә гади җайланмага әйләнә. Консультантның ялган сүзе аркасында сатып алган товарны кире илтеп бирә. Әмма җитәкчелек дәлил таләп итә, ди. Димәк, теләсә нинди товар сатып алсаң да, сатучының сүзен диктофон яисә видеокамерага яздырып барырга кирәк, шулаймы?! Тәкъдимем белән кулланучылар хокукын яклау комитеты хезмәткәре белән бүлешкәч: “Нишләп булмасын, ди, мөмкин”, – диде ул. Димәк, журналистның төп коралларының берсе диктофонны инде үзебезгә дә кулланышка кертергә вакыт.

Линар ЗАКИРОВ.

шәһәре.

“ Эт өрә тора, ә…”

Бер таныш кызымның эш эзли-эзли җаны чыкты. Бер-ике айлап сменалы һәм күп акча китерә торган дигән таләпләр белән эш эзли. Ә беркөнне мин аны бик сөенечле халәттә очраттым. “Ник елмаясың?” – дим. Имәндә икән чикләвек! Моңа бер дус егете эш тәкъдим иткән икән. Нинди эш икәнен әйтми-нитми бу уңай якларын тезеп китте: акчасы 8 мең, сменалы, 5 көн эшлисең һәм ике көн ял итәсең, укудан соң – кичке тугызда башланып иртәнге 9да тәмамлана икән. Проблемасыз, начальниклары яхшы, тегеләй дә болай… Бер сүз белән әйткәндә, идеаль эш урыны. “Кайда эшлисе соң?” – дим гаҗәпләнеп. Интернет-салонда администратор эше турында сүз бара икән! “Узган елның 1 июленнән бирле илебездә азартлы уеннар уйнарга ярамый бит!” – дим, көн дә укудан кайтканда “интернет-салон” дигән язуларны күрсәм дә. Соравым җавапсыз калды… Таныш кызыма кич белән килергә, азартлы уен салоны ишеген шакыган кешеләргә ишекне ачып, “үзенә ошаган кешеләрне” кертеп торырга кирәк икән. “И рәхәт, начальниклар яхшы, телим икән эш вакытында чәй эчәм, ашыйм, миңа сүз әйтүче булмаячак. Кемне телим, шуны кертәм”, – ди. Мин моның законга каршы эш икәнен, бик җитди проблемаларга китерә алуын сөйли башладым. Уйлап та бирми. “Кем тотсын инде мине! Милициядән курыкмыйлар да монда. Ул-бу була калса, әнә каравылчы бар, ишекне шытырдатып ябып куялар да бетте-китте, вәссәлам”, – ди бу. Болай начальниклары рейд буласы көннәрне алдан белеп, берничә көн салонны ачмый да тора икән.

Әле шушы көннәрдә генә Эчке эшләр хезмәткәрләренең Краснодардан Казанның Мәскәү районына китереләсе уен автоматлары партиясен тоткарлаганнары турында ишеттек. Ә бүген исә көпә-көндез Брикетная бистәсе янында йөргәндә “Лото” дип аталган легаль булмаган казино янында йөк машинасын бушатып маташалар иде. Уен автоматларын өч яшь егет бинага кертә. Тузанланып ятсын өчен түгелдер, мөгаен. Урамда йөри башласаң, әллә ниләргә юлыгасың икән – ярты сәгатьлек прогулка вакытында 4 эшләүче шундый “интернет-салон”га һәм ике “Лото” клубка тап булдым. Әле мин яши торган йортта да бер салон ачтылар. Кыскасы, язмамның исемен искә алып, “бүре йөри тора” дияргә була.

Менә шулай… Азартлы уеннар эшен тыючы закон Татарстанда чыгуга 3 елдан артык, ә илкүләм законга кул куелуга 7 ай , ә хәлләр үзгәрергә җыенмый.

Лилия ВӘЛИӘХМӘТОВА,

КДУ студенты.

Кайтаваз

“АЛМА ПЕШ, АВЫЗЫМА ТӨШ” ДИЮЧЕЛӘРГӘ

“Филолог маҗаралары яки күз яшьләренә ышанмый” (“БГ”, 27 гыйнвар, 2010 ел) язмасын исем-акылым китеп укыдым. Анда автор университетны тәмамлап та, эш таба алмыйча җәфа чигүен тәмләп язган. Ә ни өчен эшсез интеккән ул? Моңа язмада ук җавап бар төсле.

“…Аптырагач, әйберләр җыярга дигән булып, эчтән генә бар дөньяга үпкәләп, бүлмәгә кереп бикләндек”. Бишенче курстан соң тулай торактан китү вакыты җиткәч, кайсыгызның шулай кыланганы бар? Проблеманы мөгезеннән тотып чишкәнсез, афәрин, кызлар!!! Җитмәсә, “Инде өченче көн бүлмәдә бикләнеп ятабыз” дип тә өстәп куйган. Гомерегез буена шулай ятарбыз дип уйладыгызмы? Ничек эчегез пошмады, ичмасам?! Бүлмә өчен түләргә 1,5 мең сум да таба алмаганнар, куып чыгаручы комендант та начар кеше булып калган… Искитмәле! Тулай торактан колак каккач та, бер көн кундырырлык бер генә дусты да булмаган мескенкәйләрнең. Чын күңелемнән жәлләдем 5 ел буена бер дус та таба алмаучыларны. Ләкин андый очракта кулыңа флаг тот һәм авылыңа рәхим ит! Казанда калырга теләгән кеше хыялланып, “алма төш, авызыма төш” дип көтеп ятарга тиеш түгелдер инде. Хәер, авторның урыны-урыны белән арттырып, күпертеп җибәрүе дә сизелә. Язманың кайбер урыннары, шулай урамда калулары ышандырмый.

Таныш кызым да сезнең факультетны тәмамлады.

– Укырга кергәндә авылдан матраска кадәр алып килдем. Тулай торакта анысын бирәчәкләрен дә белмәгәнбез бит, карале. Бишенче курстан соң шуны күтәреп, яңа фатирга трамвайда бардым. Тамчы да ярдәм итүче булмады. Эшен дә, фатирын да үзебез таптык, – дип сөйли ул. Хәер, аның үҗәтлеге белән сезнекен чагыштыра торган да түгел (язмагыз буенча гына фикер йөртүем, әлбәттә).

“Филолог кем ул?” дигән сорауны да укып бетергәч түгел, чакта ук бирәләр. Кем булып эшлисе килүеңне укырга кергәндә уйлыйлар, моңа факультет гаепле түгел, җаныкаем. Ләкин иң кызыгы алда икән: “Йорт җиһазлары сата торган кибеткә урнашу өчен әңгәмә үткән идек тә, икенче көнне иртүк ялтырап чыккан кояшны күреп, пляжга барырга булдык”. Менә шушы җөмлә белән кызлар ялкаулыкларын ачып салган. Тырыш, булсын дип йөрүче кеше эшенә төкереп, кызынырга киткәнен кемнең күргәне бар?

Аларга акчалы да, “престижлы” да эш булсын. Сезнең кебек университетта укыган кешеләр буа буарлык шул хәзер, беркемне дә кочак җәеп каршы алмыйлар. Үземдә дә КДУның кызыл дипломы бар. Ләкин эш һәм яшәү мәсьәләсе ярты ел алдан эчне кытыклый башлаган иде. Аллага шөкер, барысы да җайлы килеп чыкты. Ничекме? Фәкать үз тырышлыгым һәм әти-әниемнең акыллы киңәшләре аркасында. Укып бетергәндә җылы урын әзерләп торучым да, югары урында утыручы танышларым да булмады.

Аннары, 1143 төркем студентлары исеменнән язуыгыз гаҗәпләндерде. Язган-язган бөтен татфак исеменнән манчырга идегез аны. Менә, имеш, безнең факультет дипломы белән эшкә урнашып булмый… Белмәсәгез әйтәм: татфакны тәмамлаучылар арасында бер дигән журналистлар да, галимнәр дә, шагыйрь һәм язучылар да бар. Хикмәт бит газета-журналны журфак студентлары басып алуда түгел, сезнең сәләт һәм тырышлыгыгызда. Ә булдырган кеше сезнең диплом белән югалып калмый – бусын икеләнмичә әйтәм. “Нигә эшсез интеккәнсез?” дигән сорауга да җавап бирдем кебек…

Диләрә АЛМАЗОВА

Замана бозыклыклары кая илтә?

Илфат Фәйзрахмановның зәңгәрләр турында (3, 11, 16 ноябрь 2009) язмасы нык тәэсир итте. Заманабыз бозыклыклары безнең балаларны упкынга төшермәсме? Ничек ялгыштырмыйча үз юлларын табарга ярдәм итәргә?

Чирен яшергән – үлгән, диләр. Шуңа да язмада әйтелгәнчә, тормышыбызда булган һәр хәл турында ачыктан-ачык сөйләшергә тиешбез.

Кызганычка, бүген бер генә мәҗлес тә спиртлы эчемлексез үтми. Берсеннән-берсе матур бизәкле сыралар, коньяклар шыплап тезелеп, ерактан ук кызыктырып тора шул. Аннан, әлегә кадәр шундый караш яши: янәсе, синең тирәдә барысы да эчкәндә, сиңа ак карга булып тору килешми. Күрше-тирә белән чәйләү дә шул “яшел еланны” өстәлгә куюга кайтып кала. Ә берәрсе шунда кушылмаса, димәк, ул авыру яки “кодировать” ителгән.

Тәртипсез җенси тормыш алып бару, зәңгәрлек, алсулык төрле венерик авырулар таралуга китерә. Без балаларыбызга: “Андый бозыклыклардан саклана күрегез”, – дип аңлатып торырга тиешбез.

Зәңгәрлек, алсулык йолдызлардан, артистлардан башланып, яшьләребез арасына көннән-көн ныграк үтеп керә. Җәй көннәрендә кич белән балалар белән Бауман урамына төшәргә куркыныч. Берсен-берсе үбеп торган ирләрне күргәч, йөрәк жу итеп куя.

Куркыныч чиребезнең тагын берсе – наркомания. Бер караганда, алар кайдадыр бар, тик безнең янда түгел кебек. Болай уйлап нык ялгышабыз, алар безнең янәшәдә һәм саннары да елдан-ел арта бара.

Ни генә әйтсәк тә, киләчәк буынның язмышы безнең кулда, без аның өчен җаваплы. Балаларыбызга да дөрес юлны без күрсәтергә тиеш.

Азат МӨХӘММӘТҖАНОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии