Юк белән ТУК булу

Депутатларның, ил җитәкчеләренең сөйләгәнен хәйран калып тыңлыйм. Алар шулчаклы эчкерсез, матур итеп халык язмышын кайгыртып сөйлиләр. Әгәр үзем башка бер илдә яшәп, аларның сөйләгәнен тыңласам, һичшиксез: «Их, нигә Русиядә яшәмим икән?» – дип, уфтанып куяр идем. Ярый әле алай уфтанырга урын юк, Аллаһыга шөкер, Русиядә яшим. Тик менә үзем шушы илдә яшәгәч:«Ни өчен соң җитәкчеләребез халыкны кайгыртып сөйләүгә карамастан, безнең халыкны адым саен алдыйлар, адым саен талыйлар?» – дигән сорауга җавап таба алмыйча интегәм. Әгәр депутатлар: «Иң әүвәл халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга кирәк», – дип сөйләсәләр, һичшиксез, гади халыкны талый торган берәр закон чыгарып куялар. Юк, алар таларга кирәк дими, яхшы ният белән, халыкны алдан әзерләп, теге яки бу законның кирәклеге хакында телевизордан ышандырып сөйлиләр, газеталарда язып чыгалар.

Менә -коммуналь хезмәте күрсәтә торган оешмаларның талавын гына карап карыйк. Бөтен ил җитәкчеләре белә һәм, авыз тутырып, өчен түләүләрне 5-6 тапкырга артык алулары хакында сөйлиләр. Алар сөйләгән саен халыкны тагын да ныграк талыйлар. Югыйсә, чыннан да, халыкны кайгыртып сөйләүләре хак булса, бәяләрен 5-6 тапкыр киметеп кенә куясы. Юк бит, бәяләре арта гына, әйтерсең лә, берничек туктатып калып булмый торган Торнадо гаепле. Җитәкчеләр белә, «тырышалар», ләкин менә берничек тә туктата алмыйлар инде. Хәтта телевизордан «» дигән тапшыру ачып җибәреп, әкиятләр дә күрсәтәләр, янәсе халык мәнфәгатьләрен кайгырталар.

Һәр фатирга су күләмен исәпли торган җайланмалар (счетчик) куйдырттылар, шуннан соң без суны исраф итмәскә тырышып яши башладык. Әмма халыкның суны әз агызуы торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә ошамады һәм ОДН (обще домовые нужды) дигән закон уйлап чыгардылар. Хәзер торак-коммуналь хезмәткәрләре, ярыша-ярыша, кеше кулланмаган кайнар суга да, салкын суга да кубометрларны рәхәтләнеп язалар.

Әйтик, мин яши торган йорт – 120 фатирлы. ОДНны һәр фатирга ай саен, уртача, 4әр куб. язалар. Димәк 120 фатирга 480 тонна кулланылмаган су языла. Безнең шәһәрдә, диаметры 100 метрлар чамасы булган бик матур күл бар, менә безнең йортка гына язылган ОДН суы нәкъ шул ике күл чаклы була. Шушы күләмдәге суны ташыр өчен 10 тонна сыешлы 48 «КамАЗ» кирәгер иде. Шул чаклы су белән безнең шәһәрнең һәр урамын юып чыгарга була. Бу бер йортка язылган ялган кубометрлар. Ә бит без фатирларга менә торган баскычларны юучы-җыештыручыга да суны фатирдан, үзебезнең исәпләү җиһазы аша агызып бирәбез. Алай гына түгел, шушы кулланмаган су күләмен «Водоотведение» графасына да кертеп язалар. Август аенда гына кайнар суның бер кубы 99 сум 26 тиен булса, сентябрьдә инде –102 сум 86 тиен; салкын суның бер кубы августта 24 сум булса, сентябрьдә инде – 25 сум 11 тиен; суны агызып җибәрүнең (водоотведение) бер кубы – 21 сум 93 тиен. Әле тарифлар кыйммәтләнү хакында бер сүз дә булганы юк.

Инде бер йорттан кулланмаган су өчен генә дә күпме талап алганнарын хисаплап карыйк. ОДН гел салкын су гына язылган булса да, 4 куб өчен 100,44+87,72=188 сум 16 тиен була. Әгәр шул 4 кубның 2 кубы кайнар су булса 255,94+87,72=343 сум 66 тиен килеп чыга. Бу бер фатирдан законлаштырылган рэкет нигезендә талап алган акча. Шәһәрдә 15 мең генә фатир булса да, талап алынган акчаның күләме 5 миллион 150 мең 400 сум була, бу һәр айны шулай. Мин монда уртача күрсәткеч белән алдым. Кайсыбер фатирлардан 7-8 куб ОДН алалар. Менә монда инде халык мәнфәгатьләрен ничек кайгырту ачык чагыла. Гомер эчендә күрсәтелмәгән төрле төзекләндерү хезмәтләрен инде язып та торасы юк.

Менә шулай таланган халыкны шатландырып телевизордан реклама күрсәтәләр. Русиядә газ запасы бөтен дөнья запасының 18% ын тәшкил итә, Русия газ чыгару буенча беренче урында тора икән. Реклама: «Мы россияне» дип тәмамлана. Бу рекламаны:«Без газны күп табабыз, әмма ул Русиялеләр өчен түгел, ә төньяк һәм көньяк агымнары аша дусларга озатабыз, ә Русиялеләрне юк белән тук итәбез», – дип аңларгадыр инде.

Мин элек «Юк белән тук булу»ны аңламый идем. Менә урыс теленнән «БОМЖ»ны тәрҗемә иткәч аңладым. Торак урынсыз калучы – ТУК була икән. Фатирда яшәү бәяләрен түли алмаслык дәрәҗәгә җиткерәләр дә, фатир хуҗасын хөкемдарлар куып чыгаралар һәм теге, кичә генә фатирлы булган кеше, ТУК була да куя. Менә сиңа «Юктан – ТУК булу» шулай була икән бүген.

Менә Төрекмәнстанда халык мәнфәгатьләрен Русиядәге кебек «яхшы» кайгырта белмәгәч, торак өчен гомумән түләү юк икән. Анда хәтта пенсионерларга ай саен20 литрбензин бушка бирәләр.

Кардәшем белән хат алышып торам. Ул әйтә: «Бездә фатирга түләү юк инде, шуның өчен пенсия әз бирәләр, Русия пенсионерлары чаклы гына алабыз», ди.

Бензин дигәннән, безнең җитәкчеләрнең авыл хуҗалыгын аеруча кайгыртып сөйләве дә күңелгә май булып ята. Тик менә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән шөгыльләнүче фермерлар ничек итеп җир эшкәртергә тиеш икән? Һич аңлый алмыйм. Трактор өчен ягулык 92 маркалы бензиннан дә кыйммәт тора. Бер литр ягулык сатып алу өчен4 литрсөт сатарга кирәк. Ә бит СССР вакытында1 литрсөткә5 литрягулык алып булганда да колхозларга дәүләттән өстәмә (дотация) түләү бар иде.

Инде юл һәлакәтләренең артуы да куркыныч төс алды. Статистик мәгълүматларга караганда, руль артына утырып юлга чыгу, Әфганстандагы сугышта катнашканга караганда да куркынычрак. Депутатлар шул юл һәлакәтләрен киметү өчен нинди генә законнар уйлап чыгармады. Ни кызганыч, яңа закон чыккан саен транспорт-юл һәлакәтләре бермә-бер арта гына. Ни өчен? Чөнки һәр яңа чыгарылган закон машина хуҗаларын талауга гына кайтып кала.

Менә көпә-көндез ут кабызып йөрергә кирәк, дип закон чыгардылар. Юлда һәлакәтләр артты гына, чөнки көндез ут кабызып йөргәч, беренчедән, ут яктысы күзне алдый, үзе алдыннан баручы машинаны узарга чыгасы шофер каршыга килгән машина арасындагы араны һәм тизлекне төгәл чамалый алмый. Икенчедән, ут кабызып килгән машина алдыннан утын кабызмаган машина килә торган була (мондый очракка үзем дә берничә тапкыр юлыктым) һәм узарга уйлаучы шоферның игътибары ут кабызып килгән машинада була. Ул, алдан килгән утсыз машинаны күрми калып, аның каршысына чыга да һәлакәткә юлыга.

Әйтик, Татарстанда 40% юл билгеләре дөрес куелмаган. Моны хәтта Татарстанның баш инспекторы да белә, бу санны ул үзе әйтте. Ул юл билгеләрен дөресләп кую мөмкин түгелме? Әллә табигать шартлары комачаулыймы? Әллә ул юл тамгаларын җиде башлы Аждаһа саклап утырамы? Аңлый алмыйм инде. Яхшы юллар төзү турында уйлап та карамыйлар: «Ты что, это же Россия», дип кенә җибәрәләр. Күрәсең бездә яхшы юллар булса, Русиянең имиджы югала торгандыр.

Ә бит транспорт-юл һәлакәтен киметү өчен бары тик яхшы юллар төзеп, күрсәткеч юл билгеләрен тиешле урынга гына куеп, транспорт-юл инспекторлары шоферларны талау белән түгел, ә һәлакәтне һәм руль артына эчеп утыручыларны булдырмау белән шөгыльләнергә тиеш. Күп тә кирәкми югыйсә!

Инде тагын бер өлкәдә халыкны кайгыртулары хакында әйтми калу мөмкин түгел. Дөнья булгач төрле хәлләр була. Кайбер кешегә чит илләрдә генә (!) операция ясап тернәкләндерү мөмкин булган чир барлыкка килә. Менә шул чирлегә ярдәм итү өчен, әнә шул пенсиясенең яртысын торак-коммуналь хезмәтләр түләп иза чиккән халыкка мөрәҗәгать итәләр. Югыйсә Русиядә 150ләп миллиардер бар. Аларның акчасы 20-30-40 һәм аннан да күбрәк миллиардлар белән исәпләнә. Шул миллиардерларның берәрсе ярдәм итәме? Юк. Ни өчен? Чөнки ул кеше кайгысына игътибар итәрдәй булса, миллиардер да була алмый, халык байлыгын урларга аның вөҗданы кушмас иде.

Халык мәнфәгатен кайгырткан илдә «Ярдәм фонды» оештырылыр иде. Ә бит бары тик 20 млрд. сум акча, һәр көнне 1 млн. сумлык ярдәм күрсәтеп торсаң да 54 елдан артык вакытка җитәр иде. Юк шул, бездә әнә шарманка уйнаучы, туп тибүче бер легионер сатып алыр өчен дә дистәләрчә миллион евро туздыралар, әмма инде кеше исәнлеге өчен бер тиен дә тотылырга тиеш түгел. Бу безнең матур сөйләүче җитәкчеләрнең кредосы булып тора күрәсең?! Әлеге уеннар фанатлар тәрбияли. Ул фанатлар шул стадионнарны җимерәләр, урамнарда машиналарны яндырып йөриләр. Яхшы бит. Ниндидер чирле балага, яисә һәлакәткә юлыккан кешегә ярдәм итеп ятмаслар бит инде.

Инде авыллардагы мәктәпләрне ябып, авылларны бетерү дә шул ук халык мәнфәгатен кайгыртучылар эше. «Балалар әз булган мәктәпләрдә укытучылар тотарга акча юк», дип башланган эш үз эшен эшли. Балалар кыш көне чирлиләр, дәресне яхшылап тыңлый алмыйлар, йокылары туймый, автобус белән юл һәлакәтенә очрап торалар. Иң мөһиме, балаларны йөртә торган автобусларны күзәтер өчен кулланыла торган ГЛОНАСС системасы гына да ничәмә миллион доллар тора торгандыр, анысы безгә мәгълүм түгел, әмма балалар надан калса яхшырак, наданнар белән идарә итәргә дә ансатрак. Әле тагын бер мөһим һәм кызык әйбер бар, балаларны йөртә торган автобуска, шул авылда торган укытучыны утыртып йөрергә ярамый. Барысы да халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнәдер инде, «рәхмәт» төшкереләре.

Рәсим ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии