Кем гаепле икәнен галимнәр әйтте инде

«Безнең гәҗит»нең 8нче ноябрь санында (№ 45, 2018 ел) Әхтәм Мөхәммәтҗановның «Ашаган табагыгызга төкермәгез» дигән язмасын укыгач, фикер алышасым килеп китте. Мин аның бу язмасы белән нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап та бетермәдем бугай. Ул «бөек юлбашчы» – «халыклар атасын», хәзер явыз палач, тиранга әверелгән кешене акларга җыенмыйдыр, дип уйлыйм. Иптәш Сталинны сагынучылар әле дә бар әле. Сез мине хәзерге яшәешне мактый дип уйламагыз тагын. Мин – сугыш чоры баласы, миңа хәзер 82 яшь. Безнең буын күргәнне дошманга да күрсәтмәсен. Сугыш чорында минем әни ат белән җир сөреп, тырмалап, иген чәчеп, иген үстереп, елына 350 хезмәт көне эшләп, 35 кило икмәк ала иде. Ә гаиләдә әнидән башка тагын әби-бабай, энекәш белән мин – барлыгы 5 авыз. Әнә шул 35 кило икмәкне бер елга ничек җиткерде икән, дим. Алабута кәлҗемәсе, юа үләне, бәпчек үләне исән калдырды бугай инде безне. Илнең 90 процент байлыгы 8-9 процент кеше кулында булган илне мактый дип тә уйламагыз мине, Әхтәм кардәш. Әйе, демократия дип авыз чайкарга яратабыз. «Бездә бар да яхшы», – дип, халыкның «колагына токмач элү», миләребезне «юу» әле һаман да дәвам итә.

Табигый байлыклар буенча Русия дөньяда беренче урында, ә халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча 68нче урында. Менә парадокс кайда ул!

«1993нче елда танклардан атып, «Верховный Совет»ны туздырып, депутатларны куып таратуны ничек бәялисез? Ә ике Чечня сугышы? Илбашлары алышынгач, «әбәзәтелне» аларны җиргә салып таптыйбыз. Ә алар властьта вакытта куштанланабыз, койрык болгап, тәлинкә тотып йөрибез, чөнки без үзебез шундый», – дип язасыз. Бу фикерегез белән килешәм. Сез: «Халкы нинди, патшасы шундый», – дисез. Ә мин: «Патшасы нинди, халкы шундый түгелме икән», – дип тә уйлап куям. Бөек СССРны таркатып, «Верховный Совет»ны тупка тоттырган Ельцинга 1 миллиард сумга төшереп мемориал музей салдык бит. Ә сез, патша киткәч, таптап атабыз, дисез.

Безнең илдә гаделлек дигән нәрсә булмады, юк та бугай ул. СССРның таркалу сәбәпләре бик тирәндә ята. Яшәеш, тормыш дәрәҗәсе югары булган ил таркалырга тиеш түгел иде, минемчә. Сез, Әхтәм әфәнде, хәзерге тормышның шундый булуына Ленин белән Сталин гаеплеме, дигән сорау куясыз. Бик катлаулы сорау бу. Ил белән идарә итү системасы үзгәрмәде кебек тоела миңа. Күрәсең, ил белән гадел, намуслы идарә итү авырдыр. Ә гражданнар сугышының килеп чыгуында, миллионлаган кешеләрнең кырылуында Ленин бабайның гаебе зур. Моны тарихчы галимнәр исбатлады инде.

Һәр җирдә гаделлек, дөреслек хөкем сөргән илдә яшисе килә.

Нәҗип КАМАЛОВ,

Удмуртия республикасы, Сарапул шәһәре

Комментарии