Стратегия турында…

Син дә әйт бер сүз, диделәр. Әйтермен, ник әйтмим?! Тел белән урак урсаң, беләк талмый, билгә дә бәрми. Эшләргә генә кушмагыз. Әйтсәм… Айдан төштеләр микән әллә аны язган кешеләр? Милли мәгарифне торгызырга кирәк дип, Татар Милли университетын соңга калмыйча ачарга кирәк дип күпме сөйләнде, күпме язылды матбугатта. ТИҮ тарафыннан күпме мөрәҗәгать, күпме резолюция кабул ителде, «Милли мәгарифне кайтарыгыз!?» дип митингларда Шагыйрә (аңлы рәвештә баш хәреф белән язам) Нәҗибә ханым Сафина күпме кычкырды, йодрыгын төйнәп, президент имзалап та (ягъни игълан ителеп тә) кәгазьдә һәм сүздә генә калган күпме дәүләт документлары, карарлар, законнар, бурычлар… Шуларны санга сукмаган, күрмәгән стратегия язучы кеше күзсез, чукрак-телсез микән әллә? Куркак микән? Токмачлы аш, бәлешне телгә алганнар, ә татарның иң авырткан җире – Милли мәгариф турында ялгышып та бер сүз юк. «Икеле» моны язган кешегә. Мондый стратегияне бертавыштан кабул иткән Милләт җыенына да күз тисен! Каты күрмәсеннәр, биш йөз (500!) кеше арасында ризасызлык белдереп каршы төшкән бер кеше табылмагач, башкача сүз юк. Хәйран калмалы нәрсәләр… Битәрдән битәре, күрегез, ни дия Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев: «Соңгы елларда мәктәпләр буенча хәл катлауланды. Без тыкшынсак, гауга килеп чыгарга мөмкин (?). Менә монда инде милли үзаң, эчке батырлык (?) ярдәмгә килергә тиеш». («Ватаным Татарстан» гәҗите, 21 август саны, 5нче биттә, «Иң мөһиме күңелеңдәге эчке омтылыш һәм батырлык») Мәкалә эчендә «эчке батырлык» дигән гыйбарә кабат-кабат тәкрарлана. Намус, намуслылык күздә тотыла микән? Әллә эчтән генә гайрәтләнеп, кесәдән йодрык күрсәтү микән? Гомумән, батырлыкның эчкесе, тышкысы булырмы, әй? Көрәш бер абруй, дип, батыр күкрәген киереп алга чыгар. Аңа җәнҗал ни дә, гауга ни? Хакны хаклап, аяк терәп даулашыр, качмас гаугадан. Күзең күреп торса, җаның янып торса, әйтми булмый. Әмәлсезлек корсын! Телебезне коткарып калырга кирәк, дип, депутат Т.Миңнуллин парламентта күп сөйләде, еллар буе. Шул ук Р.Вәлиев тә Милли мәктәпләр кирәк, милли кадрлар, әйбәт дәреслекләр кирәк дип сөйләүдән бушамады. Күп әйттеләр «кирәк, кирәк», дип. Мәнди анасы да белә аның кирәк икәнен. Күрелдеме бер-бер чара? Ясалдымы бер хәлиткеч адым? «Беләм инде, барыбер үткәрмисез, намусым чиста калсын, барыбер әйтәм», – ди икән депутат Т.Миңнуллин парламент утырышында. (Бу хакта кара: «ВТ» гәҗите, 2918 ел, 30 август саны, 18нче бит.) Соң, сүзең үтмәгәч, ник утырырга анда еллар буе алар табагыннан ашап. Ир булган ир бер сәгать тормас сүзе үтеп, сүзе тотылмаган җирдә. Заманында депутат Фәүзия ханым Бәйрәмова парламентны ташлап чыгып китте бит, сүзе үтмәгәч. Башы җитте, баскыч төбенә чыгып утырып, ачлык игълан итәргә. Гауга килеп чыгарга мөмкин, дип тормады.

«Җәйләрен җәйләүдә яхшы. Түшәк-ястык түрдә яхшы. Ул җегетләр гүрдә яхшы. Башы гаугалы булмаса», – димештер Гариф-рухани. Әй, әүвәлгеләрнең (кадими картларыбызның) әйтмәгән сүзе бармы диген…

Җегеткә – намус, гүзәлләргә оят бирсен, дип,

Габдерәшид ТУКТАРОВ,

Биектау районы, Биектау авылы

Комментарии