Татарстан Президентына ачык хат

Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм энем! Үгезне мөгезеннән эләктерә белүче, алдан күрүче, ару-талуны белмәс, җилнең кай тарафтан искәнен төгәл белүче беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев белән берлектә Сез Татарстан хөкүмәте башлыгы буларак, соңгы ун ел дәверендә җөмһүриятебезнең үсешенә зур өлеш керттегез.

Рөстәм энем, бу – ялтыравыклы медальнең бер ягы гына. Аның икенче ягы тутыккан, кеше ышанмаслык хәлдә. Сез – Президент, Илсур Метшин – Казан мэры булган соңгы ун елда түбән катлам халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе ун тапкырга аска тәгәрәде. Халык ач, ялангач, ярсулы, нәфрәтле. Казан шәһәренең Идел буе районы, Мирный, Петровский, Кояшлы, Казанская Усадьба, Борисково, 33нче Хәрби шәһәрчек, Майский микрорайоны халкы, күпсанлы бакчачылар, балыкчылар, гөмбәчеләр, табигать яратучылар, шәһәрнең 3нче поликлиникасына, МКДЦ, 18нче хастаханә, ДРКБ, РКБга баручы балалы хатын-кызлар, карт-карчыклар, авырулар Сезгә бик рәнҗүле. Хикмәт шунда, хөрмәтле Президент, 2012нче елга кадәр без 69, 69а маршрут автобусларына утырып, нибары 18 сумга Казанның өч районы аша узып, Идел буе, Вахитов, Совет районнарындагы кирәкле җиребезгә барып җитә ала идек. Ә тагын да элгәре елларда 142, 146нчы автобуслар Казанның дүрт районына йөреп торды. Хәзер автобуслар йөрми, тукталышлар пляждагы кызынучыларны кояштан саклый торган «гөмбә»ләр генә. Һәр яктан стеналары ачык, салкын җил өреп тора. Кар-яңгырдан, салкыннан ышыкланырдай түгел алар. Элек 69нчы автобуска утырып барып җитә ала торган объектларга хәзер өч, хәтта дүрт транспортка утырып барырга кирәк. Өчне утызга тапкырлагач, 90 сум була. Димәк, без 5-7 тапкыр күбрәк түлибез хәзер. Бу бит гаиләнең айлык кеременең бик зур өлешен тәшкил итә. Юл йөргән өчен генә дә шулкадәр түләгәч, халык нинди акчага ашарга алырга, фатир өчен түләргә тиеш?

Троллейбуслар электр белән берәр чатаклык килеп чыкса, йөрүдән туктый. Кыш көне кайсыбер көннәрдә салкынлык 30 градус та булырга мөмкин. Баласын бакчага илтүче, яки авырып киткән баласы белән поликлиникага баручы аналар, мәктәп укучылары, эшкә ашыгучылар, картлар шул ачык тукталышларда җилдә калтырап басып тора.

Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм әфәнде! Без болар турында Сезгә инде хатлар белән дә, интернет аша да, төрле юллар белән хәбәр итәргә тырышып карадык. 8-10 ел дәвамында бер генә хатыбызга да җавап булмады. Аптырагач, Гает бәйрәмнәре көнендә 3 тапкыр төнлә Мирный бистәсеннән Гали мәчетенә кадәр җәяүләп бардым. Сезне күреп сөйләшеп булмасмы, яки хат булса да биреп булмасмы, дип. Намаз башлануга 3-4 минут кала беренче рәткә әзмәвердәй егетләрне кертеп утырттылар. Намаз тәмамлануга Сезне тагын теге егетләр чорнап алды. Өметләр өзелде.

Рөстәм энем, бер мизгелгә генә дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, үзегез Президент булган елларда «Гади халыкка файдалы ниләр эшләдем?» – дип уйланыгыз әле. Сугыш чоры балаларына әлегә кадәр берни дә юк, ә Русиянең 30 төбәгендә аларга ташламалар бар.

Сугыш бетүнең 75 еллыгына миңа – 5 яшьтән әтисез калып, инде 84 яшенә җиткән бабайга, Казан шәһәре Синтетик каучук заводында 40 ел эшләп, «заслуженный ветеран завода» таныклыгы алган кешегә бер открытка да бирүче булмады. Бездә кешенең кадере юк. Мин шул заводта СССРда иң куәтле атом энергиясен тыныч максатларда кулланучы установка төзегән бүген бердәнбер исән кеше – «РВ–1200».

Быелның 26нчы апрелендә хатыным белән безнең гаилә корып бергә яши башлавыбызга 60 ел булды. Шул уңайдан 3 мең сум акча бүләк иттеләр. Ул балалар, оныклар белән бергә җыелып утырып чәй эчәргә дә җитмәде, билгеле. Ә үзегез нигә яшь гаиләләр таркала, ятим үсүче балаларның саны елдан-ел арта дип борчылып, ниндидер бер чара күрергә кирәк, дигән буласыз. Бу хөкүмәт тарафыннан бирелә торган сәдаканы 10 тапкырга арттырып (Мәскәүдә 60 мең бирәләр), бу гаиләләр турында радио-телевидение аша сөйләп, газета-журналларга язып торсалар, без, бәлки, яшь гаиләләргә күркәм үрнәк булыр идек.

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сез инде 3 тапкыр Татарстан Президенты булгач, аз гына булса да гади халыкны да бераз уйлагыз. Бездә халыкның 80-85 проценты бик авыр шартларда яши. Гаиләдә кеше башына 40 квадрат метр торагы булган пенсионерларның юл акчаларын кисү нигә кирәк иде? Яңа туган баланы ашык-пошык пропискага кертеп, аннан да ТБО өчен акча түләттерү? Ул ТБО–ККК өчен түләү, түләтү системасы бөтенләй дөрес түгел һәм бик күпкә кыйммәт. Тормыш-көнкүреш калдыклары өчен халык түгел, гипер-супермаркетлар, халык куллану товарларын җитештереп сатучылар түләргә тиештер. Үз йортымда яшәүче кеше буларак, кистереп әйтәм, бездә ТБО юк. Яна торган чүпнең барысын да прачкада кер юу өчен су җылытканда ягабыз.

Рөстәм энем! Сезнең белән, Минтимер Шәрипович белән 5-10 гына минут әңгәмә корасы килә дә бит… Инде Сезгә Аллаһы Тәгалә саулык-тазалык, сәламәтлек, күркәм зиһен бирсен иде. Сезне – кабат Президент кәнәфиенә утырган милләттәшебезне хөрмәтләп, Сездән Татарстан халкына йөз белән борыуыгызны көтеп калабыз.

РӘШИТ карт,

Казан шәһәре, Тынычлык бистәсе

Комментарии