Кешелеккә карата җинаять

Кешелеккә карата җинаять

«Кеше үзенең бәхетле булуын, гадәттә,

тапканда түгел, ә югалткач белә».

Айдар Хәлим

Без менә тагын бер төркем БТИҮ активистлары Кытай илендәге тугандаш уйгыр һәм башка төрки халыклар өстеннән хәзерге XXI гасырда күрелә торган вәхшилеккә каршы мөнәсәбәтебезне белдереп, буран астында үзебезнең төрле эчтәлектәге унбишләп плакатларыбызны тотып тордык. Әйтерсез инде: «Сезнең ул чарагыздан ни файда, үзебездә дә шуңа охшаган хәл – урыс булмаган халыкларның ана телләрен мәсхәрәләүләр бара», – дип. Әйе, дөрес әйтәсез. Җан әрнүен басар өчен бу гамәлгә бардык та инде.

Уйгыр милләтенең күпчелеге оешкан төстә Көнбатыш Кытайда яши. Бер өлеше Урта Азиядә таралган, без татарлар кебек. Телләре төрки телләр семьялыгына караган, сөнни мөселман дине тота торган бик борынгы халык. Алфавитлары V-XIII гасырларда кулланышта булган. Хәзер шул Русия белән чиктәш Синьцзян-Уйгырстан өлкәсендә, тарихи үз туган җирләрендә яшәүче 10 миллионга якын милләт өстендә геноцид бара.

Без, Русиядә хәзергәчә дәвам итсә, киләчәктә татар милләте йотылачагын күзаллап, чаң сугып, көрәшергә тырышу җәһәтеннән, төрле киртәләр куелуга карамастан, конференцияләр, митинглар, пикетлар оештырып карадык. Андагы чыгышларда, Конституциядә язылган хокукларыбызны таләп итеп даулаган өчен безнең әгъзаларны судтан-судка йөрттеләр һәм йөртәләр. Нәрсә ул 300-500 кешелек каршылык акциясе? Булса иде ул чакларда тагын йөз тапкыр артык маңкортлашмаган халкыбыз.

Җаннар әрни, сыкрый: 1552нче елның 15нче октябрендәге фаҗигагә карата Хәтер көнен дә санламыйбыз. Бу көндә Иисус сөяр сугышчыларның казанлыларга каршы булган «Тәре сәфәре» җирле халыкны коточкыч рәвештә кыруы белән тарихка кереп калды. Әле һәрбер татар гаиләсе диярлек әрвахларны искә алуга багышлап Коръән мәҗлесләре оештырган була. Соң безне, коллыктан саклап, көрәшеп корбан булган ерак бабаларыбыз да әрвахларыбыз бит. Ә монда бер-ике буынны искә алып утырган булабыз. Тамак тук, өс бөтен, ә кайда милли җаныбыз? Шул чаклы наданландыкмы соң? Эт тә ашатучы хуҗасына ялагайланып койрыгын болгап яши бирә. Ул акылсыз хайван, ә безгә зиһен бирелгән. Кеше өммәтеннән чыгып барабыз микәнни?

Бу Коръән мәҗлесләренең дә күбрәк булуы бик күркәм гамәл билгеле, ул дини яктан берләшү һәм халкыбызда тәртипсезлекне, эчүчелекне бетерүнең бер чарасына әйләнеп бара, чөнки күбебездә төрле гаилә бәйрәмнәре шул йолага сылтап үткәрелә башлады.

Халкыбызның бүгенге хәлгә калганлыгы хакында да онытмыйсы иде. Республикабыз мәктәпләрендә татар һәм урыс дәүләт телләре булуга карамастан, татар теле дәресләрен фән буларак бетереп, алып ташлап, аның сәгатьләрен урыс теле дәресләре санына өстәп куйдылар, ә ана теле дәресен ата-ана һәм укучы бала гаризасына нигезләнеп ихтыярига калды, ягъни мәҗбүри түгел. Ә бит татар теле дәресе фән буларак Казан гимназиясендә 1769нчы елда – моннан 250 ел элек үк укытыла башлаган.

Хәзерге мәктәп-гимназиядә укучы балаларның ата-аналары үткән XX гасыр азагында татарча укытылмыйча үскән буын һәм инде яртылаш урыс телле татарлар. Балалар өстәмә факультатив фән булган татар телен өйрәткән дәресләргә теләп калыр микән? Мәҗбүриенә дә бармас иде… Соң, алайса, гариза язып, башка фәннәрне дә укыттырмыйк!

Дәүләтнең 20 процентка якынын тәшкил иткән урыс булмаган милли халыкларга, илебезгә хезмәт итеп, табыш китерүче шушы халык балаларына ата-ана телен фән буларак укытмыйча, ата-аналар ихтыярына калдырдылар. Анысы да 9нчы сыйныфка кадәр генә. Димәк, алардан дәүләтнең «эш аты»н гына ясау, икътисад өчен яшәүче тере роботлар рәвешендә җигү күздә тотыла. Моңарчы да Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның табышыннан 80 проценттан артыгын «көнбатыш» яктагыларга биреп бардык. Ельцин чорындагы кебек, иллегә илле дә бик артыгы белән җиткән иде. Гади халык теле белән әйткәндә, үз бакчаңда хезмәт куеп, бәрәңге үстереп саткан табышыңның 80 проценттан артыгын ниндидер хөрәсәннәргә үз кулың белән биреп җибәр инде. Әле җитмәсә, шулар синең киләчәк буыныңны ерак ата-бабаларыбыз чорыннан калган ана телебездән мәхрүм итеп, гасырлар буе формалашкан, күчеп килүче, күңелебездә тудырылган рухыбызның генын томалап, аның яшь буынына ана телендә белем бирүче мәктәбен корытып, татар әдәбиятына, мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә ачыктан-ачык балта белән кизәнде. Кешечә яшәү хокукыннан мәхрүм итеп, хайвани затка әверелдерде. Моннан да артык вәхшилек булу мөмкин түгелдер. Әле бар бугай, тик әйтергә куркыныч – оят.

Элек «тәре походы» чорында татар халкының күбесеннән керәшен милләте ясап, диннәрен үзгәртсәләр дә, ана телләре татарча булып калган иде. Ә хәзер калган өлешебезнең киресенчә булуы мөмкин. Башта телне бетерәләр, аннан керәшен милләт буларак беренче булып эри, ә без икенче чиратта. Аллаһы Тәгалә генә саклый күрсен инде андый язмыштан. Тик ул да сакланганны гына саклый ди бугай. Менә шулай ул, без сәясәт белән кызыксынмыйбыз дисәң дә, алай түгел шул. Тормыш ул. Халык санын алу – халыктан төрле милләт ясап кылану гына түгел, ә татар халкының санын киметә башлауның бер чарасы. Ә ул шул ук сәясәт һәм синең табышыңны тартып алу да шул ук сәясәт. Халкыбызның саны 8 елда (2002-2010нчы елларда) 1 миллион 70 мең кешегә кимү дә, катнаш никахларны хуплаулары да бер мәзәктән мисал кебек. Биек түбәдән кирпеч төшеп килә икән. Аңардан сорыйлар: «Кем башына төшәсең?» «Кемгә эләксә дә ярый, тик яхшы кеше генә булсын», – ди кирпеч.

Бер милләттән торган гаилә генә балаларына гасырлар буена тупланган милли гореф-гадәтне тапшыра ала. Ә катнаш гаилә балага бер-берсен сүндерүче ике төрле караш тапшыра. Андыйларның байтагында татар теленә аңлаешсыз нәфрәт хөкем сөрелә һәм аны балаларның зиһененә дә сеңдерәләр, ә тегеләре бу өлкәдә ата-анасын да уздырып җибәрергә тырыша. Нәтиҗәсе күңелсез.

Гел акланабыз, без «толерант» халык бит! Татар төрки халыклар тарихында иң фаҗигале язмышка дучар ителә. Аның ерак горур батыр бабалары бездән кол ясаган. Төзеләчәк Русиянең кенәзлекләре бер-берләре белән сугышкан вакытта алар арасында гаделлек ясап тынычландырган. Диннәренә бернинди зыян салмаган, хәтта кем дә кем чиркәүләренә яки аларның руханиларына зыян салса, аңа үлем җәзасы карала дигән указ да чыккан булган. Ә тарихта соңыннан татар каралтып күрсәтелә һәм халыкка бер караш сеңдерелә. Үзебезнең чын тарихыбызны белмичә, без дә, хәзерге буын да шулай булганбыз икән диеп тәрбияләндек. Мәскәү язып биргәнне укытканнар.

Русия империясендә XX гасыр башында татар мәгариф системасы калкып чыга. Тик яңадан совет чорында, XX гасыр азагына чаклы ят дин, ят рух астыртын сеңдереп киленә. XXI гасыр башларына чаклы М.С.Горбачевның җылы җилләреннән соң яңадан күтәрелеп, калкып алабыз. Бу чорда күп мәктәп-гимназияләребез ачылып өлгергән иде, мәчетләребез төзелде, яңа технологияләр керде илгә, чит илләргә пәрдәләр ачылды. Өч славян республикасы берләшеп, союзны таркатты, төрки республикалар аерым-аерым дәүләтләр булып китте. Ә без тагын мәнсезлегебез аркасында аерылып калдык. Күп очракта сабырлык та сары алтын түгел шул. Алар безнең авазга якын латин графикасына да күчеп беттеләр. Латин әлифбасы дөньяда киң таралган төрки тел кануннарына туры килеп тора, үзләштерү өчен дә катлаулы түгел. Европа телләрен үзләштерү җиңелләшә, чит төбәкләрдә яшәүче татарлар да китапларыбыздан укый алып, ул да телебезне саклап калуга бер ярдәм буласы иде.

Бүген татар милләтен саклап калу үзебездән генә торачак, чөнки дөнья малына табынып яшәүче үзебезнең бөек түрәләребез һәм без сайлап куйган, халыкның мәнфәгатьләрен якларга тиешле депутатларыбыз телебезне яклап тормады. Алар күзлегеннән без кол хәлендәге, дәшмәүче, бер нәрсә дә таләп итмәүче хезмәткәрләр генә.

Элек тә, хәзер дә безнең бу мескен хәлгә төшүебезне берәү дә яклаячак түгел, үзебез урыс әкиятләрендәге Иван кебек, мич башында хыялланып ятканда бернинди дә «барин» коткарырга килмәс. Моннан 467 ел элек дәүләтебезне якларга бер төрки ил дә килмәгән һәм соңгы үткән гасыр ахырында автоном республикадан «союзный» республикага күчәргә теләгәндә дә союздаш милли республикалар яклап чыкмадылар. «Алар безнең белән тиң булырга тиешме соң?» – диючеләре булды. Ә шул Урта Азия республикалары халыкларына безнең татар интеллигенциясе күтәрелергә ярдәм итте, укытучыларыбыз аларның балаларына аң-белем бирде.

Безнең түрәләребез халыкны сәясәттән аерып, аны җыр-биюгә юнәлдерде. «Татар стратегиясе» булдырабыз дип йөри башладылар. Күптән кирәк иде, тик… Ул татар милләтен саклап калу стратегияләрен БТИҮнең соңгы, 2017нче елдагы корылтаенда да кабаттан кабул итеп, резолюциясен Президентыбызга, хөкүмәткә, конгресска җибәрдек һәм ул җәмәгатьчелеккә таратылды. Ләкин алар халкыбыз алдында торган куркыныч хакында үз вакытында кисәтүгә карамастан, санга сугылмады. Эш бит кәгазьгә язуда гына түгел, аның төгәл үтәлүе кирәк. 2016нчы елда Татарстан хөкүмәте милли мәгарифне үстерү концепциясен кабул итте, тик үтәмәде. 1993нче елда да Милли университет ачарга дигән карар бар иде, ул бүген, 25 ел үтүгә карамастан, юк. Татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләнми. Санап торуның кирәге юк. Халкыбызга каршы тар даирәләр, акыллы йөз күрсәтеп, мәкерле эш алып баралар бугай.

Үткән XX гасыр башында урыс милләтенең бөек галиме Михаил Георгиевич Худяков татар халкын яклап чыгучы булып тарихка кереп калган иде. Үзенең йөзгә якын гыйльми хезмәтләренең алтмышка якынында ул урыс тарихчылары арасыннан иң беренчеләрдән булып татар халкының тарихын һәм мәдәниятен гадел яктырта. 1936нчы декабрендә «халык дошманы» тамгасы белән гаепсезгә атып үтерелә. 1957нче елда гына аклана.

Хәзер яңа XXI гасыр башында шулай ук халкыбызны яклаучы СОЛнЦЕ мәктәбе директоры, урыс милләтеннән булган Павел Анатольевич Шмаков булып тарихка кереп калыр. Мәктәпләрдә татар теле, әдәбияты дәресләрен фән буларак бетерүгә каршы чыкканы өчен төрле-төрле сәбәпләр табып, аны судтан-судка йөрттеләр, штрафлар түләттеләр. Гаделлекне үзебезнең республикада таба алмагач, ул Русиянең Югары Судына барып җитте. Мәскәүдә 2018нче елның 11нче октябрендә судта «татар теле дәресләрен» мәктәпләрдә башка фәннәр кебек үк фән буларак укытуны мәктәп программасында калдыруны сорап дәгъва белдерде. Хөкемдарларның бер сәгатькә планлаштырылган утырышлары ике көнгә сузылды.

2019нчы елның 17нче гыйнварында да апелляция була. Судта егермеләп Мәскәү татары теләктәшлек белдереп катнаша. Карарның ничек икәне билгеле инде. «Олы» абзаң сүзе – закон! Анда урыс булмаган халыкларны бетерү өстендә АРН институты эшли. Русиянең Президент грантлары фонды «пантюркизм афәте»нә каршы көрәш өчен 8 миллион сум акча бүлеп биргән әле.

Бер Павел Шмаков судлашып йөри. Калган мәктәп директорлары кайда? Үз укытучыларын да якламагач!? Укытучылар үзләре кайда? Аңардан үрнәк алыгыз! Үзенең шәхси мәнфәгатен читкә куеп, ул киләчәктә дә татар милләтенең телен саклау һәм монда яшәүче халыкларның тигезлеге өчен көрәшә. Аның тарафыннан тупланган хезмәткәрләр командасы, укучыларын үз-фикерли белүче, аны аңлатырга һәм якларга сәләтле, ике канатлы, очарга яраклы шәхесләр итеп тәрбияләп чыгаралар. Русия күләмендәге төрле олимпиадаларда, конференцияләрдә катнашалар. Урыс мәктәбе булса да, ел саен ата-аналарга, килгән кунакларга өч сәгатьтән артык чеп-чи татарча Нәүрүз бәйрәме – концерт оештыралар. Сездән буламы ул?

Ялгышларыбызны заманага сылтамыйча, үзебез дә милли җанлылыгыбызга кайтып, изге гамәлләр кылсак иде. Матди байлык кала ул.

Без чит милләт тарафыннан эреп-йотылып тере роботлар хәленә калырга теләмәсәк, эш бары тик үзебездән, гади халыктан, зыялыларыбызның һәм киләчәктә сайланачак депутатларыбызның эш-гамәлләреннән тора.

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе

Комментарии