Булмый инде булмагач

Булмый инде булмагач

«Безнең гәҗит»нең 2нче һәм 9нчы сентябрь саннарында (№35, №36, 2020 ел) татар телен саклап калу темасына багышланган язмаларны укыгач, заманында Илсия Бәдертдинова җырлаган җырның шушы юллары искә төшә. Булмый инде булмагач, саклап калып булмый торгандыр татар телен. Юк, татар милләте үзе әле тиз генә юкка чыкмастыр, ә менә теле? Монысы зур сорау астында. Инде хәзер үк 1,5 миллион татар туган телдә сөйләшми. Бу мәгълүмат Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең беренче утырышы узганнан соң комиссия җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тарафыннан әйтелгән иде. Татарстанда яшәүче 2 млн 100 мең татарның шулкадәр кешесе үз телендә сөйләшмәсен инде, милләт өчен моннан да тирәнрәк фаҗига булырга мөмкинме? Соңарганбыздыр инде, хәзер озак елларга исәпләнгән стратегия кабул ителү генә телебезне саклап калалмаячактыр. Чөнки татар милләтенең югары катламы әле Иван Грозный Казанны алганчы ук милләтебездән йөз чөергән, байлык артыннан куып күрше урыс дәүләтенә хезмәт итә башлаган, хәтта татар дәүләтен яулап алырга ярдәм иткән. Урыс дәүләте тарихында лаеклы урын биләгән 500 атаклы нәселнең башында да бит безнең татарлар торган. Әмма Русия тарихчылары бу турыда искә алырга яратмый. Аның каравы мәктәп дәреслегендә татарларны учакта кеше кыздырып ашаучылар итеп күрсәтергә оялмадылар.

Тирәнгә кермим, чөнки соңгы елларда кабул ителгән кануннар нигезендә милләт проблемасын күтәрүчеләрне җавапка тартуның бернинди кыенлыгы юк. Мин сорау алу бүлмәләрендә җавап бирер хәлдә түгел инде, картаеп барам. Бары телне саклау мәсьәләсендә тормыштан алынган кайбер фактларны гына әйтәсем килгән иде. Әйтик үземнең оныклар мисалында. Менә өстәге башлы абзыйлар гаиләдә татарча сөйләшсәләр, татар теле сакланачак, дип сөйләргә яраталар. Юк, сакланмый. 6 яшьлек олы оныгымның теле урысча ачылды, ә бит әтисе дә, әнисе дә, ике яклап әби-бабалары да татарча гына сөйләшәләр. Ни өчен шулай? Чөнки бала туу белән бертуктаусыз сөйләп торган телевизор тавышы тәэсирендә үсә. Ә анда урысча каналлар йөзләгән. Мультфильмнар да урысча, җитмәсә әллә ничә каналда. Укып туганнар диярсең, хәзерге балалар тәпи йөрер-йөрмәс борын ук планшет сорый башлыйлар, анда да мультфильмнар урыс телендә. Дүрт яшьләр чамасына җиткәч, олы оныктан бервакыт сорыйм: «Син бит татарча яхшы аңлыйсың, кайчан татарча сөйләшә башлыйсың инде», – дим. Ә ул нәрсә ди? Урысчалап: «Никогда», – ди. Дүрт яшьлек балага ничек аңлатасың инде татарча сөйләшүнең әһәмиятен, милләтне сакларга кирәклеген.

Икенче оныгыма өч яшь ярым. Монысының теле татарча ачылган иде. Кинәт кенә урысчага күчте дә куйды. Хәзер мин татарча эндәшәм, ул миңа урысча җавап бирә. Бер минеке генә түгел, күпчелек татар балалары белән дә шушындый ук хәл. Болар бит татарча сөйләшмәүче, әмма татарчаны аңлаучы соңгы буын, алардан туган балалар татар телен бөтенләй белмәячәкләр. Мин инде мондый хәл килеп туасын күптән аңладым, әле 1989нчы елда ук, тагын бер 50 елдан татар теленең бетү ихтималы килеп тумагае, дип язган идем. Шуңа таба барабыз түгелме?

Татарстан мөстәкыйльлек алган дәвердә татар телен саклап калу буенча катгый чаралар кабул итәргә була иде әле. Әмма җитәкчеләрне тел проблемасы түгел, үзләренә файдалы башка гамәлләр кызыксындырды. Матур гына итеп телне үстерүнең ун еллык программасы турында сөйләнүләр башланды да, бар да тынып калды. Югыйсә, оешмаларда татар телен өйрәнү процессы әйбәт кенә башланып киткән иде. Үзебезнең оешма башлыгы да урыс теллеләрне татарчага өйрәтүне оештыруны миңа йөкләп, мин яхшы укытучы табып, дәресләр үткәрә башлаган идек. Анысы да сүнеп калды. Мәктәбебездә татар сыйныфы ачтырган булдык, кызыбызны шул сыйныфка яздырдык. Әмма алар татарча дүрт кенә ел укып калдылар, 5нче сыйныфтан соң укулар урысчага әйләнде.

Татарстанда ике дәүләт теле гамәлдә булачагына бик күпләр ышанып беткән иде. Булмады. Мин татарчаны камил үзләштергән, татар радиосында татарча чыгышлар ясаган, педколледждагы татар төркеменә укырга кергән урыс кызын әле дә искә төшереп жәллим. Алданды бит кызыкай, татар теле дәүләт теле буларак кулланышка кереп китәлмәде. Кемне сүгә икән ул хәзер?

Язма озынга китә башлады, сүземне кыскарта төшеп, газетаның 9нчы сентябрь санындагы «Стратегия кабул ителде, аны эшләтү механизмнары кирәк» язмасы буенча да бераз үз фикеремне әйтәм. Анда татар милләтен төзү, оештыру максаты куелган, дип әйтелгән. Ник безнең татар милләте юкмыни? Ничек тагын төземәкчеләр, оештырмакчылар икән?

«Пропаганда мәсьәләсе дә аксый. Бу эш системалы башкарылмый. Тарихны киң массага җиткерү мөһим, әмма без моның әһәмиятен белеп бетермибез» диелгән. Дөрес фикер, әмма искә төшерик: татар тарихын өйрәнеп язылган китабы өчен бүген Вахит Имамовны җавапка тартмакчы булалар. Аның кебек тарихчыларны яклау буенча стратегиядә бернәрсә дә әйтелмәгән шикелле. Бүген интернетта татар милләтен пычратып язылган нинди генә комментарийлар юк, аларга карата көрәш алымнары, артык нык узынганнарны җавапка тарту да стратегиядә тәгаен күрсәтелергә тиеш дип саныйм.

Ничә татар бүген татар телен белә? Мәгълүматлар юк диелгән. Халык санын алу вакытында моны ачыклау кыен түгел, тик бу проблема белән беркем дә шөгыльләнмәячәк. Аннан соң телне белү бер нәрсә, куллану мөһим. Әйтик чиста татар районы Актанышта да урыс телен вата-җимерә булса да урысча язарга тырышалар. Бервакыт, ник урысча язасың, дигәнгә бер Актаныш кызы: «Безнең Татарстанда бит ике тел дә дәүләт теле, кайсында телим, шунысында язам, эшегез булмасын» дигәнрәк типта җаваплады.

Тарихчыларның эшен журналистлар кеше авызына тәмләп салырга тиеш дигән фраза белән дә килешеп булмый. Моны тарихта казынган галимнәрдән дә остарак итеп кеше авызына салып булмый торгандыр.

«Татарстан мәктәпләрендә Татарстан тарихын өйрәнүне кайтарырга, аны ныгытырга кирәк» дип, бик дөрес әйтелгән. Тик урысча әйткәндә «вряд ли». Прокурорлар мәктәпләрдә татарча укытуны тыеп йөргәндә дә каршы әйтүче булмады, тарихны өйрәттерерләр ди, өйрәтми ни.

Кайсыныңдыр язмасында, безнең Чаллы шәһәрендә 31 процент бала татар телендә белем ала, дип язылган иде. Дөрес, дияр идем, 2нче татар гимназиясендә дә урысча укытулары турында «Безнең гәҗит»нең үзендә генә дә ничә тапкыр язып чыктылар инде. Ышанып бетәлмим, башка шәһәр-район мәгълүматлары да дөреслеккә туры килеп бетмидер кебек.

Стратегиянең барып чыгар-чыкмасын белеп булмый. Озак елларга исәпләнгән бит, без олы яшьтәгеләр исән булмабыз инде. Стратегияне дә теге туксанынчы еллардагы татар телен өйрәнү буенча кабул ителгән ун еллык программа язмышы көтә күрмәсен берүк, сүрелеп калмасын.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии