Татар укытучысы – «деревенщина»мы?

Татар укытучысы – «деревенщина»мы?

Бөек инглиз драматургы В.Шекспир «Дөнья театр, кешеләр – аның актерлары», – дип әйтергә яраткан. Бөек язучы, әлбәттә, хаклы. Һәркем үз гомерендә нинди генә роль башкармый икән: туу белән сабый әти-әнисенә бала, әби-бабасына онык, балалар бакчасында тәрбияләнүче, мәктәптә – укучы, уку йортында – студент, тәртип бозса – хулиган. Билгеле, актерларның үз ролен башкару осталыгы бик күп факторларга бәйле.

Яшүсмер чак – кеше тормышының бик катлаулы чоры, чөнки бу вакытта ул җәмгыятьтә үзенә урын сайлый. Икенче төрле әйткәндә, киләчәктә нинди роль башкарачагы билгеләнә. Һөнәрләрнең начары, яхшысы юк. Әмма шулай да һәр кешенең иң элек кайда тәрбияләнүен һәм белем алуын истә тотсак, татар авылы яки шәһәр мәктәбе боларга нинди йогынты ясый? Аларга кайсы белемне яхшырак бирә, аның яшәү рәвеше ничек формалаша? Әлбәттә, бер җөмлә белән генә моңа җавап биреп булмый.

Гомер бакый авыл татар мәктәпләренә караш начар булды – сай белемле, тәрбиясез, томана, надан һәм башка тискәре сыйфатлар ярлыгы авыл балаларына тагылды. Хәтта балага гына түгел, авыл татар укытучысын кимсетеп, аның компетентлыгына шикләнеп карау бар. Шәһәр укытучылары да үзләрен бер баскычка өстенрәк күрсәтергә тырыша. Турыдан-туры әйтмәсәләр дә, имеш, авылныкылар «деревенщина», «колхозник». Мондый шәһәр үлчәме курсларда, семинарларда, конференцияләр булганда да чагылып китә. Кайбер «интеллигентлы» шәһәр кешеләре дә бу ярлык белән авыз чайкарга ярата. Берничә ел шәһәрдә торып, аның һавасын сулап, суын эчеп мәдәниятле (цивилизацияле) кешегә әйләнгән, әйтерсең лә, гомер буе калада яшәгән, ә тикшерә башласаң, үзе авыл татар мәктәбендә белем алып чыккан кеше икәне билгеле була. Онытыла, тиз онытыла шул үзеңнең авыл малае яки кызы икәнлегең.

Хезмәт юлына аяк баскан узган гасырның 60нчы еллары башы искә төшә. Коммунистик җәмгыять төзүнең мораль кодексын мәктәптә татар укучысына урысча ятларга, үзләштерергә кушабыз. «Бүгенге буын кешесе, шул исәптән татар халкы да, коммунизмда яшәячәк, акыл хезмәте белән физик хезмәт, авыл белән шәһәр арасында аерма бетәчәк, 1980-85 елларда коммунизмга чыгабыз», – дип яшь буынны инандырабыз. Бар иде без хыялланган матур якты киләчәк! Сагынып сөйләргә генә калды. Хыяллануы гына ни тора иде! Тормышка гына ашмады. Хәзерге кыргый капитализм шартларында кешенең хыялы да, якты киләчәге дә юк. Авыл белән шәһәр баласы һәм укытучылар арасында аермалык беткән булыр иде, тормышка ашкан булса… Кызганыч!

60нчы еллар уртасында паспорт алу бәхетенә ирешкән авылның татар яшьләре дә бөек комсомол төзелешләренә, шәһәрләргә китте. Шул елларда авыл кешеләрен крепостнойлыктан азат итеп, паспорт бирә башладылар. Моңарчы паспорт алырга хокукы булмаган колхозчы-крестьян баласы үзен читлектәге кош сыман сизде. Шулай итеп, авыл баласы шәһәр кешесенә әверелә башлады.

Яшьләр шәһәргә агылды, авылда эшче куллар кимегәннән-кими барып, фермада һәм басуда эшләүче терлекчеләр һәм механизаторлар кытлыгы башланды. Мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларын ихтыярый-мәҗбүри рәвештә колхозда калдырып, бер-ике ел авылда эшләргә дигән кампания киң колач җәйде. Аерым мәктәпнең 10 сыйныф укучылары «Сыйныфыбыз белән авылда калабыз» – дигән «инициатива» белән чыкты, аларга башкалар «кушылды». Билгеле, мондый ихтыярый-мәҗбүри кампанияләр ата-аналар арасында зур ризасызлык тудырды, чөнки улының яки кызының сәнәк белән интегәсен ул бик яхшы аңлый иде. Авыр авыл хуҗалыгы хезмәтенең кул көченә нигезләнгән булуы яшьләрнең җанын биздерде, ә шәһәр аларны «җиңел, күңелле тормышка» тартты. Аларның шәһәргә китүе, әлбәттә, авыр хезмәткә генә бәйләнгән иде. Мәктәптә укыган чакта ук аларга тукып тордылар: «Тырышып укымасаң, әнә фәлән кеше шикелле көтү көтәрсең, сабан сөрерсең, сыер саварсың». Авыл хуҗалыгына карата башка шундый тискәре карашлар да тиешле нәтиҗә бирде. Авыл мәктәбен ничек кенә хурласалар да, ул бәяләүләр чынбарлыкка туры килми. Моның дөреслегенә бик күп мисаллар китерергә була. Авыл электән татар милләтенең генофонды булып килгән.

Үзебезнең республикадагы җитәкчеләр яки зур белгечләрнең шәһәрдән чыккан, шәһәр мәктәбендә укыганнары аз. Сәбәп нәрсәдә соң?

Укытучыдан башлыйк. Бүген авыл яки шәһәр мәктәбендә эшләүче педагогларның күбесе бер үк уку йортын тәмамлап, белгечлекләре буенча эшлиләр. Димәк, белем дәрәҗәләре бер-берсеннән аерылмый. Хәтта авылдан килеп укытучылыкка укыган яшьләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә өстенрәк тә. Авылда яшәп, үз хуҗалыгын тергезсә дә, терлек асраса да, мөгаллим бөтенесен белергә тырыша. Халыкара хәлләргә, төрле фәннәргә кагылышлы сорауларга, милләтебез тарихына кагылышлы сорауларга да җавап бирерлек итеп. Бигрәк тә татар авылы укытучысын борчыганы: милләт язмышы, ана теле, халкыбызның киләчәге турында уйлана. Милләтпәрвәр буларак, татар халкын инкыйраздан саклап калуда өлеш кертергә тырыша. Авыл укытучысы да, шәһәрнеке кебек белемен туктаусыз күтәрергә, кем әйтмешли, энциклопедик белемгә ия булырга омтыла. Әгәр укытучы ниндидер сорауга җавап бирә алмый икән, бу исә, һичшиксез, укытучы абруена зыян китерә. Бу авыл һәм шәһәр укытучысына кагыла.

Шәһәр укытучысы авылныкыннан бер ягы белән дә аерылып тормый. Бары тик аны интеллектуаль яктан камилләшү өчен мөмкинлекләр күбрәк бирелгән: китапханәләр, музейлар, театрлар, архивлар һәм башка фәнни учаклар (әгәр дә анда йөрсә, билгеле).

Авыл мәктәпләренә карата югары оешмаларда да караш икенче төрле: өстенлек шәһәр мәктәпләренә бирелә. Иганәчеләр дә, ата-аналар да күп ярдәм итә. Компьютер класслары ачыла, заманча зәвык белән кабинетлар җиһазлана.

Безнең Урсай урта мәктәбе шәһәр мәктәпләреннән бер дә ким түгел, хәтта бер баскычка өстенрәк тә. 1998, 2000, 2003 елларда Бөтенрусия күләмендә «Ел мәктәбе» исеменә лаек булды. 2004, 2006 елларда «Укучыларны укытуда һәм тәрбияләүдә фәнни-практик эшчәнлек өлкәсендә зур уңышларга ирешкән өчен» дәрәҗәле исем – «Академик мәктәп» исеме бирелде. 2007 елда «Миллионер мәктәп» булды.

Бүген мәктәптә 20 укытучы яшь буынга белем һәм тәрбия бирә, шуларның икесе югары категорияле, алтысы беренче категорияле, сигезе икенче категориягә ия.

Үзем шушы мәктәптә генә 30 ел укытып (гомуми стаж 43 ел) лаеклы ялга чыкканчы ун елын югары категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләдем. Авыл укытучысы дип тормадылар, бик күп бүләкләргә лаек булдым.

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы, Урсай авылы.

Татар укытучысы – «деревенщина»мы? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии