Бишбалта. «Урак һәм Чүкеч» заводы

Бишбалта. «Урак һәм Чүкеч» заводы

Сентябрь аенда илебездә машина төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Машина төзелеше – Русия икътисадының төп тармакларыннан берсе. Татарстан машина төзелешен үстерү буенча илдә алдынгы урыннарның берсен алып тора.

Республикадагы машина төзелеше тармагының башлангычында торган ветеран завод – «Урак һәм Чүкеч» – үзенең 170 еллыгын билгеләп үтәр иде. Тик, кызганыч, бүген бу завод юк. Ул Советлар Союзында канат юллары һәм конвейерлар чыгаручы бердәнбер завод иде. Аны фаҗигале язмыш сагалаган булып чыкты.

1718нче елда Пётр Беренче Русия флотын торгызу максатында кораблар төзү эшләрен башкару өчен Бишбалта янында Адмиралтия бистәсен төзү турында фәрман чыгара. Шул вакыттан алып артельләр, урман кисүчеләр һәм агач материаллары җитештерүче (Пётр I аларны «лашманнар» дип атаган) һөнәрләре, пешкәкләр һәм тапшыргыч каешлар ясый торган күн артельләре, җилкән, брезент ясау өчен җитен комбинаты, судноларны корал белән тәэмин итү өчен казна дары заводы барлыкка килә. Ә менә судноларны ремонтлау һәм металл әйберләр – якорьлар, чылбырлар, тоташтыргыч-беркеткечләр һ.б. ясау эшенә Русиянең II гильдияле сәүдәгәре А.Н. Свешников алына. Бу 1851нче елда була. Завод «Сәүдәгәр А.Н. Свешниковның чуен кою, машина төзелеше, тимерчелек-казаннар ясау һәм механика заводы» дигән яңгыравыклы исем йөртә. Бу Казан губернасында һәм Казан шәһәрендә беренче машина төзелеше заводы була.

Башлангыч чорда заводта 5 тимерче сандалы, чуен һәм бронза-җиз эшләнмәләр кою өчен эретү миче һәм 3 тимерче учагы була. А.Н.Свешников, саранланып тормыйча, завод үсешенә шактый акча кертә. 1877нче елда, аның вафатыннан соң, завод улы А.А. Свешниковка мирас булып күчә. 1911нче елда сәүдәгәр А.А. Свешников, бурычларыннан котылу бәрабәренә заводны инженер Н.П.Ярцевка сата, анысы үз чиратында җитештерүне үстерә һәм камилләштерә башлый. Сугыш башланыр алдыннан Елга аръягында эшчеләр һәм халык өчен беренче тапкыр «Кинема» төзелә, соңрак анда «Звезда» кинотеатры ачыла. Завод 1914нче елда башланган беренче бөтендөнья сугышы өчен дә заказлар үти.

Елга аръягы пролетариаты белән бергә завод эшчеләре дә катнашкан 1917нче елгы Октябрь революциясе чорында заводның үсеше тоткарлана, ул үз эшчәнлеген туктата. 1918нче елның 1нче июлендә завод национальләштерелә. Август аенда Казанны ак чехлар ала, ә 1918нче елның 10нчы сентябрендә шәһәр азат ителә. Ак чехлар белән бергә завод хуҗасы Н.П. Ярцев та кача. 1921нче елга кадәр завод эшләми. 1922нче елда Халык Комиссарлары Советы карары белән завод авыл хуҗалыгы инвентаре, җиһазлар һәм авыл ихтыяҗлары өчен башка эшләнмәләр җитештерү өчен үзгәртеп корыла. Ил моңа мохтаҗ була. Заводның исемен дә үзгәртәләр. Ул «Урак һәм Чүкеч» – «Серп и Молот» заводы дип атала башлый.

1920нче еллар ахырында илне индустриальләштерү башлана. Бу шаукым заводка да кагыла. 1931нче елда аны СССР «Союзтранстехпром»ы карамагына күчерәләр. Завод конвейерлар һәм башка эшләнмәләр чыгара башлый.

1941нче елда Бөек Ватан сугышы башлана. Күп эшче-хезмәткәрләр Ватанны сакларга китә, ә калганнары 3 сменада заводта эшләп, СССР Оборона министрлыгы кушуы буенча снарядлар, каскалар, сапёр көрәкләре һәм башка эшләнмәләр эшләп чыгара.

Заводның 130 еллыгын билгеләп үткәндә миңа завод музеен булдыруда актив катнашырга туры килде. Җитештерелгән эшләнмәләрнең барлык үрнәкләре, чыгарыла торган җиһазларның макетлары, завод хезмәтчәннәренең һәм завод эшчеләре-фронтовикларның фотосурәтләре әлеге музейда тупланды. Ул кешеләр арасында Советлар Союзы Герое да бар. 1940нчы елда заводта токарь булып Иовлев Владимир Александрович эшли, аннары Совет Армиясе сафларына алына һәм сугышның беренче көннәреннән үк Ватан өчен көрәшә, танкист була. 1944нче елда капитан дәрәҗәсендә һәлак була. Аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Завод территориясендә сугыш елларында эшләгән сугыш ветераннарына һәм тыл ветераннарына багышланган стенд та корылды.

Сугыш чоры документларыннан серлелек грифы алынганнан соң завод эшчеләренең Җиңүгә керткән өлеше турында яңа сәхифәләр ачылды. 1930нчы еллар ахырында Ленинград шәһәрендә И.В. Курчатов җитәкчелегендә «Уран» лабораториясе төзелгән була. СССР Дәүләт Оборона Комитеты рәисе И.В. Сталин боерыгы буенча 1942нче елның 5нче октябрендә Ленинград шәһәреннән самолёт белән Казан шәһәрендәге «Урак һәм Чүкеч» заводына 20 кг уран һәм физик тикшеренүләр үткәрү өчен 200 кг авырлыктагы аппаратура китерелә. Илнең бөтен уран запасы шушында урнаштырыла. Атом бомбасын булдыру өчен «Урак һәм Чүкеч» заводында И.В. Курчатов җитәкчелегендә профессор Ланге центрифугаларында уранны баету эшләре башлана. Центрифугалар үзләре дә шушы ук «Урак һәм Чүкеч» заводында әзерләнгән.

Күптән көтелгән Җиңү көне килә. Завод автомобиль сәнәгате өчен пластинчалы конвейерлар, тау һәм күмер чыгару сәнәгате өчен канат юллары, пассажирлар йөртүче канат юллары өчен узеллар һәм детальләр һәм халык кулланышы товарлары җитештерүгә күчә.

1960нчы елларда заводны энергияле һәм максатчан директор Мирсәет Мөхәммәт улы Рәхимкулов җитәкли. Завод яңа төзелә торган автогигантларны – КамАЗны һәм Тольяттидагы заводны җыю конвейерлары белән, тау һәм күмер чыгару сәнәгате тармакларын, үсеп килүче туристик индустрияне канат юллары белән тәэмин итәргә тиеш була. Заводны реконструкцияләү зарурлыгы туа. 1970нче еллар башында, КамАЗ төзелеше белән бәйле рәвештә, Татарстанга СССР Премьер-министры А.Н. Косыгин килә. Директор ничек итсә-итә, әмма әлеге олы кунакны һәм КПССның Татарстан Өлкә Комитеты беренче секретаре Фикрәт Табеевны заводка чакыра. Аларның визитыннан соң КПСС Үзәк Комитетының заводны реконструкцияләү һәм завод хезмәткәрләре өчен социаль мәсьәләләрне хәл итү турындагы Карары барлыкка килә. Бишәр катлы ике йорт, балалар бакчасы, эшчеләр өчен биш катлы тулай торак, Аккош күлендә «Ялкын» пионер лагеры төзелә. КПССның Казан шәһәр комитеты йөкләмәсе белән М. Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында пассажирлар йөртүче канат юлы төзелә һәм шәһәргә бүләк итеп тапшырыла. Тольятти шәһәре автозаводына җыю конвейерлары куела. Шулай ук КамАЗ өчен дә заказлар үтәүгә керешәләр.

Алга таба завод хезмәткәрләре өчен Казанда беренче буларак 14 катлы биек торак йорт төзелде. М. Рәхимкулов Идел ярында, Адмиралтия бистәсендә «кече Пицунда» төзергә хыялланган була. Кызганыч, өлгермәде. Каты авырудан соң вафат булды. Заводны реконструкцияләү эшләре туктатылды, финанслау да бетте.

Завод директоры итеп Н.И. Арининны билгеләделәр. Заводны реконструкцияләү төгәлләнде, «Звезда» кинотеатры реставрацияләнде, тагын 14 катлы ике йорт төзелеп бетте, газ котельные төзелде, микрорайонга хезмәт күрсәтүче барлык коммуникацияләр булдырылды. Тимер юл һәм Идел елгасы арасында заводның футбол кыры, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, өстәл уеннары өчен өстәлләр булган спорт-сәламәтләндерү зонасы барлыкка китерелде. Кызганыч, боларның барысын да тар-мар иттеләр, юкка чыгардылар.

Завод Кырымдагы Ай-Петри тавына канат юлы төзелешендә катнашты, Вьетнам, Югославия, Болгария, Кубага продукция җибәрде.

Үзгәртеп корулар чорында ил һәм республиканың күп кенә сәнәгать предприятиеләре эшләүдән туктады. Исеме Клара Цеткин (безнең шәһәргә һәм микрорайонга бернинди катнашы булмаган шәхес) дип үзгәртелгән Бишбалта урамында уннан артык сәнәгать, төзелеш, җиңел сәнәгать предприятиеләре: «Сантехприбор» заводы, бишенче төзелеш тресты, Вертолёт берләшмәсе, Шарик-подшипник заводы, ШМАС, Медаппаратура заводы, Металл әйберләр заводы, «Татавтотранс» төзелеш-монтаж идарәсе, 8нче мех фабрикасы, Ритуаль хезмәтләр комбинаты һ.б. үз эшләрен туктатты. «Урак һәм Чүкеч» заводы да бу афәткә юлыкты.

Вьетнам базарындагы янгыннан соң «Урак һәм Чүкеч» заводында ашыгыч рәвештә «Адмирал» дигән яңгыравык атамалы сәүдә үзәге ачылды. Ләкин 2015нче елның 11нче мартында ул да янды.

Завод юк, әмма завод хезмәткәрләре көче белән төзелгән йортларда яшәүчеләр бар. Алар – гомерләре буе шушында эшләгән сугыш, хезмәт ветераннары, аларның балалары, оныклары, династияләрнең туганнары.

Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Адмиралтейство бистәсен үстерүгә зур игътибар бирә. Микрорайоныбызны чәчәк ата торган бакчага әверелдерү, Казанның иң матур урыны итеп үзгәртү буенча проектлар эшләнде.

2019–2020нче елларда мин Казан шәһәре эчендәге бердәнбер татар авылы Бишбалтаны саклау буенча проект эшләдем. Ул Министрлар Кабинетына, Казан шәһәре мэриясенә тапшырылды. «Урак һәм Чүкеч» заводына мөнәсәбәтле рәвештә, мин проектта хәзергәчә сакланып калган биналарны һәм коммуникацияләрне кулланырга һәм университет төзергә тәкъдим иттем. Өстәмә итеп, русча, татарча, инглизчә, казахча һәм кытайча белем бирә торган Полилингвистик университет төзергә, ягъни көчле үсеш алучы «Ефәк юлы» проектына хезмәт күрсәтү буенча белгечләр әзерләргә тәкъдим итәм. Аны «Адымнар» дип йөртсеннәр. Бу М.Ш. Шәймиев инициативасы белән эшли башлаган «Адымнар» урта мәктәпләрен тәмамлаган укучылар өчен беренче университет булачак.

Язмам ахырында Клара Цеткин урамындагы элек заводның инструменталь цехы, техник бүлеге, ике китапханәсе һәм модель цехы булган, хәзерге вакытта «Пятерочка» кибетенә бирелгән 4 катлы бинага мемориаль такталар куярга тәкъдим итәм.

Хезмәт ветераны Гарәфетдин ХИСАМЕТДИНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии