Эшегезгә сокланам

«Безнең гәҗит» белән күптәннән элемтәгә керергә омтылсам да, никтер, барып чыкмады. 70 яшьлек картның да үз мәшәкатьләре булып тора икән. Ялкаулык та итәктән тартадыр. Вакыт җитенкерәми.

«Безнең гәҗит»не ике ел элек бер танышымда укыган идем. Өстән-өстән генә күз йөртеп чыкканнан соң, башка килгән уй: «Дөреслекне-гаделлекне курыкмыйча, ачыктан-ачык язалар икән. Бу гәҗитнең гомере озын булмас, ахры, берәр «сәбәп» табып ябарлар». Шөкер, шигем расланмады. «БГ» 10 ел күпләрне көнләштереп, гади халыкны куандырып, яклаучысы булып, яшәп килә. Яши генә түгел, үскән, ныгыган, колач җәйгән.

Үзем икенче елымны яздырып, сезне даими укып, танышып барам. Гәҗитнең популярлыгы аның халыкчан, гади телдә язылуындадыр. Быелдан, айга бер мәртәбә 32 битле чыкканы, күңелгә бигрәк хуш килде. Урысның «Аргументы и факты»сын искә төшерде.

Халкыбыз кызыксынган барлык темаларны яктыртасыз. Бүгенге сәясәт, гыйбрәтле язмышлар, дини тормыш, яраткан артистларыбыз белән әңгәмәләр, кыскасы, барысына да урын табыла. Шаяртып алырга да өлгерәсез. Бер укый башласаң, бар дөньяңны онытып, соңгы битенә кадәр ерып чыкмыйча, туктармын димә.

Кайвакыт, И.Сираҗиның өстә утырган абзыйларга әйтелгән кискен сүзләре йөрәккә шом сала салуын.

«Безнең гәҗит»не иҗат итүчеләрне дә, хәбәрчеләрен дә әлегә танып-күреп белмим. Элегрәк телеэкраннарда Илфат Фәйзрахмановны күргәнем булды. Туры сүзле, гадел, әйткәнен җиренә җиткереп үти торган кеше икәне йөзенә язылган. Язмалары да шуны ук сөйли, исбатлый сыман.

Иҗат төркемегездә чибәр кызларыгыз да бар икән. Аларның рәсемнәрен күреп рухланабыз.

Исән булсак, күрешергә, очрашырга насыйп булыр безгә дә.

Барыгызга да исәнлек-саулык, иҗат уңышлары теләп,

Ф. ГАРӘФЕТДИНОВ.

Балтач районы.

Комментарии