Сагындырмый үткәннәр

Советлар чорында авылыбыз Түбән Тәкермән районда Биктау һәм Күзкәйдән кала (хәзерге Тукай районы) зур авылларның берсе иде. Тарихи чыганакларда авылыбыз 1748нче елда барлыкка килгән дип исәпләнелсә дә, мин аны күпкә элегрәк барлыкка килгәндер дип уйлыйм, чөнки берничә гаилә килеп төпләнү белән үк исәпкә алынмаган бит инде ул. Шулай итеп, авылыбызга быел 270 ел тулган дияргә була.

Гражданнар сугышы, репрессия һәм Бөек Ватан сугышы авылыбыздагы халык санын киметүгә китерә. Репрессия Түбән Тәкермәнне дә читләтеп үтми, 22 кеше кулга алынып, 13 кеше генә, дәлилләр җитмәү сәбәпле дип, азат ителәләр. Сугыш кешелек дөньясына коточкыч бәлаләр китерә. Ә Икенче Бөтендөнья сугышы бу өлкәдә рекорд куйды. Кызганыч, Ватанны явыз дошманнан коткарырга 225 кеше алынып, авылдашларыбызның 139ы кире әйләнеп кайтмый, шуларның 89ы хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Никадәр гаилә корылмый кала, никадәр гаилә ятимлек кичерә. Дөньядагы ничә кешене яшьлек елларыннан, матур киләчәктән мәхрүм итте сугыш. Хатын-кызларның, карт-коры, бала-чаганың коры таякка эшләп, интегеп салым түләп, ачлы-туклы яшәүләрен язып бетерерлек түгел. Колхоз эшендә эшләү белән генә түгел бит әле, ялгыз хатыннарга балаларын да үстерергә, ашатырга, киендерергә, укытырга да кирәк. Сугыш тәмамлану белән дә җиңеллек килми. Бигрәк тә толларга авыр була.

1960нчы еллар азагында сугышта һәлак булганнар истәлегенә авылда һәйкәл төзелде. 2016нчы елны аны яңадан матурладылар. Бу һәйкәлдә безнең Гәрәевләрдән алты кеше язылган. Шуның берсе минем бабамның улы булса, бишесе – бабамның бертуганы Миңлегәрәй бабайның балалары. Алты баласы сугышка алынып, шуның берсе – Җәмил исемлесе генә Берлинга кадәр барып җитеп, исән кайта. Ул да башта «атаклы» Суслонгерга эләгә, комиссия килгәч, өенә кайтаралар һәм яңадан сугышка алына. Сугыш аның да сәламәтлеген бик нык какшата, 60 яшен тутыруга ук вафат була. Ата-ана йөрәге ничекләр чыдаган, биш балаң әйләнеп кайтмасын әле!

Ярым ач, алмаш киемсез, авыр эштән йончыган авыл халкы фәкать үзенең кул көченә генә ышана алды. Сугыш чоры авырлыкларын күтәргән балалар турында күп яздылар, инде алар да аз калып бара. Ләкин әле һаман да бу балаларны белүче кеше юк.

Күршебез, сугыш чоры баласы Разак абый сөйләгәннәрдән: «Үскәндә ашарга юк, кияргә юньле кием юк. Әтиебез Сазхетдин сугышта үлеп калды. Ниләр генә ашамадык: какы, кузгалак, кәҗә сакалы. Кычыткан ашы иң тәмлесе иде, ә менә бәрәңге яфрагы салып пешергәне ачы, тәмсез була иде. Болын буендагы авыллардан сатарга какы алып киләләр иде. Ә аны нәрсәгә сатып аласың, ярый алмаштырырдай әйберең булса! Әнкәйләрнең юага барганнары хәтердә. Ул олы бәйрәм иде. Ләкин эш ташлап китәргә ярамады, ә болын бездән 30 чакрым ераклыкта иде. Кайчан ипигә туярбыз икән, дип яшәдек. Ятимнәрнең хәлен ятимнәр генә белә шул. Аталары сугыштан кайтканнар безнең белән чагыштырганда барыбер дә яхшырак яшәде. Кыш көннәрендә өскә кияргә кием булмагач, тәрәзәдән карап, урамга чыгасы килеп елап утырганнар әле дә хәтердә. Шундый авыр тормыштан, юклыктан әниләрнең никадәр күз яше түккәнен бер Аллаһ кына белә.

Мин үзем армиягә баргач һәм кайтып эшли башлагач кына туйганчы ипи ашадым. Колхозда 20 ел К-700 тракторында эшләдем. Үткәннәр сагындыра, дип язалар, ләкин мин берничек тә сагынам дип әйтә алмыйм. Ул авырлыкларны ничек сагынасың инде? Бик күп авырлыклар күрдек, ләкин бар да юкка, безгә моның өчен бернинди дә ярдәм булмады, булыр дип тә ышанмыйм. Инде рәхәт тормышта яшибез, дип шатланабыз. Тик менә балаларны гына алда ни көткәнен белеп булмый. Пенсиягә чыгып, шатланып кына яшәгәндә гомер иткән хатыным Гөлҗәүһәр үлеп, ялгыз калгач, бик авыр. Балалар ташламый анысы, ләкин картлыкта ялгыз калу, бигрәк тә ир кешегә, бик кыен.

Тагын бер вакыйга истән чыкмый: әнкәем Хөббениса Хуҗәмәт авылындагы почтага барып, түләргә акча булмагач, радионы өзәргә куша. Җырчы Илһам Шакиров та шунда булып, безнең өчен ярты елга түләп куя: «Апа, рәхәтләнеп тыңла», – дип, әнкәйнең аркасыннан сөя. Очраса, рәхмәт әйтермен, дип йөрдем, ләкин очрашырга туры килмәде».

Ничек кенә авыр булмасын, тормыш дәвам итә. Безгә, сугыштан соң туганнарга да җиңел булмады. Ашарга, кияргә юк. Әтием Габдулла: «Без башка чыкканда (1948нче ел) өч җанга ун кило он бар иде, ярый әле бәрәңге булды», – дип еш кабатлый иде. Үзем дә хәтерлим, ипи пешергәндә кыргычтан бәрәңге кыра идек, куллар киселеп бетә торган иде. Без үскәндә ашаган үсемлекләрне безнең балалар белмиләр дә. Без дә шулай ук эшләп үскән буын. Язга чыгуга, куыш ясап, кызыл балчыктан кирпеч суга идек. Күршеләребез Гаяз, Фаяз (мәрхүмнәр инде, авыр туфраклары җиңел булсын), Хәким белән печән өсте җитүгә – болында, урып-җыю чоры җитү белән комбайнда салам ташуда эшләдек. Укудан кайтуга, әниләргә басудан чөгендер, бәрәңге алышырга йөгерер идек. Җыеп кына әйткәндә, авыл халкы бик тырыш, заман таләпләрен үтәп, тәртипле яшәде.

Төрлечә үзгәртеп корулар безнең авылга да уңай һәм тискәре үзгәрешләр алып килде. Юллар салынды, газ керде, мәчет, клуб, фермалар төзелде. Авыл халкының тырыш хезмәте белән булдырылган терлекләрне, фермаларны, амбарларны, тегермән, пилораманы юкка чыгардылар. Яшьләр, эш эзләп, төрле якка таралды. Әкренләп, авыл пенсионерлар авылы булып кала. Кешегә өмет белән яшәү хас. Шулай булгач, безгә дә яхшыга өметләнеп кенә яшәргә кала.

Хәниф ГӘРӘЕВ,

Минзәлә районы, Тәкермән авылы

Комментарии