Тәкъдимем бар

Рус халкының «Нет худа без добра» дигән мәкале бар. Ягъни бер яманлык яхшылык та алып килә, дигән сүз була инде. Коронавирус аркасында ничә ай буе өйдә ятарга туры килсә дә, өйдә ятып гарык булсак та, моның файдалы ягы да булды минем өчен. Бу бигрәк тә сәламәтлек саклау өлкәсендә нык сизелде.

Моңарчы хастаханәдә табибка керергә талон алырга яки өйдән торып язылырга теләсәң, атналар буе талоннар булмый торган иде. Элек рецепт кулга төшереп, аптекага керсәң, ул дару беткән була иде. Киләсе айда була, дип, ышандырып, чыгарып җибәрәләр иде дә, вәссәлам. Шулай көтә торгач, ул рецептның срогы да чыгып куя. Ә бу коронавирус чыккач, рецепт кирәк булса, язып алалар да, волонтерлар 2-3 көн дигәндә өеңә китереп тә бирә. Үзләре шундый ягымлылар: «Тагын берәр гозерегез юкмы?» – дип сорап кына торалар. Инде йомышың төшеп, поликлиникага барсаң, ишек төбеннән үк температураңны үлчиләр. Әби әйтмешли, «әкиятство» бит бу!

Кыскасы, Русиянең сәламәтлек саклау министрына бу таҗлы вирус беткәннән соң да поликлиникаларда хәзерге тәртипне даими сакларга, волонтерларны хастаханә штатына кертеп, аларга яхшы гына хезмәт хакы да түләргә иде дигән тәкъдимем бар.

Рәис ГАЙНЕТДИНОВ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии