Янган йортым өчен кем түләргә тиеш?

Мин «Безнең гәҗит»не 2005нче елдан бирле алдырам. Үзем инде олы яшьтә, яшем туксанга карап китте. Әле шуларны уйлап ятам: 29 яшемдә тол калып, өч бала үстердем. «Озын акча» эзләп, урыннан урынга күчеп йөрмәдем, өстәмә эш алып булса да, балаларны үстерергә тырыштым. Алар йөземә кызыллык китермәде. Кече улым төп йортта калырга ниятләп, яңа йорт салырга уйладык. Акчаны да ару гына таба башлады. Бәхетсезгә вакытсыз, диләр бит. Өй сала башлагач, 1999нчы елда улым авариягә очрап үлеп китте. 8 яшьлек кызы калды. Өйне салып бетерү миңа булды. Түбәсен яптырдым, тәрәзә куйдырдым.

2013нче елда Азнакай районы башлыгы Шәйдуллин минем күршедә айныткыч ачтырды. Ул елларны, русча итеп әйтсәк, «пороховая бочка»да утырган кебек яшәдек. Полиция бу йортка исерекләрне китерүен генә белде. Ә алар ишегалдында учак ягып, үзләренә ашарга әзерли. Көннәр дә бик эссе торган вакыт, «Маяк» гәҗите, ут ягу катгый тыела, дип язып торды. Янгын хезмәтенә шалтыраткач: «Апа, алар ишегалдын җыештыра гына», – диделәр. Бер полиция хезмәткәре килеп, карап та йөрде. «Башка якмаслар, мин аларны кисәттем», – дип китте. Ә алар барыбер ут ягуларын дәвам иттеләр. 2013нче елның 29нчы май көнендә алай да машина җибәрделәр. Безнең Азнакайда янгын сүндерү машинасында шофер үзе генә килә. Килде дә, башта сигаретын тартып, карап торды. Ут көчәя барды. Аннары гына шлангларын сүтәргә кереште. Суы бик аз булган, ул шлангларны тутырырга ди җитмәде. Машина суга китте, ә ут тагын да көчәйде, минем дә өйгә капты. Утны сүндерә алмадылар. Янгын нәтиҗәләрен язучы МЧС хезмәткәре Нияз Шәрипов, ут матраста тәмәке тартып йоклап киткәннән чыккан дип, нәтиҗә чыгарып куйды. Аннары кайларга, кемнәргә генә ярдәм сорап бармадым. 2017нче елда район башлыгына очрашуга кердем. Ул япкан авызын да ачмады. Ә мин түбә белән тәрәзәләрне генә алыштырырга сорадым, артыгы кирәкми иде. 2019нчы елны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев белән очрашу булды. Ләкин мин аңа берничек тә аңлата алмадым. Әллә ул аңларга теләмәдеме? Аның белән бернинди дә уртак нәтиҗәгә килә алмадык. Менә инде 7 ел минем ишек алдымда хәрабәләр тора. Мин үлгәч, балаларга шул хәрабәләр кала. Өйне яндыргач, балалар: «Әни, йөрмә, хәзер син алардан бернәрсә дә ала алмыйсың», – дип кисәткәннәр иде. Минем йортым авыл уртасында, клубтан ерак түгел. Бассейнга йөрүчеләр шул хәрабәләр өстеннән абына-сөртенә үтеп китә. Мин үзем төп Азнакай кызы, шушы хәлгә калуыма бик гарьләнәм.

Югыйсә, мин болай да бик күпне күрдем. 1938нче елны мәктәпкә укырга кердем. Киндер күлмәгемне мәктәп директоры Мөстәкыймов абый ситсыга алыштырып бирде. Мин аңа бик тә рәхмәтле. Аннары сугыш башланды. 1943нче елда олау астында калып, әти үлеп китте. Ул үлгәч, аны төрергә колхоз 20 метр марля бирде. Өйдә без әни, апа, мин, энем калдык. Әни чирле, күп эш безгә булды. Ике абый сугышта. Аларга хат язу минем өстә иде. Әни әйтеп торып яздыра иде. Икесе дә сугыштан исән кайтты.

Сыерга ашатыр өчен колхоз басуына салам урларга да йөрдек. Сөтен савып, хөкүмәткә салымга тапшырабыз. Елына 360 литр сөт тапшырырга кирәк иде. Сыерың кысыр булса да, налогны түләү мәҗбүри булды.

Җәй көне вакытлыча бездә ясле кебек нәрсә оештыралар иде. Һәр бала үзе белән 0,5 литр сөт, 1-2 бәрәңге алып килергә тиеш. Мин идарәгә төшеп, умачка он алып кайтам. Балаларны әниләре бик соң килеп ала. Алар да эштән соң кайта. Балалар аңарчы инде сәкедә аркылы-торкылы килеп йоклаган була.

Көзгә ашлык суктыру башлана. Сугу машинасында миңа да эшләргә туры килде. Буем җитмәгәч, аяк астына әрҗә куеп эшли идем. Үткәннәр бар да истә. Берсе дә онытылырлык булмады шул.

Тәгъзимә ШӘНГӘРӘЕВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии