Йолдызлар ни кылана?

Йолдызлар ни кылана?

ӘННӘГИ-ГЕННӘГИ, АЯГЫМДА САНДАЛИ…

Күптән түгел Ләйсән Сөнәгатова гастрольләр белән Чувашстанга барган. Казандагы кояшка алдансаң, менә шулай була инде – кулчатыр да алмыйча, аягына сандалилар гына кигән җырчыны күрше республика яңгыр белән каршы алган. Тик ул югалып калмаган – аягына пакетлар кигән. Пычранмасын, су үтмәсен, дигән күрәсең. Аякны туңдырырга ярамый – тамак шешә бит.

Иртә уңмаган – кич уңмас, дип юкка әйтмәгәннәр инде. Концертта барыбер чыгыш ясый алмаган – кичектергәннәр. «Хәзер бәйрәм узасы урыннан чыгып китә алмый азапланабыз, хәтта трактор да сөйрәп чыгара алмый!» – дип язган Ләйсән, сазга баткан автобусны күз уңында тотып. Татар артистлары төялгән зур автобусны тартып чыгару өчен хәтта ике трактор кирәк булган!

ЧИНЫЙ-ЧИНЫЙ АТЫНГАН

«Болгар радиосы» алып баручысы Айгөл Хәйруллинаның Инстаграмы берничә атна рәттән җиләк, чия, карлыган һәм болын чәчәкләре фотоларына бай булды. Җәйге ялларын авылда уздыру килешкәнме – һәр нәрсәдән матурлык табып йөрде кебек ул. Шат күңелле алып баручы бала чакларын исенә төшереп, үзе әйтмешли, чиный-чиный, атынгычта да атынырга өлгергән. «Күңел болганганчы, күккә кадәр җитәм, дия-дия атынасың. И-и-и, рәхәт иде дә соң балачакта! Шуны искә төшереп, чиный-чиный атындым да як якка карап куйдым. Кеше күрсә, дөрес аңламас, дидем. Хәер, кемнең кемдә ни эше бар? Ничек рәхәт – шулай яшик әле. Кем белә, бәлки, күңелнең күкләргә кадәр атынасы килгән чагыдыр» –дип язган ул. Отпуск вакытында күкнең җиденче катында буладыр шул ул күңел – ял һәркемгә дә файдага. Һәр нәрсәнең ахыры булган кебек, Айгөлнең дә яллары тәмам. Алып баручыны сагынырга өлгергән радио тыңлаучылар өчен сөенечле хәбәр: узган атнадан ул кабат эшкә кереште.

УФА КЫЗЫН САЙЛАГАН

16нчы июль көнне «Манзара» тапшыруын алып баручы Алмаз Гәрәевнең туе гөрләп узды. Алмаз үзе шәхси тормышы турында сөйләргә яратмаса да, иҗатташ дуслары Интернет челтәрен әлеге туй фотосы белән шыплап тутырды.

Туй мәҗлесен «Казан» милли-мәдәни үзәгендә зурлап үткәргәннәр. Кәләш Алинә исемле, Уфа кызы. Туйда барлыгы 140лап кунак булган, алар арасында Г.Камал театрының күренекле артистлары да бар. Татар эстрадасы җырчылары арасыннан Ландыш Нигъмәтҗанова, Рөстәм Закиров, «Зө-Ләй-Лә» төркеме килгән. Яшьләргә бәхет телибез!

ЛӘЙСӘН МӘХМҮТОВАДА АУЛАК ӨЙ

«Зө-Ләй-Лә» төркеме солисты Ләйсән Мәхмүтовада аулак өй икән! Ул балаларын – Сөләйман (13 яшь) белән Йосыфны (5 яшь) әтиләренә ияртеп диңгезгә озаткан. «Ирем Руслан бик романтик кеше. Шуңа күрә, аларның кайларга тукталасын, төгәл ничә көнгә киткәннәрен әйтә дә алмыйм. Кая күзе төшә – шунда ял итәрләр, дип уйлыйм. Машинада бару балаларны ардырыр, әлбәттә. Туеп, арып кайтырлармы – белмим, ләкин үзләре бик көтеп, теләп киттеләр. Юлга күптән кузгалырга тиешләр иде, килеп кенә чыкмады. Шәхсән үземә бөркү, дымлы һава килешми. Дөресен әйткәндә, кайтырга авылыбыз булса, шунда гына кайтарыр идек малайларны. Юк шул! Барыбер авыл һавасына җитми инде! Аннан соң шәһәр балалары авыл эшенең дә ни икәнен күреп-белеп килерләр иде», – дигән Ләйсән ханым «Шәһри Казан» газетасына.

БАЛЫКЧЫ РАМИЛ

Танылган артист Рамил Шәрәпов, сәхнәдән бушаган арада, балыкка йөрергә ярата. Күптән түгел Кама елгасына ике иптәше белән берлектә балыкка барган. Иртәнге дүрттән көндезге 12гә кадәр утырып кайтканнар – нәтиҗәдә өч кешегә тоткан балыкларның гомуми авырлыгы 20 килога җитә язган. Рамилне иҗатташ дуслары әлеге уңайдан чеметеп алырга булган. Вадим Захаров «Оятсыз» дигән язу калдырган, ә Салават Миңнеханов: «Моның бөтенесен дә син тоттыңмы соң, әллә берәрсенең көймәсенә сикереп менеп фотога гына төштеңме?» – дигән. Көнләшкәннәрдер, мөгаен – балык бит ул лотерея кебек: кемгәдер эләгә, кемгәдер – юк. Аягың җиңел булу кирәк! Ә Рамилнең җиңел аягыннан файдаланып калырга теләүчеләр юк түгел, таныш-белешләре җәен тотарга чакырганнар үзен. «Җәенгә йөрергә «вес» җитми минем», – дип җайлы гына котылган Рамил.

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии