- 06.01.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023. №51 (27 декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Сүземне ерактан башлыйм әле. Мин үзем Олы Елга авылының 8 еллык мәктәбен тәмамладым. Авыл балалары, бигрәк тә малай-шалайлар, күбрәк урамда уйнарга ярата идек. Билгеле инде, дәресләрне әзерләп бетергәч. Анда да әле әниләр эш кушмасалар гына. Урамда уйнап кергәч, кулга кызыклы китап алып укый идек. Кызыклы китапларны укый башлавыбыз да үзебезне укыткан укытучыларыбыз кушуы буенча гына дисәм дә дөрес булыр. Сыйныф җитәкчебез дәрестә үткән темаларга карап, китапханәдән безгә китаплар алып укырга куша иде. Без малайлар китапны ала идек тә, кайберләрен укып чыкмасак та, китапханәгә илтеп, икенчесен ала идек, янәсе без китапны күп укыйбыз. Китапханәче Сания апа безнең хәйләне тиз сизеп алды. Китапны китергәч тә эчтәлеген сөйләтә башлады. Шуннан соң инде китапларны укып чыккач кына илтә башладык. Китапка бит укый-укый гына тартыласың. Бала вакытта андагы геройлар рәтенә үзеңне куя башлыйсың, алар белән төннәрен саташып чыгасың.
Хәзер ата-аналар балалары тәпи йөреп, кулларына әйбер тотарлык көч җыйгач, үзләренә комачауламасыннар дип, кулларына планшет, телефон тоттыралар. Алар телефонга ияләшеп китә, хәтта мәктәптә дә аннан аерыла алмыйлар. Кызыклы китаплар уку түгел, кайберләре дәресләрен дә җитәрлек дәрәҗәдә үзләштереп бетерә алмый әле.
Язмамның башын «Тырышкан табар – ташка кадак кагар» дип куйган идем. Менә шулай тырышып, мәктәп укучыларын китапханәләргә җәлеп итеп, китапларны яратып укырга өндәп йөрүчеләр бар әле. Шуларның берсе – китапханәче Гөлнара Рәшит кызы. Ул 26нчы, 54нче мәктәп, 10нчы, 37нче гимназияләр белән тыгыз элемтәдә тора. Мәктәпләргә барганда укытучылар сораган китап-журналларны да алып бара. Укучы балалар алдында чыгышлар ясый, китапханәгә чакыра.
Кесә телефоным шалтырады. «Вакыйф абый, бу мин, Гөлнара. Борчуым өчен гафу итегез, вакытыгыз булса, сезне 10нчы гимназиянең 8нче сыйныф укучылары белән үткәреләсе «Китап укучылар» кичәсенә чакырабыз», – дип әйтте. Мин инде үземнең ризалыгымны бирдем. Билгеләнгән вакытта Побежимов урамында 47нче йортта урнашкан 25нче китапханәнең ишеген ачтым. Килеп керүгә китапханә җитәкчесе Ахманова Галина Александровна, китапханәче Галиева Гөлнара Рәшит кызы мине ачык йөз белән каршы алдылар.
Укытучы Инзил Илфак улы җитәкчелегендә укучы балалар да китапханәнең уку залындагы урындыкларга урнаштылар. Китапханә җитәкчесе Галина Александровна балаларга китапханәдә төрле темаларга кагылышлы китапларның күп булуын, аларны өйләренә алырга, вакытлары булса, монда укып утырырга да мөмкин икәнен әйтте.
Гөлнара Рәшит кызы: «Вакыйф абый, сезнең үзегезнең дә китабыгыз басылып чыккан. Әле Рафаэль Сальмушев абыйга Олы Елга авылының тарихын язганда кирәкле материаллар тупларга булышкансыз. Шулар турында берничә сүз әйтеп китмәссезме?» – дип сорады.
Мин инде үз чиратымда ничек итеп Рафаэль абыйга булышуымны, үземнең балачагым турында язган китабым турында кыскача гына сөйләдем. Балаларга «китапларны яратып укыгыз, бәлки үзегез дә киләчәктә китаплар яза башларсыз», дип әйттем. Укучы балалар елмаешып куйдылар, кайберләренең йөзендә уйлану чагылып үтте. Аларның сорауларына җавап бирдем.
10нчы гимназия укучылары, алар белән килгән Инзил Илфак улы бу кичәгә чакырулары өчен китапханәчеләргә рәхмәт әйттеләр.
25нче китапханә хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, фидакарь хезмәтләрендә уңышлар теләп калам.
Вакыйф КЫЯМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии