- 09.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №23 (7 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановка, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинга, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттаховка
Хөрмәтле җитәкчеләр!
Безнең балалар Чаллы шәһәренең М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә, икенче сыйныфта белем ала. Бу уку елында алар әйләнә-тирә дөнья фәнен А.А.Плешаков һәм М.Ю.Новицкая авторлыгында татарча басылып чыккан дәреслек буенча өйрәнде.
Әлеге дәреслек эчтәлеге белән татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен чагылдырмыйча диярлек төзелгән. Ә менә православие дине турында егермегә якын урында әйтелә.
Киләсе уку елында безнең балаларны белем алырга яраклы әйләнә-тирә дөнья дәреслеге белән тәэмин итүегезне сорыйбыз.
Барлыгы 26 ата-ана имзалаган
Комментарии