Кем уйлап тапкан?

Кем уйлап тапкан?

Әгәр дә мин, белем-мәгариф министры булсам, үз тарафымнан бераз үзгәрешләр кертер идем.

БДИ мәсьәләсен алыйк. Бүген аңа кагылышлы ниләр генә кыланмыйлар. Ай саен яңа кагыйдәләр уйлап чыгаралар, әйтерсең лә, министрларның башка эшләре юк. БДИ биреп караган кешеләр генә имтиханның ничаклы катлаулы икәнен белә. Хәтта кайбер укытучылар да бирелгән биремнәрне эшли алмый! Кайда соң хаклык? Укытучы да башкара алмаганны, бала ничек эшләргә тиеш?! Мин, министр булуымнан файдаланып, БДИны теләк буенча гына бирергә тәкъдим итәр идем. Әмма мондый очракта да кимчелек бар. Балаларның дәресләргә әзерләнүләре бетәр иде, БДИ бирәсе юк ич.

Әле БДИ мәсьәләсе – бер бәла. Барыбызга мәгълүм булганча, 2011 елның 1 сентябреннән мәгърифәткә кагылышлы яңа реформа гамәлгә керәчәк. 9-11 сыйныфларда, һичшиксез, укылырга тиеш булып калган дәресләр өчәү. Бу – ОБЖ, физкультура һәм патриотизм булачак. Калган алты дәресне бала үзе сайлый. Аннан, дәүләт укуның 40%ын гына түләячәк. Бу нәрсә булып чыга соң? Укуга түли алмаган гаиләдәге балалар хәтта урта белемне дә ала алмаячак, дигән сүз түгелме? Мәктәптә дә түлә акчаңны, югары уку йортларына керсәң дә түлә!.. Әле керә алсаң, хәзер… «Русия вплотную подошла к европейскому опыту», имеш. Бәлки, Европа илләрендә матди яктан кыенлыклар юктыр. Ә безнең илдә илле проценттан күбрәк кеше артык акча түли алмый. Безнең ил өчен табышлы, файдалы булган реформалар үткәрелсә, яхшырак булмасмы?

«Аллага шөкер, быел мәктәптә соңгы елым», – дигән уйлар минем дә башыма килер, дип бер дә уйламаган идем. БДИларны уңышлы гына бирергә язсын инде. Алга таба нәрсәләр майтарырлар?.. Бүгенге көн дә бит үтәчәк заман…

Ильмира ХӘМИДУЛЛИНА.

Алабуга Яшь журналистлар берләшмәсе әгъзасы.

Комментарии