Кәлҗемә ашатсаң, бәлки, безнең хәлне аңларлар иде

Кәлҗемә ашатсаң, бәлки, безнең хәлне аңларлар иде

Мин сайлауга бармадым. Барырга, Миңнехановны сайларга иде исәбем. Сайлау көне җитте дә уйлана башладым: нигә кирәк миңа сайлауга бару? Нәрсә бирә бу миңа? Барсам да, бармасам да, кем сайланырга тиешле – шуны сайлаячаклар, гомер-гомергә шулай булды бит, дигән фикер туды да, сайлауга бармый калдым.

Шуннан соң узган гомерләр, балачаклары сугыш чорына, аннан соңгы михнәтле елларга туры килгән хәзерге карт-карчыкларны түрәләрнең санга сукмаулары, аларның рәнҗеп яшәүләре искә төште. Карт-карчыклар кичергән авырлыклар, газаплар турында күп язылды ул. Ләкин нишләптер түрәләр аны белмәскә, ишетмәскә тырышалар. Санга сукмыйлар. Сугыш чоры балаларына ярдәм итәргә Мәскәү «добро» бирми, имеш. Башка өлкәләргә нишләптер «добро» бар, безгә юк. Ул елларда башка өлкәләрдәге кешеләр эшләгәндә, Татарстандагылар бот күтәреп яттылар микәнни? Менә гаҗәп! Уйлап карасаң, түрәләрнең күпчелеге шул ач-ялангач сугыш чоры балалары төзегән завод-фабрикаларны, колхозларны бетереп миллионер булдылар бит. Ул вакытта ил байлыгы – халык байлыгы, диделәр. Халык шуңа ышанды. Энтузиазм белән эшләде. Ничектер торгызырга, булдырырга тырышты, Стахановчылар, ударниклар барлыкка килде. Ә 90нчы еллардан соң «ваминчылар» барлыкка килде дә, булган бөтен ил байлыгын үзләштереп, миллионерлар булдылар. Оялмадылар да, кыенсынмадылар да, бөтен байлыкны ачыктан-ачык үзләштерделәр. Ул җитәкчеләрнең ничек булдырганын хәзер барыбыз да беләбез, күрәбез, ишетәбез, аңлыйбыз инде.

Алар булганны да бетерәләр бит әле, җитмәсә. Өлкән яшьтәге кеше буларак, җәмәгать мунчаларын бетерүләренә бик рәнҗим мин. Элек Лобачевский һәм Карл Маркс урамнары киселешендә мунча бар иде. Аны 70-80нче елларда яптылар, ахрысы. Тукай урамындагы мунчаны бетерделәр. Болак буенда ике мунча бар иде, аларны да бетерделәр. Дәрвишләр бистәсендәге мунчаны да ябалар, диделәр. Халык бик аптырап сорый башлагач, Яңа Савин районында мунча төзибез, диделәр. Төзегәннәр инде аны. Хәзер, имеш, андагы электр чыбыклары дөрес кертелмәгән, дип әйтәләр. Шуңа күрә эшләми, имеш. Кеше ышанмаслык сүзне хак булса да сөйләмә, диләр. Төзелгән бинага электр чыбыклары кертү проблемага әйләнгән икән хәзерге заманда. Ул бина, күрәсең, кемгәдер кирәк булгандыр. Хәзер кемнеңдер милкенә әйләнеп, анда башка нәрсә ачылгандыр инде.

Әйтсәң – сүз, төртсәң – күз, диләр. Бу һаман да шул сугыш чоры балаларын рәнҗетү бит. Шул чордагы кешеләргә кирәк ул мунча. Ванналарга керергә безнең инде хәзер аяклар да күтәрелми, балаларыңны, оныкларыңны көтеп яшәргә кирәк. Анда керә алсаң да, юынуның ничек икәнен үзегез беләсез. Мунчаның рәхәтлеге турында бик күп язалар бит. Андагы хуш исле пиннек белән чабынып, юынып, чистарынып, хушланып, рәхәтләнеп чыгып китәсең. «Җилкәнсезләр» пьесасында Оркыя туташ «Күмер кирәк, күмер, күмер!» дип кычкыра бит әле, минем дә шуның кебек: «Мунча кирәк, мунча, мунча!» дип кычкырасым килә.

Сугыш чоры балаларын җитәкчеләр исләренә төшерсеннәр өчен, мин бер тәкъдим кертәм. Без бала чакта ашаган кәлҗемәне әзерләп, шуны һәр өлкә җитәкчесенә, чиновникларга, депутатларга ашатып карарга иде. Йота алырлар иде микән? Өшегән бәрәңгедән крахмал ясап, шуны нәрсәләр беләндер әвәләп, коймаксыман нәрсә – аны әниләр липүшкә дип әйтәләр иде – ясыйлар, шул кәлҗемә була инде. Бәлки, шуны татып карасалар, безнең шуларны ашап ил төзегән балалар икәнне аңларлар иде. Хәзер без бетеп барабыз бит инде. Исән калган сугыш балалары да рәнҗеп яши. Колхозда эшләгәннәр хәзер дә ачынып искә ала. Төзедек, төзедек һәм бер көндә бөтен байлык юкка чыкты, диләр көнне-төнне ялгап эшләгән кешеләр. Шуны ничек аңларга кирәк менә?! Шуларны уйладым да, мин нәрсәгә барыйм инде сайлауга, барыбер алар ничек тели – шулай булачак, шулар сайланачак, дип бармый калдым.

Галия АРСЛАНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии