Авыл кая бара?

Авыл кая бара?

Узган якшәмбедә районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы үтте. Андый зур җыелышлар елга ике мәртәбә узып, үткәннәргә нәтиҗә ясала, киләчәккә планнар билгеләнә. “Авыл алга таба ничек яшәргә тиеш?” – дигән сорауга шәрехләрне Президент үзе кертә.

Алга таба авыл ничек яшәячәк соң? Татарстанда моңарчы төп ышаныч эре аграр холдингларда, инвесторларда иде. Аларга дөресе-ялганы белән колхозларның техникасын, җирләрен бирделәр. Кайбер төбәкләрдә әлеге процесс “сәнәкчеләр бунтларына” кадәр барып җитте. Яшел Үзән районының Ленин хуҗалыгы белән “Кызыл Шәрык” компаниясе тарткалашы гына да ни тора. Әмма хәзер республика җитәкчелеге өстенлекләрне үзгәртә бугай. Һәрхәлдә, эре инвесторлар исеменә шикаять яңгырау шул хакта сөйли. Министр Марат Әхмәтов, ул инвесторларны исемнәре белән атап, “Без сезгә күп ярдәм иттек, хәзер инде сезнең чират”, – дигән мәгънәдәрәк сүзләр әйткән. Артык кубарылып булмаса да, эре җитештерүчеләрне хуҗалыкны җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле алып бармау, бюджеттан алынган акчаның республика өчен файдасы булмауда гаепләделәр шикелле. Әхмәтовның шикаятен хөкүмәт порталы да аерым ассызыклап биргән. Димәк, инвесторларга карата мөнәсәбәт үзгәрә.

“Инвесторлар заманасы үтеп бара, аларның башыннан сыйпап тору бүтән булмаячак”, – дигән сүзләр күптән йөри. Президент күбрәк вак хуҗалык формаларына тартыла кебек тоела. Бу хакта күзәтүче-аналитиклар да берничә тапкыр әйткән иде. Авылларда фермалары булдыру, үз язмышын үз кулына алып эшләргә ниятләүчеләргә ярдәм күрсәтүне хөкүмәт күләмендә өстенлекле юнәлеш дип атау әлеге фикернең урынлы икәнлеген күрсәтә. Әгәр фермерларга, аерым гаиләләргә чынлап торып җитди ярдәм күрсәтелсә, бу авылларын күтәрү, аякка бастыру өчен зур этәргеч булыр иде. Дөрес, хәзерге заманда шул ук авылларда эшләргә теләге һәм, иң мөһиме, сәләте булган кешеләр генә кими бара…

Биектаудагы киңәшмә тәмамлануның икенче көнендә Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев эшеннән алынды. Аның кәнәфиеннән колак кагуында шулай ук авыл хуҗалыгы бәйләнеше бар диләр. Шаһивәлиев җитәкләгән комитет, Президентның кат-кат әйтүенә карамастан, авылдагы эшмәкәрлекне үстерүгә җитәрлек күләмдә акча бүлеп бирмәгән. Бу хакта аның адресына тәнкыйть сүзләре күптән әйтелә килде. Яңа җитәкче килү белән авыл, кешеләренә кредитлар, лизингка техника, грантлар алу җиңеләерме – анысын инде тормыш күрсәтер.

Хәер, хөкүмәт инвесторларга бармак янаса да, аларга арты белән борылды дип әйтү бик үк урынлы булмас. Әйтик, “Вамин” элеваторларында сакланган дәүләт игененең юкка чыгуын гына алыйк. Әлеге факт буенча берьюлы берничә җинаять эше кузгатылса да, кемне җавапка тартырга кирәклеген хәзергә кадәр ачыклап бетерә алмыйлар. Күптән түгел Марат Әхмәтов “Вамин” юкка чыккан игенне яңа уңыштан кайтарырга вәгъдә бирде”, – диде. “Вамин” урынында башка берәр оешма булса, андый вәгъдәләр белән генә котыла алган булырмы икән?..

Ә вак хуҗалык төрләренә килгәндә, аларга ярдәм күрсәтү дәүләтнең үзе өчен үк отышлы. Күпчелек фермерларның, шәхси хуҗалыкларның, корылыкка карамастан, терлек азыгы белән проблемасы юк бит. Алар миллиардларча сум ярдәм дә сорамый, бераз булышып кына җибәрәсе. Шул ук шәхси хуҗалыклар барлык ит, сөт, яшелчәнең яртысын диярлек җитештерә. Техника сатып алырга мөмкинлеге булса, тагын да күбрәк эшләр иде. Бездә бит җирне чын күңелдән яраткан кешеләр яши. Түрәләрнең кайберләре генә андыйларны яратмый…

Гомумән алганда, авылны тагын бер сынау елы көтә, ди белгечләр. Табигать яңгырлар белән быел да шатландырмас төсле. Андый куркыныч фаразларга ышанасы килми дә бит… Авырлыклар кемнең ныграк булуын, кемнең яшәргә хакы барлыгын күрсәтәчәк тә инде…

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии