- 08.01.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023. №51 (27 декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Тәүлек буе татар телендә эшләп торучы балалар телевизион каналы «ШАЯН ТВ»ның 5 еллык юбилее гүзәллеге белән аерылып торган опера һәм балет театры бинасында зурлап үткәрелде. Зал тулы халык иде. Бу каналның барлыкка китерелүе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фатыйхасы буенча, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу нияте белән булдырылган иде. «ШАЯН ТВ»ның эшчәнлегенә багышлап махсус оештырылган тапшыру «Таяну ноктасы»нда һәм «7 дней» тапшыруында да искә алынды. Бу юбилейга багышлап үткәрелгән чараны 16нчы һәм 17нче декабрь көннәрендә ТНВ һәм «ШАЯН ТВ» каналларыннан яратып карап утырдык.
Бәйрәм чаралары хөрмәтле җитәкчеләребез Марат Әхмәтов, Илсур Һадиуллин, Ирада Әюпова, Илшат Әминов, Рамилә Сәхәбетдинова һәм башкалар катнашында алып барылды. Алар да бу каналның эшчәнлегенә һәм телебезне саклап калуга багышланган саллы сүзләрен әйттеләр. Илшат Әминов әнисенең сау-сәламәт булуы белән дә бәхетле кеше икән. Залда утырган әнисенә рәхмәт сүзләре әйткәндә, минем дә әни бар иде бит, дип күңелләр тулып китте.
«ШАЯН ТВ» тапшыруларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны күргәләп торабыз. Бу очрашулар вакытында ул үзенең уй-фикерләрен, киңәшләрен әйтеп, балалар белән исәнләшеп, аларның күңелен күреп сөйләшеп алырга да җаен таба.
5 ел дәверендә «ШАЯН ТВ» тапшыруларында 20 меңләп бала катнашырга өлгергән икән. Алар арасында милли җанлы күренекле артистлар, җитәкчеләр, галимнәр, язучы-шагыйрьләр, композиторлар, журналистлар, тел белгечләре үсеп, безнең милләтебезнең дәвамчылары булырдай күренекле шәхесләр булсыннар иде дип телим. Бу балалар арасында хәзер үк җиренә җиткереп җырлаучылар, тапшыруларны оста итеп алып баручылар булганын күреп торабыз. Аларның киемнәре дә, үзләре дә матурлар, елмаешып торуларына һәм осталыкларына шаккатарлык. Бу балалар безнең киләчәк бит, дип, аларга карап торуы да күңелгә рәхәтлек бирә. Тик нигәдер концерт барышында татар биюләре булмады кебек. Кызлар арасында чалбар кигәннәре дә күренгәләп китте.
«ШАЯН ТВ» каналын оештыруга үзенең фатыйхасын биргән Рөстәм әфәнде Миңнехановка һәм шул кадәрле күп балаларны профессиональ осталыкка өйрәтә алган тәрбиячеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Шушы бәйрәм чарасы барышында төрле бәйгеләрдә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
«ШАЯН ТВ» каналының эшчәнлегенә югары бәһа бирелеп, аларга Республиканың Муса Җәлил премиясе дә бирелгән икән.
Марат Готыф улы Әхмәтов «Шаян»ның 5 еллык эшчәнлегенә багышлап, аларның хезмәтен зурлап, «бишле» билгесе куярлык дәрәҗәдә эш башкарулары турында әйтеп шатландырды. Бу кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Без гаиләбез белән үзебез дә милли җанлы кешеләр буларак, оныкларыбызның өчесен дә татар гимназияләрендә укытып, камил рәвештә татарча сөйләшә торган итеп тәрбияләп үстердек. Шуларның берсе – Айрат Ибраһимов «ШАЯН ТВ» каналы оешкан көннәрдән башлап, шушы оешмада инженер-программист булып эшли. Шуңа күрә дә якын безгә бу оешманың эшчәнлеге. Без аларның башкарган эшләре белән кызыксынып, күзәтеп барабыз.
«ШАЯН ТВ» каналының эшчәнлеге милләтебез файдасына хезмәт итеп, озын гомерле булуын теләп калабыз.
Рәфкать ИБРАҺИМ,
Казан шәһәре
Комментарии