Битлекле бәйрәм: халык Сабан туен көтәме?

Битлекле бәйрәм: халык Сабан туен көтәме?

Монда артистларныкы калыная, халыкныкы кими… Июнь аенда уза торган милли бәйрәмебез Сабан туе хакында көлеп әнә шулай диләр хәзер. Узган ел вирус дип, артистлар акча эшли алмый калды. Аның каравы, халык үзенчә рәхәтләнеп ял итте – авылга кайтып урам бәйрәмнәре уздырды, үзенә менә дигән ял ясады. Ә быел милли бәйрәмебезне үткәрергә рөхсәт бирелде. Мәйданга битлек киеп чыгарбызмы – монысы әлегә билгесез. Әмма Татарстанның кайбер районнарында бәйрәмгә әзерлек март башында ук башланган һәм җитәкчеләр эпидемиологик таләпләрне үтәрбез дип вәгъдә итә.

РАЙОННАРДА НИ ХӘЛ?

Дистәләрчә мең битлек, мәйданга керү өчен тән температурасын үлчәтү – Татарстанда үткәрелергә тиешле Сабан туен үткәрүнең яңа чаралары әнә шундый. Дөресрәге, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе шулай дип белдерә. Таләпләрнең саклану һәм сакланмавын җитәкчелек контрольдә тотачак. Алар исә, бәйрәм үткәрү санитар-эпидемиологик таләпләргә туры киләчәк дип белдерә.

– Сабантуйны оештыру буенча үз тәкъдимнәребезне бирдек. Болар: мәйданны мәҗбүри төзекләндерү, шәхси гигиенаны саклау өчен шартлар тудыру, бәдрәфләр, кулъюгычлар, антисептиклар урнаштыру. Җәмәгать туклануы һәм конкурслар өчен мәйданчыклар саны, бер урында кешеләр күп җыелмасын өчен, мөмкин булганча күбрәк булырга тиеш, – дип саный Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган документ буенча, Сабан туе район һәм авылларда – 12-13нче, Чаллыда – 19нчы, Казанда – 26нчы июньдә үткәреләчәк. Федераль авыл Сабан туе Мөслимдә 3нче июльдә узачак. Ә XIII Республика театраль сабан туе быел Апас районында 20нче июньдә үтәчәк. Бәйрәмнең төп көне 12-13е булса да, бер ел ялдан соң беренче чирканчык алырга өлгергән авыллар да бар инде. Әлмәт районының Кама-Исмәгыйль авыл җирлеге менә шундыйлардан.

– 5нче июньдә Кама-Исмәгыйль авылында эшләргә туры килде. Кеше күп иде, якынча мең кеше булгандыр. Минемчә, авыл өчен бу күрсәткеч зур, – дип сөйләде бу бәйрәмдә катнашкан җырчы Ризат Рамазанов. – Халыкның бәйрәмгә сусаганы сизелә иде, чөнки сәхнә артында да күзәтеп бардым: классташлар җыелышып, ерактан кайткан өлкәннәр берләшеп, хәл-әхвәл сорашты. Күптән күрешмәгәннәр – күреште, биемәгәннәр – биеде. Бәйрәм тәмамлангач та: «Әйдә, тагын берне җырлагыз инде», – диючеләр бар иде.

Быел җырчы һәм алып баручыларга ихтыяҗ зур. Бер район ике-өч җырчыны чакыра, авыллар да кимен куймый. Әйтик, Ризат һәм Зинира Рамазановлар 12нче июньдә Тукай районы Күзкәй авылында чыгыш ясаса, 13ендә Әтнә районында булачаклар.

– 12се көнне үземнең туган ягыма да чакырганнар иде, ләкин без кем беренче чакырды – шунда барабыз. Хәлне аңлыйлар, – дип уртаклашты җырчы.

Ә менә Фәнил Вакказов Сабан туе көннәрендә туй алып барачак икән.

– Быел Сабантуйга чакыручылар күп, тик мин барысына да бара алмыйм, чөнки ул көннәргә туй мәҗлесе алып өлгергән идем. Сабан туеның кайчан буласы, гомумән, булачагы ахырга кадәр билгеле түгел иде. 12нче июньдә иртән Түбән Камада бәйрәм алып барсам, 13ендә Арча районы һәм соңрак Биектау районы авылында Сабан туйларын алып барачакмын, – ди Фәнил.

Алып баручы быелгы Сабантуй башка еллардагыдан аерылачак дигән фикердә. «Беренчедән, эмоциональ яктан, чөнки халык бу бәйрәмне сагынды. Кешеләр теләбрәк барырлар, уеннарда актив катнашырлар, дип өметләнәм. Алайса, соңгы елларда уеннарда бик катнашмыйча, бары тик җыр тыңлап, концерт карарга гына киләләр иде».

– 2020нче елда җырчы, алып баручылар Сабан туенда эшли алмады, чөнки ул булмады. Узган ел эшләмәгәнне быел «чыгарырга» ниятләмисезме? Бәяләрегез артмадымы дип соравым.

– Юк, бәяләр артмады. Быел артистларга ихтыяҗ зур. Аларның саны күп булса да, артистларның бөтенесенә дә Сабантуйны ышанып тапшырып булмый. Җырчыларның да барысы халык ихтыяҗларын канәгатьләндерми. Әйтик, 12нче июньгә бик күп районнан шалтыраттылар, тик, кызганыч, мин ул көнне Чаллыда туй мәҗлесе алып барам. Гомумән, миңа ул кадәр аермасы юк: нинди мәҗлес алып барсам да барыбер.

Яшел Үзән районында Сабан туе тиешле датада уздырылса да, аңа әзерлекне кыш азагында ук башлаганнар. Бәйрәм гадәттәгечә Каенлыкта узачак, әмма быел урын танымаслык булып үзгәртеләчәк, дип хәбәр итте районның матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев.

– Бу территорияне яңарту узган елны ук башланды. Анда спорт һәм балалар зоналары җиһазландырылды, арт-объектлар, ял өчен эскәмияләр барлыкка килде. Барысы да тиешле стандартлар буенча эшләнелде, – диде ул.

Моннан тыш, бәйрәмгә зур концерт мәйданчыгы да әзерлиләр. Анда кунакларны – Татарстан республикасының халык артисты Гүзәл Уразова җырлап сәламнәр дип көтелә. Рәсим әфәнде сүзләренчә, бәйрәмгә килгән һәркемгә социаль дистанцияне сакларга, битлек кияргә туры киләчәк.

Балык Бистәсе районы да тулы көченә бәйрәмгә әзерләнә. Без шалтыратканда район идарәсе җитәкчеләре дә урыннарында юк иде, бәйрәм мәшәкатьләре белән мәшгульләр. Бары тик районның башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафинаның сәркатибе белән генә сөйләшә алдык.

– Бәйрәмне зарыгып көтәбез. Халык качып ятмас, килер дип ышанабыз. Бер ел каникулдан соң, яңа көчләр җыеп килерләр. Эпидемиологик таләпләр үтәләчәк, – диде ул.

АВЫЛЛАР ДА ӘЗЕРЛӘНӘ

Район җирендә үткәрелгән Сабан туеның үз йөзе булса, авыл җирендә аның үткәрелеше бөтенләй башкача. Узган ел вирус дип тормыйча, урам бәйрәмнәре үткәрүчеләр дә авылдагылар бит. Дөресен әйтик, быел авылларда бу көнне зарыгып көтәләр. Менә Арча районы Наласа авылында әзерлек эшләре төгәлләнеп тә килә инде. Биредә Сабан туен 12нче июньгә билгеләгәннәр.

– Бәйрәм елдагыча узачак. Наласа авылының интернетта оештырылган бер төркеме бар. Ел да шунда игълан бирәбез. Аннары бөтен авыл халкы, иганәчеләр ярдәме белән оештырабыз. Безнең авыл яшьләре үзләре дә бик уңган. Оста телле егетләребез күп, бәйрәмне шулар алып барачак. Сабантуйның ямен Алмаз Хәмзин, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар бизәр дип өметләнәбез, дип уртаклашты Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова.

– Сер түгел: хәзер бәйрәмнең яме юк, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Сезнеңчә, Сабан туен үткәрү кирәкме?

– Кирәк дип саныйм. 2012нче елда Наласаның 500 еллыгы булды. Шул чакта бик зур Сабан туе үткәргәннәр иде. Авылның икенче урынында, басуда үткәрделәр һәм бәйрәм урыны булып шул басу билгеләнде. Дөрес, ул чакта бәйрәмне өч авыл җирлеге кушылып үткәрә идек. 2019нчы елда Наласа авылы халкы бу бәйрәмне элеккеге урынына кайтаруны сорады. Быел да шунда дип килешенде. Тарихны яңартып, күңелле чакларны искә төшереп, бәйрәм итәрбез дип ышанам.

Ә менә Балтач районы Салавыч авыл башлыгы урынбасары Хидая ханым Шакирҗанова быел бәйрәмне үткәрмәсәләр дә комачау итмәс иде, дигән фикердә.

– Безнең авыл җирлегендә Сабан туе 13нче июнь көнне була. Җиң сызганып эшкә керештек. Ел да көтеп ала торган бәйрәм. Узган ел булмагач, быел зурлап үткәрергә планлаштырдык. Авыл җирлеге колхоз белән берлектә үткәрә. Шәхси эшмәкәрләребез дә ярдәм итәбез, диделәр. Менә бүләкләр әзерлибез, авыл башлыгы шул эшләрне җайлап йөри. Милли уеннар да уйнала, көрәш, ат чабышы, чүлмәк ватыш – барысы да булачак. Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар да киләчәк, – дип сөйләде Хидая ханым. – Минемчә, быел үткәрмәсәләр дә була иде. Авыручылар күп бит. Сабан туена яше дә, карты да килә. Авыручы килмәс дигән гарантия дә юк.

Авыл халкы битлек киюгә каршы. Нинди генә авыл халкы белән сөйләшмә, бер тавыштан: «Бу таләпләр барыбер үтәлмәячәк», – дип белдерә. Биектау районында яшәүче Рәис абый Әхмәтҗанов: «Быелгы Сабан туе гади акча эшләү бәйрәменә әверелеп калачак. Битлек кию, дистанция саклау турында сүз кузгаталар икән, көт тә тор: бәйрәмдә кизү торучылар булыр. Күргән-белгәннәргә штраф сугып йөрерләр», – дип саный.

Ә менә кайбер районнарда бәйрәм үткәреп, халыкның сәламәтлеген куркыныч астына куймаячаклар. Күрше Башкортстан республикасының Борай районында Сабан туе үткәрелмәячәк. Район хакимияте шундый карарга килгән.

– Май бәйрәмнәреннән соң коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кискен артты. Авыр очраклар да бар. Бу мәгълүматка аңлап каравыгызны сорыйбыз. Безнең тарафтан күрелгән чаралар – һәркемнең сәламәтлеге турында кайгырту. Безгә бу авыр заманнарны тыныч үткәрергә кирәк. Безнең алда зур чаралар үткәрү өчен күп мөмкинлекләр булачак әле, – дип язган район башлыгы Рушан Гәрәев үзенең социаль челтәрендә. Күптән түгел Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында да бәйрәм үткәрелмәячәге билгеле булды. Моны шулай ук эпидемиологик вәзгытькә бәйләп аңлаталар.

Ә Казанның үзендә бәйрәм 26нчы июнь көнне берьюлы дүрт мәйданчыкта оештырылачак: Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәсе каенлыкларында, Аккош күле урман-парк зонасында һәм «Казан» халыкара ат-спорт комплексында.

Кем өчендер фәкать акча эшләү урыны булып саналса да, Сабан туе иң көтеп алына торган бәйрәмнәр исемлегендә әле. Моңа кадәр «яме юк бу бәйрәмнең», «шуның өчен фәлән акча түгәргә кирәкми» дигәннәрнең авызыннан да быел «үткәрсеннәр» дигән сүзләр генә чыга. Үткәрсеннәр соң. Салым түләп, елга бер тапкыр уздырыла торган бәйрәмгә чыгып, «бушка» концерт та карамагач, күңел буламыни! Сабантуйга килгән һәркем үзе теләгән җырын да ишетә, биюен дә карый, уенында да катнаша бит.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

БУ КЫЗЫК!

«Ватаным Татарстан» газетасы Сабан туен оештыручылардан җырчыларның бәяләрен белешкән:

Рәфинә Ганиуллина – 40 мең сум

Вил Усманов – 40-50 мең сум

Марсель Вәгыйзов – 50 мең сум

Ваһапов фонды җырчылары – 65-70 мең сум

Филүс Каһиров – 120-150 мең сум

Раяз Фасыйхов – 120-150 мең сум

Фирдүс Тямаев – 300 мең сум

Ришат Төхвәтуллин – 350 мең сум

Зәйнәп Фәрхетдинова – 450 мең сум

Баянчылар 40 мең сумнан башлап

САБАНТУЙ ТУРЫНДА

  1. Еш кына бер нәселдән чыккан төрле ырулар бер-берсенең канын түкмәс өчен ярышка үзләреннән бер генә батырны чыгара торган булганнар. Әлеге йоланың төп максаты: шул көч сынашуга чыгарырдай иң көчле, иң җитез һәм иң өлгер егетне билгеләү. Шуңа күрә бәйрәмдә төркем белән катнашырга кирәк булган уеннар бармак белән генә санарлык, гадәттә һәркем үзе өчен үзе көч сынаша.
  2. Бүрәнәдәге капчык сугышы исә кечкенә балалар өчен уйлап чыгарылган уен. Шул рәвешле ата-бабаларыбыз нәсел дәвамчыларын атта утырып калырга, егылып төшмәскә өйрәткәннәр.
  3. Кайбер галимнәр Сабантуйдагы ярыш-бәйгеләрдә бары сугышларда кирәк була торган хәрби күнекмәләрне генә күрәләр. Мәсәлән, баганага менү – күчмә халыкка биектән дошман яулары килгәнне күзәтү өчен кирәк булган, авыш бүрәнәдән бару – кирмәннәрне яулап алганда сорала торган осталык, чүлмәк вату – дошманның кәпәченә менеп төшү өчен менә дигән күнекмә, ат чабышлары – җайдакларны атта оста йөрергә өйрәтү өчен кирәк дип саныйлар. Галимнәр фикеренчә, көрәш атта утыручы җайдакларның бер-берсен егып төшерүеннән барлыкка килгән.

Комментарии