- 09.09.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №36 (7 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Бөтен ил халкы, дәррәү килеп, коммунизм төзүгә алынган елларда, без – укучылар да, бу эшкә зур көчебезне бирдек. Тырыша-тырмаша укып, җәмгыятькә файдалы хезмәтләр башкардык. Яздан алып көзгә кадәр колхоз өчен тирләребез түгелде. Кыш көннәрендә басуларда кар тотуда катнашумы, фермаларны кардан чистартумы, тимурчылыкмы – санап бетерерлек түгел. Бу турыда язуым тикмәгә дип уйламасыннар. Кайсыдыр бер мәктәптә укытучы югары класс укучысыннан мәктәп файдасына нәрсәдер эшләвен сорап үтенгән икән. Бу малайның әти-әнисе, ул өйдә дә аннан азат – белем аласы бар, дигән. Аксөяк үстерәсе бар, ягъни мәсәлән… Ул ата-аналар татар милләтен ачыктан-ачык, күрәләтә торып аяныч хәлгә төшергән түрәләргә каршы чыксалар иде. Файдасы булмый калмас.
Исегезгә төшерәм: халыкара кануннар буенча һәр бала үз ана телендә укый башларга, аннары милли белем югары уку йортларында дәвам ителергә тиеш. Берничә җитәкченең, башлангыч сыйныф та җитә, дигән сүзләре бернинди әхлак, закон кысаларына сыймый. Эш белми үскән бала туган телендә сөйләшергә дә иренеп, аны өйрәнергә дә теләми, минемчә.
Тир түкмичә генә, рәхәт яшәү заманы шул, дисәләр дә, үзебезнең кайсы кавем-төркем икәнебезне исебездән чыгармыйк.
Н.ГАБДЕЛБӘР,
Казан шәһәре
Комментарии