Мөнирә Булатовага Г.Тукай премиясе тиеш!

15 февральгә кадәр Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар күрсәтү бара. Газета редакциясе һәм укучылары исеменнән РСФСРның халык артисты, 2 “Хезмәт кызыл байрагы” орденлы Мөнирә Булатованы шул премиягә тәкъдим итик әле, дуслар. Соңгы 10 елда мин бу тәкъдимне төрле газета битләрендә – “ВТ”, “ТЯ” һәм башкаларда язып чыккаладым, күтәреп алучы гына булмады.

Атаклы җырчы заманында Муса Җәлил белән аралашып яшәгән, аның иҗатын пропагандалаган соңгы кешеләрнең берсе. Ул 3 ел театр директоры, 10 ел театр әһелләре берлеге җитәкчесе булган, 15 ел культура институтында укыткан. Заманында шәһәр Советы депутаты, Совет-Чехословакия дуслыгы җәмгыятенең республика бүлеге рәисе булган, Актерлар йортын төзеткән. Мөнирә Булатова йолдызы Казанның Бауман урамында Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һәм башкалар белән рәттән асфальтка да түшәлгән. Мин белгәннәре генә әле бу. Быел аңа май аенда 97 яшь тула, әлегә исән-сау. Казанда булган газета хезмәткәрләренә бу премия мәсьәләсен хәстәрләп йөрү авыр булмас иде диясем килә.

“ВТ” газетасы (22.01.2011) “Быел Чуашстанда Фәтхи Бурнаш исемендәге бүләкне җырчы-педагог, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Мөнирә Булатовага тапшырдылар”, – дип хәбәр итте. Ул бик озак еллар опера һәм балет театры солисты булды. Җырчының төп партияләре: Тузгак, Хәят (“Алтынчәч”, Муса Җәлил, Нәҗип Җиһанов), графиня (“Пиковая дама”, Петр Чайковский). Мөнирә Булатова Казан мәдәният институты студентларының да яраткан педагогы иде.

“Мөнирә Булатова Чуашстанның Козловка районы Кармыш авылында Шәфикамал һәм Закир Бикбулатовлар гаиләсендә туа. 1939 елны Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясендә белем ала. Аның беренче концертын Муса Җәлил оештыра һәм ул Татарстан язучылары клубында үтә. Җырчы театрларының яшь иҗади көчләре арасында үткәрелгән смотрда беренче тапкыр С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, Җ.Фәйзи, М.Мозаффаров кебек яшь татар композиторларының әсәрләрен башкара. Ул татар совет музыкасы мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә”, – диелә газета хәбәрендә.

Мөнирә Булатовага Г.Тукай премиясе дә тиеш! Бу бик күпләрнең теләге, бу теләкне Президентыбыз та ишетсен иде.

Хәким ГЫЙЛәҗЕВ,

Русия журналистлар берлеге әгъзасы, хезмәт ветераны. Азнакай шәһәре.

Рәсемдә М. Булатовага 90 яшь. Р. Бушков фотосы.

Мөнирә Булатовага Г.Тукай премиясе тиеш!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии