Стратегия

Стратегия

Русиядә яшәүче рус булмаган милләтләрнең телләрен бетерүгә багышлап кабул ителгән мәкерле гамәлләрдән соң, бу «ят милләтләргә» каршы сугыш игълан иткән кебек кабул ителде. Янәсе, аларның теле кемнәргәдер ошамый башлаган, гомумән, аларның кирәге дә юк икән. Илдә бер тел – урыс теле калса, җитә, дигән мәгънәсез сүзләр сөйли башладылар. Үзе Конституция гаранты булган Илбашның күрсәтмәләре буенча илдә «конституцион переворот» ясалган кебек килеп чыкты. Акыл белән аңлап булмаслык хәл булды бу. Законнар үтәлеп яшәгән демократик илләрдә моның ише явыз ниятле гамәлләрнең булуы мөмкин түгел. Һәр милләткә аның үз теле Аллаһ Тәгалә тарафыннан бүләк итеп бирелгән. Милләтләрнең теле Указлар белән үстерелмәгән кебек, аны Указлар белән бетерергә тырышу да акылсызлык булып күренә түгелме соң?

Закон сагында торырга тиешле прокуратура хезмәткәрләренең татар мәктәпләренә килеп, Конституциядә бу турыда язылганнарны санга сукмыйча, татар теле укытучыларын җинаятьчеләргә тиңләгән кыланмышларын да акыл белән аңларлык түгел. Бу әфәнделәрнең Конституцияне кулларына алып, укып та караганнары юк бугай, дигән фикергә киләсең.

2007нче елда явыз ниятле 309нчы закон кабул ителгәннән соң, мәктәпләрдә БДИны урыс телендә генә тапшыру көчләп кертелгәч, татар авылларындагы балалар үз ана телендә укудан баш тартырга мәҗбүр ителделәр. Конституциядә язылганча, татар һәм урыс телләренең бер дәрәҗәдәге дәүләт телләре икәнлеге әйтелсә дә, әти-әниләр теләге белән дигән булып, 9нчы класска кадәр генә, атнага 2 сәгать татар телендә уку рөхсәт ителә, дигән мыскыллауларыннан да тукталып кала алмадылар.

Үзебезнең Фән һәм мәгариф министрлыгыбыз булса да, аларның вәкаләтләрен алып бетереп, югарыдан кушылганны гына үтәп эш итәргә мәҗбүр ителделәр. Хәзерге цивилизацияле 21нче гасырга җиткәч тә, патшалар заманындагы кебек, хокукларыбыз чикләнгән халык булып яшәү безне хурландыра һәм нәфрәт хисләре уята. Хәзерге вазгыятьтә, «Татар халкының үсеш стратегиясе»н булдыру нияте белән, кайбер оешмалар үзләренең фикерләрен һәм тәкъдимнәрен белдерергә тиеш булалар икән. Ул тәкъдимнәр нинди булыр да, халкыбызның үсеш стратегиясе ничек кабул ителәчәге әлегә билгеле түгел. Әле анысы да кемнәргәдер ошамаса, Конституциядә мондый гамәлләр каралмаган, дип әйтүләре дә бар бит. Шулай булгач, безгә таяну ноктасы булып Татарстан һәм Русия Конституцияләре генә ярдәм итә алырга тиеш дип уйлыйм мин. Үзебезнең милли-мәгариф системасын кайтаруны таләп итәргә кирәк. Бу безнең Төп Законыбызда язылган законлы гамәлләрнең иң көчлесе санала. Ниндидер стратегияләр булдырып, телебез сакланып калу өчен ниндидер курслар ачып кына тел сакланып кала алмаячак. Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында тулы канлы укулар булганда гына телләр саклана. Бу бездә генә түгел, бөтен дөньяда шулай.

309нчы Закон кабул ителгәннән соң Русия Президентының милли телләрне саклау һәм өйрәнү фондын оештыруын ничек аңларга? Милли телләрне сакларга кирәк булгач, нигә соң башта аларны бетерү турында указлар чыгарылды? Алдауга корылган фондлар оештырып түгел, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында белем биреп кенә телләрне саклап калып буласы билгеле бит инде. Шулай булгач, ник рус телен дә шундый фондлар оештырып кына саклап калмыйлар икән?

Ил җитәкчеләренә һәм депутатларга әйтәсе килгән сүзләрем бар. Хөрмәтле җитәкчеләр! Сез дә йомшак урыннарыгызны калдырып китәр вакытлар җитәсен аңлыйсыздыр. Хәзерге вакытта эшләгән мәкерлекләрегез өчен соңыннан үкенеп, уңайсызланып яшәмәс өчен, халык сезне сагынып, рәхмәт әйтеп искә алырлык булсын өчен берәр төрле шәфкатьле гамәлләр эшләп калдырырга да тырышып карасагыз иде сез.

Русиядә хакимият алышынган саен элеккегесен тәнкыйтьләп, яңа тәртипләр белән яши башлаганнарын беләбез. Советлар чорында гамәлдә булган гаделсез законнарны ил белән Горбачев идарә итә башлагач юкка чыгарылганын онытырга ул кадәр күп вакыт үтмәде әле. Хәзерге вакытта милләтләрне юкка чыгарыр өчен кабул ителгәннәренең дә бер көнне юкка чыгарылуы мөмкин. Ник дисәң, гаделлек җиңеп чыгарга тиеш ул.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Бөтендөнья конгрессы җиңнәрен сызгана

Шушы юлларны язып ятканда Горбачевның «перестройка, «ускорение» программаларын игълан иткән вакытлар искә төште. Ул программаларның ничек булып беткәнен, СССР халкы өчен зур фаҗига белән тәмамланганын барыбыз да яхшы белә.

Төрле басмалардан «Татар стратегиясен төзү бурычын Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессына йөкләде» дигән юлларны укыгач, минем дә бу программа белән тирәнтен танышу теләге туды.

Иң беренче сагайтканы – бу стратегияне 2050нче елга чаклы планлаштырулары. Тыңлавы матур, күңелле, ләкин мәгънәсез бер әкият кебек бит бу. Программаның беренче этабы 2019-2025нче елларда, ә калганы 2030нчы елда үтәлеп бетәргә тиеш. Шушы араларда бертөрле үзгәреш булмаса, бүтән инде мәңге дә булмаячак. Хәер, мин аның шушы елларда да эшли башлавына шикләнәм. Моңа мисаллар җитәрлек.

Икенчедән, «Татар халкының үсеш стратегиясе» дигән купшы сүзләр Русия империясендә яшәп яткан карагруһ-шовинистларның күзләренә арпа кылчыгы кадалган кебек булачак. Үгез каршында кызыл чүпрәк болгап торган кебек. «Кем мин – татар булмагач», – дип күкрәк киереп торудан ни мәгънә бар? Күрсәтерлек гамәлләрең булмагач.

«Без булдырабыз»ны күп кычкырдык инде, ә нәрсә үзгәрде соң безнең Татарстанда? Билгеле, кемнәр өчендер бар ул үзгәреш. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев зарлана бит: «Без стратегия турында 4 ай сөйләшәбез, әмма журналистлар пассив, бу мәсьәләгә җитди карасак иде», – ди. Монда икенең берсе: журналистлар белән сөйләшү, аралашу җитәрлек булмаган яки журналистлар бу программаның тормышка ашмаячагын чамалап, кул селтәгәннәр.

ТЕЛ БЕЛГЕЧЛӘРЕ, ГАЛИМНӘР

Стратегияне төзү белән иң тәҗрибәле, әзерлекле белгечләр, галимнәр, язучылар шөгыльләнергә тиеш. Аларны җәлеп итәр өчен бу проблеманы хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Шунсыз булмый. Чөнки монда беренче урында финанс мәсьәләсе торачак. Ә Бөтендөнья татар конгрессының нинди мөмкинлекләре бар соң? Аның вәкаләтләре ничаклы? Бу юлы да 90нчы елларда җибәргән хаталарны кабатласак, бер нәрсә дә барып чыкмаячак. Бу очракта: «Оста барда кулың тый, галим барда телең тый», – дип әйтү бик урынлы булыр минемчә.

ТЕЛ ҺӘМ ХАЛЫК, ИНТЕРНЕТ

Бер караганда, тел белән халыкны аерым рәвештә карарга мөмкин түгел кебек. Ләкин бит урам теле бар, әдәби тел бар. Күрше авылларда яшәүче халыкның да сөйләмнәре бер-берсеннән үзгә булырга мөмкин. Шуның өчен Казан татарлары язганны, сөйләгәнне башка төбәкләрдә яшәүче татар халкы да аңларлык итеп, татар әдәби телен бер калыпка салырга кирәк.

Хәзерге заманда интернетсыз яшәп булмый. Шуңа күрә ул татарчалаштырылырга һәм яхшы сыйфатлы булырга тиеш. Интернетның татарча вариантын булдыру мәктәпләрдә булган тел проблемасын чишәргә дә ярдәм итәр иде.

ТЕЛ ҺӘМ МӘГАРИФ

Менә монда инде безнең иң авырткан урын. Русия хакимияте тарафыннан кылынган гамәлләр аркасында мәктәпләрдә туган телебезне укыту программасының тамырына балта чабылды. Дөресен әйтергә кирәк, ул программа да, укыту методикасы да камиллектән ераграк торалар иде билгеле. Әле хәзер дә кайбер татар теле дәреслекләрен ачсаң, авып китәсең. Белем бирү сыйфаты бик түбәнгә тәгәрәде. Шуның өстенә, мәктәпләр турыдан-туры акча җыю мәйданчыкларына әйләнеп бетте. Олимпиадалар түләүле, укучылар хисабыннан. Адәм көлкесе! Менә сиңа мактаулы Татарстан! Әле хәзер Шәймиев, стратегия кысаларына туры китерептер инде, Казанның 165нче мәктәбе базасында элиталы мәктәп ачмакчы булып йөри икән. Бөтен татар дөньясына бер мәктәп. Менә ичмасам, бу – стратегия!

Татар әдәби телен чүп-чардан арындыру иң беренче бурыч. Секретарьны – сәркатип, компьютерны санак дип атаудан әллә безнең телебез баедымы? Кайбер галимнәрнең киреләнеп, үҗәтләнеп ятулары аркасында күпме вакытыбызны югалттык. Латин алфавитына да күчә алмадык.

ТЕЛ, МӘДӘНИЯТ, ЭСТРАДА ҺӘМ ТЕАТР

Бу өлкәдә дә эшлисе эшләр бик күп әле. Барлык проблемаларны да күздән югалтмыйча эшкә алынсак, нәтиҗәләр уңай якка үзгәрер иде. Ә проблемалар бик күп, шул исәптән мәдәният тармагында, театр, эстрада, телевидениедә дә.

Матур әдәби телдә сөйләүчеләр бармак белән генә санарлык калды бит инде. Татар милли киемнәренә игътибар бөтенләй юк. Концерт бара. Танылган татар артисткасы «Алла бирсә, Ходай кушса» дигән җыр җырлый. Шушы сүзләрне ул 16 тапкыр кабатлады. Ә үзе биленә кадәр ярымшәрә хәлдә. Монысын ничек аңларга инде?

Татар теленә урыс сүзләрен кушып сөйләү гадәткә әйләнеп китте. Сәхнәдән торып, теләсә нинди җөмләләр ычкындырырга мөмкиннәр: «Ерунда, чепуха, шулай что ли, неужели, звонить итәм, пока-пока, я не понял» дигән сүзләр даими яңгырашта. Ә «Үзгәреш җиле» исеме астындагы концерт проекты нәрсә бирде? Бюджеттан 100 млн каерып алдылар.

Язганнардан чыгып, нәтиҗә ясап карыйк. Моның ише кампанияләр Русиядә ничә тапкыр кабатланды инде. 1940нчы елда атып үтерелгән Мирсәет Солтангалиев һәм аның тарафдарларының фаҗигале язмышларын, 90нчы елларда халыкның ничек күтәрелеп чыгуын онытырга ярыймы соң? Ә барысы да нәрсә булып бетте? Кемнәрдер утырган кәнәфиләрен җылыттылар, властьларын ныгыттылар, ә халык таякка атланып калды. Чөнки без федерациянең исе дә килмәгән бик тә үзенчәлекле, катлы-катлы патшалы-секретарьлы-президентлы империядә яшибез. Ә империянең законнары барыбызга да билгеле. Ләкин ятып калганчы атып калырга кирәк, әзме-күпме файдасы булмыйча калмас, дип өмет итик.

Бу стратегиягә карата минем дә тәкъдимнәрем бар.

  1. Программа минимум һәм максимум кабул итәргә. Сроклары: 2019-2025, 2025-2030нчы еллар.
  2. Бу стратегия ТР хөкүмәте, РФ Мәгариф һәм фән министрлыклары дәрәҗәсендә эшләнергә тиеш. Шуларсыз бу утопия булачак.
  3. Мәдәният өлкәсенә худсоветлар (цензура түгел) институтын кире кайтарырга.
  4. ММЧ (массакүләм мәгълүмат чаралары), галимнәргә, язучыларга, журналистларга, телевидениегә һәрвакыт «яшел ут» булдырырга.
  5. Интернетны татарчалаштырып, аны эшкә җигә алсак, безнең тормышыбызда бик зур ыргылыш булачак.
  6. Һәр эшләгән эшкә исәп-хисап бирү тәртибен кертергә.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии