Җаннар өзгәләнә шул…

Җаннар өзгәләнә шул…

«Безнең гәҗит»нең 5нче июль санында (№ 27, 2017) минем «Безгә шартнамә нигә кирәк?» исемле мәкаләм белән рәттән «Без – Президентлы халык» дигән мәкалә дә басылган иде. Аны Менделеев районы, Ижевка авылында яшәүче Рафис Гыйниятуллин язган. Рафис иптәшнең язганнарыннан аңлап (әле язылачакларын да күзаллап), аны бик белемле татар егете дип таныдым. Гәҗиткә әйтәсе сүзем дә бар. Ижевка авылын безнең якта Ижтамак авылы диләр.

Мин Ижтамактан 7 чакрым югарырак, Иж елгасының сул ягында урнашкан бик матур Рыс авылында туып-үстем. Кама елгасы авылдан 700-800 метрда гына ага иде. Без Ижтамакка Кама буйлап хәтфә болыннардан бара идек. Алай юл кыскарак була. Җәяү дә, ат белән дә Ижтамактагы «Ижевский Источник» пристаненә пароходка йөри идек. Ул заманнарда безнең Рыс авылы Красный Бор районына карый иде. Күрше Бондюг, Минзәлә, Удмуртиянең Алнаш районнарына караган авыллар белән безнең авыл дустанә яшәде. Минзәлә районының Кама аръягындагы, бездән 14-15 кенә чакрымдагы Күзкәй, Чебенле, Калмыя авыллары бүген ни хәлдә икән? Түбән Кама сусаклагычы йогынтысын күздә тотып соравым. Мине үстергән, кеше иткән авылым Рыс та юк инде. Ул мине 1959нчы елның 31нче июлендә (58 ел элек) хәрби хезмәткә озатты. Шуннан соң мин авылда яшәмәдем. Авыл исән чакта, ел саен сагынып кайта идем. Казаннан соң безгә пароход белән кайтышлы иде. Түбән Кама сусаклагычы аркасында Минзәлә районының кайсыбер авыллары Чаллы районына күчерелде. Моны бик тә мәгънәсез гамәл дим мин. Картаймыш көнемдә кайтып күрергә туган авылым да юк. Җаным өзгәләнә шушыңа. Рафис дус, бу хакта да яз әле син.

Зыятдин ВӘЛИӘХМӘТОВ,

Казан шәһәре

Комментарии