Ерак әбиемә хат

Яңа Байлар авылының өздереп тальян гармунда уйнаучы, көрәшче егете Хикмәтулла белән, син – авылның чибәр кызы Лотфиҗиһан гаилә корасыз. Сигез балага гомер биреп, җидесен – дүрт малай, өч кызны исән-имин үстерәсез. Олы улыгыз Зиннәтулла гаилә корып, өч баласы туа. Шушы бәхеткә куанып яшисе дә бит, илгә кара афәт булып сугыш килә. Дүрт улыгыз да төрле вакытта сугышка алына. Олысына Суслонгер аша үтәргә туры килә. Улларыгыз төрлесе төрле фронтта, хатлары килеп тора. Гыйниятулла исемлесе, син укый алсын дип, гарәп хәрефләре белән яза. Зәки исемлесе хатын шигъри юллар белән бизи. 1942нче елда Гыйниятулла улыгызның үлем хәбәре килеп ирешә. Ә Зәки, яраланып, ялга кайта. 90 көн авылда яшәгәч, кабат сугышка киткәндә, мин башка кайта алмам инде, дип бәхилләшә. 1943нче елның февралендә Зиннәтулла улыгызның үлгән хәбәре килсә, март аенда Зәкинең хәбәрсез югалуы билгеле була. Андый хәбәрләрнең күз яшьләре белән юылуы билгеле инде. Сугышлар тәмамланып, дөньялар тынычлангач, җиде ел хезмәт итеп, 1946нчы елда Ясәви улыгыз кайтып төшә. Ул чагында дүртнең берсе булса да кайтты, дип сөенгәнсездер инде. Кайту белән печән өсте булып, ул болынга китә. Әмма, иртә уңмаган кич уңмас, ди бит халык Кайтуына 2 ай да 10 гына көн була әле, Ясәви да кинәт кенә чирләп вафат була. Бу көннәрне күз алдына да китерүе бик авыр. Ничекләр генә кичердегез икән бу хәсрәтләрне? Кайткач, сеңлесе Маһирәгә, минем тәндә алты ядрә бар, ләкин өйдәгеләргә әйтмә, дигән. Шул тимер кыйпылчыкларыннан каны агуланып үлмәде микән, дигән фикер килә башыма. Сугыш тукталгач язган соңгы хатларының берсендә: «Бүгенге көндә мин бик шат, ни өчен дисәгез, озакламый күрешербез дип юрыйм, әгәр исән булсак», дип язган. Күрешергә насыйп булса да, яшәргә насыйп булмый шул. Ул чорда ун класс белемле коммунист кеше кем булып китәр иде? Ясәви вафат булгач, коммунист кешене табут белән күмәрләр дип, сез бик курыккан булгансыз. Шулай итеп, баһадирдай дүрт улыгызны югалту ачысын татырга туры килә сезгә. Эх сугыш...

Бу хатны сиңа кем яза дисәң, олы кызың Гөлҗиһанның улы Хәниф яза. Без сине ерак әби дип йөрттек. Без Түбән Тәкермән авылында яшәдек, ике авыл арасы 18 километр иде. Җәяүле кеше өчен бик ерак ара ул заманда. Мин күбрәк синең янда үстем диярлек. Ул заманда Байлар авылындагылар Хуҗамәт МТСына килеп, безгә дә кергәлиләр иде. Мин шулар белән йөргәләдем. Берсендә туганыбыз Исмәгыйль абый кыш көнендә алып китеп, төнлә синең ишегеңне ачтырып, мине кертеп җибәрә. Төенчек урынына төрелгән баланы танымыйча, кем баласы бу, алып кит, дип кычкыргансың. Исмәгыйль абый кире борылып кереп, Хәниф бит ул, дип чыгып китә. Күзкәй урта мәктәбендә укыганда өч ел гел синең яныңда булдым.

Әйтеп үткәнемчә, Хикмәтулла бабам гармунчы, көрәшче һәм дә тегермәнче булган. Бабам белән мин дә тегермәнгә барып йөри торган идем. Мөҗип исемле тагын бер оныгыгыз да гармунчы иде, озак еллар көрәшче булды. Тальян гармунын алып, мин дә өйрәнергә тырышып карадым, ләкин андый сәләт миңа бирелмәгән булып чыкты.

Иң аяныч хәлләрнең тагын берсе – Чебенле дигән авыл сабантуенда 68 яшьлек бабам йөгерешкә барып, беренче булып килә дә, бүләккә бирелгән намазлыгын кулына алгач, егылып үлә. Ураза аеның соңгы көннәре була ул, бабам да ай буена ураза тота. Ул көнне дә уразалы килеш йөгерә. Ул якларда элек картлар йөгереше була иде.

Чебенле авылы инде юк. Су басу зонасына эләгеп, күченделәр. Ләкин авыл халкы ел саен авыл урынына җыелып, Коръән укытып, сабантуй, авыл җыеннары үткәрә. Шунда мин дә барып, Хикмәтулла бабамны да искә алган идем, авылның ике карты: «Без бит аны күрдек. Аңа ул вакытта ярдәм итә белүче генә булмады», – диделәр. Әй әбекәем, ничекләр түзде икән йөрәккәең?

Янәшәңдә күбрәк булгач, миңа синең кичерешләрең якын булды. Хәзер дә сугышлар темасын тыныч кына кабул итә алмыйм. Ясәви абыйның киемнәрен, сумка-чемоданнарын озак еллар саклап тоттың. Улларыңның сугыштан язган хатларының берничәсен мин дә саклыйм. Оныкларым йөргән балалар бакчасына алып барып, таушалган, әмма бик кадерле булган өчпочмаклы солдат хатлары белән таныштырам. Дүрт улыңның да фотосурәтләрен зурайтып ясап, мәктәпкә бирдем. Мәктәп укучылары аларны 9нчы Майда күтәреп чыгалар. Ә менә син үзең, ярамый, дип, фотога төшми идең. Ерактан төшерелгәне генә бар. Миңа дүрт яшь чагында Хикмәтулла бабам алдына утырып төшкән карточка белән синекен дә янәшә куеп, кадерләп саклыйм. Мин бәләкәй чагында синең белән зиратка барып, бабам һәм Ясәви абый каберләрен койма аша карап кайтыр идек. Элек хатын-кызлар, ярамый, дип, зиратка кермиләр иде бит.

Пенсиягә чыккач, туганнарымның каберләрен, синекен дә, карап, яңартып йөри башладым. Әмма бабам белән Ясәви абыйның каберен тапмадым. Шунда кече кызың Таһирә апаны берничә тапкыр алып килеп, Ясәви абыйныкын табып, язып куйдым. Аның каберенә тимер чардуган куелган булган. Бабайныкы тактадан булгач, череп беткән, табып булмады.

Әбекәй, өч кызың булып, минем әнкәй – Гөлҗиһан 99нчы яше белән барса, Таһирә апа 93 яшен тутырып, исән-сау яшәп яталар. Бер сөйләшеп утырганда, нигә безгә мондый озын гомер бирелде икән, дигәннәр иде, «Сезнең яшьли үлгән абыйларыгыз өчен дә яшисегез бар әле», – дидем.

Уртанчы кызың Фәрхеҗиһанның кабере синеке белән янәшә. Шул сугыш аркасында синең белән яшәп, соңарып, 40 яше тулгач кына хатыны үлгән иргә кияүгә чыгып, ятим балалар үстерде. Касыйм исемлесе (үги дип әйтәсем килми) хатыны Әлфия белән аны хөрмәт итеп, олылап, соңгы юлга озаттылар. Рәхмәт аларга. Син яшәгән нигез бүген хуҗасыз, өрәңге агачы басты. Ә урам яктагы шомырт әле исән. Яз көннәрендә шау чәчәктә була.

Син, әбием, авылда мактаулы идең. Колхозга ипи пешерә идең. Балан бәлешең тәмле була, Лотфиттәй, безгә дә өйрәт әле, дип кергәннәре хәтердә. Өйдә аш пешергәндә ярып кына бәрәңге саласың да, шуны алып ашата идең. Әле дә тәме хәтердә. Сугыш аркасында дүрт баласын югалткан сездәй әниләргә тере чакта ук һәйкәл куелырга тиеш тә бит... Улларыңның исемнәре авылдагы яңартылган һәйкәлгә уеп язылган. Балалык белән кылган гөнаһларым булса, гафу ит, әбием.

Син, ерак әбием, һәрчак исемдә, онытмыйм, оныта да алмыйм. Авыр туфракларыгыз җиңел булсын, урыннарыгыз оҗмахта булсын, тыныч йоклагыз, каберләрегез һәрчак караулы булсын.

оныгың Хәниф ГӘРӘЕВ,

Минзәлә шәһәре

Комментарии