Кешелекле кеше иде

Кеше гомере Җирдә мизгел генә,

Халык гомере дә акмый тигез генә, –

Сөйли үз телендә,

Салсалар да чиркәү нигезенә!

Наис Гамбәр

Мәскәүнең үзәк клиникасында ике ел ярым авырып ятканнан соң, олы дәрәҗәле, элеккеге илебезне алты ел идарә иткән президентыбыз М. С. Горбачев 2022нче елның 30нчы август көнне үлеп, 3нче сентябрь көнне җирләнде.

Ул сөргендәге кебек яшәүче халкына ачык демократия кертеп, тыныч яшәүче ил төзергә хыялланган иде. Тимер капкаларыбыз ачылып, тормышыбызның барча тармагына зур прогресс керттерде. Хәтта сөйләшә белмәгән балалар да кулларына смартфон тоттылар, мәңге ат арбасында йөргән булыр идек әле. Тик аңар кара эчлеләр төрле яшертен каршылыклар тудырды, ә үзләре дәрәҗәле урыннарга урнашып, ил байлыгын чәлдереп калырга онытмадылар.

Бер кеше дә әүлия түгел. Ул йомшак күңелле, кешелекле, якыннары белән киңәшләшүче булып күренә иде.

М. С. Горбачев идарә иткән чорда татар милләтенә тагын да күбрәк файда китерелде. Милли телебез белән берлектә динебездә югалтуыбыз туктатылды. Хәтта туган татар илебезнең башкаласы – Казаныбызда да татарлык һәм мөселман тәрбиясе бирүче бер мәчет һәм бер милли телле мәктәп кенә калган иде, алары да чит дәүләтләрдән килгән кунакларга күргәзмә өчен. Ул вакытта күп кенә ябылган мәчетләребез торгызылды һәм яңалары салына башлады – хәтта авылларыбызда да. Татар телле мәктәп-гимназияләр һәм балалар бакчалары ачылды.

Аның чорында төрле уйдырмалар урынына чын тарихыбыз һәм талантлы шәхесләребез булганлыгы хакында күп мәгълүматлар ачылды. Безне чәплашка дип кимсетүләр тукталды. Эчүчелек һәм тәртипсезлек кимеде. Милләтне йокысыннан уятып, милли аңын күтәрергә этәргеч бирде.

М. С. Горбачевны зурлап, хөрмәт итеп, истә калдырырга тиешбез.

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе

Комментарии