Акчабызны арттырудан куркабыз

Акчабызны арттырудан куркабыз

Сезгә бер зарымны сөйләргә булдым әле (ә ныклабрак уйласак, бу чынбарлыкны тасвирлау булыр иде).

Укытучыларга яңача түләү кертелде һәм аның буенча без күбрәк акчалы булырга тиеш идек шикелле, ләкин киресенчә килеп чыкты: адаптацион һәм разрядка карап түләнә торган компенсация, премияләр (янәсе, премия хезмәт хакының стимуллашыру өлешендә урын алган) бетерелде. Минем уйлавымча, ул стимуллаштыру өлешендәге максималь баллны җыючы бик аздыр. Инде җәйге чорга чыккач, хөкүмәтебезгә тагын «рәхмәт» кенә әйтәсе кала, чөнки бу юлы, гадәттә, ял акчасына кушылып бирелүче материаль ярдәмнән коры калганыбызны белдек, монысы да шул яңача түләүгә кайтып кала икән, анда мондый түләү каралмаган.

Яңа уку елы башыннан тагын безгә акчаны «арттырмакчы» булалар. Монысы тагын нәрсә китереп чыгарыр. Укытучыны хәерчелеккә чыгарып, дәүләтебез ни уйлыйдыр инде?!

Инде мәктәпләрне тулаем кыскартып, югары белемле күпме укытучыны һәм укучы балаларны зар елаталар. Зур мөнбәрләрдән «Барысы да – балаларга!» дип лаф орган җитәкчеләребезгә ни әйтим. Шушындый авыр тормышка ничек түзә икән халкыбыз?!

Укытучыларга акча арта дип ничә айлап сөйлиләр, гади халыкның моңа ничектер ачуы килә, дип әйтимме соң, алар безнең 30%ка артачак, дип уйлый, ә, чынлыкта, ул әле уртача гына, ә кем белсен күпмегә артачагын?!

Шуны сезгә җиткерәсе килә: күпсенмәгез әле укытучылардан, алар бит уч тутырып акча алмый. Кайсы оешмада эшләүче үз акчасына ручка, принтер өчен кәгазь, җилем, ватман, буяу, скотч һәм башка канцтоварлар ала?! Ә укытучы ала, болар аңа үз эшен алып бару өчен кирәк. Нинди дә булса чара булдымы, укытучы үз кесәсеннән чыгарып укучыларга бүләк ала, чөнки хәзер балалар да нинди дә булса приз булмаса, чараларда катнашырга атлыгып тормый, бүген аларга билге дә кирәкми, аларны ата-анасы барыбер кая да һәм ничек тә булса укырга урнаштырачак.

Исемемне куймыйм, чөнки бу фикерләремә йөзләгән һәм меңләгән мәктәптә эшләүче һәм эшләгән һәр мөгаллим кушылыр иде.

И. Х.

Акчабызны арттырудан куркабыз , 1.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии