Бүреләр белән очрашу

Бүреләр белән очрашу

Сугыштан соңгы елларда бүреләр бик күп үрчеде. Алар көтүләре белән авылга кадәр киләләр иде. Якты вакытта йорт хайваннарына, җигүле атларга да һөҗүм иткәләделәр. Шуңа күрә атлы кеше кая гына барса да үзе белән үткен балта йөртте.

Туганыбыз Фатыйма апа да бүреләр белән берничә тапкыр очраша. Фатыйма апа сөйли: «Авылыбыз Кечкенә (күчкән) Җыгып дип атала иде. Чөнки 1930нчы елларда бу җирләргә Зур Җыгыптан кешеләр күчеп утырган. Буш җиргә күчеп утыручыларга дәүләттән бераз ташлама булган. Безнең тирәдә Кызыл Маяк, Үрнәк, Рәми дигән авыллар да күчеп килүчеләрнеке иде. Һәрберсендә 15-20 хуҗалык. Сугыштан күп ирләр исән кайта алмады. Шуның аркасында авыллар таркалды. Бу авыллар Кызыл Юл районына керәләр иде.

Безнең дә әтиебез сугышта бер аягын югалтып кайтты. Колхозда ирләр генә түгел, атлар да җитми, күбесе сугышка алынды. Арба-чанага үгез, сыер җигәбез. Безнең әти Салих исемле, кыш көне җигеп йөрү өчен үгез асрады. Ә җәй көне сыерны җигә идек.

Бездән ерак түгел мари авыллары урнашкан. Безнең авыл кешеләре марилар белән дус булып, аралашып яшәделәр. Аларда – урманнар, ә бездә – киң икмәк басулары.

Яз көне апрель аенда Янбаса дигән мари авылыннан әтинең танышлары килеп, сазлыклы урыннар кардан әрчелгәнче бүрәнәләрне юл кырыена чыгарып куярга кирәк, дип, безнең үгезне сорап тордылар. Миңа 13-14 яшьләр тирәсе. Икенче көнне иртә белән әти миңа үгезне чанага җигеп бирде дә, мин шул Янбаса дигән авылга киттем. Авыл аралары ерак түгел. Авылны чыгып, әзрәк үр күтәрелгәч тә, мари авыллары күренеп тора. Көне буе безнең үгез белән мари егетләре бүрәнә ташыды. Аннары безне авылга алып кайтып ашаттылар, үгезне дә шәп итеп сыйладылар да, без кичкырын әкрен генә кайтырга кузгалдык. Үгез горур гына авылга таба тәпили, ә мин чанада үз уйларыма чумып барам. Бер вакытны минем үгез пошкыра-пошкыра адымын кызулатты. Хәтта чабарга ук тотынды. Башымны күтәреп карасам, бездән ерак та түгел, юл кырыеннан бүре якынлашып маташа. Үгез бүрене миннән алда күреп алган. Чанамда хет бер таяк та юк, кычкырырга да куркам. Бүре безне басуның уйсурак урынында сагалап торган. Алда да, артта да авыллар күренми. Үгезне куасы да юк, тизлеген арттырыпмы арттыра. Уйсулыкны менеп җитүгә, безнең авыл утлары күренде. Мин дә кыюландым, бар көчемә: «Бүре! Бүре!» – дип кычкыра башладым. Минем тавышны ишетеп, авыл башында канау казучы абыйлар көрәкләрен болгап, миңа таба йөгерә башладылар. Бәхетемә, бүре үгезгә ташланырга өлгермәде. Шулай итеп, без үгез белән исән-сау кайтып җиттек. Аннан соң да бүреләр белән бик күп тапкырлар очрашырга туры килгәләде. Хәтта авылга кадәр озатып та куйганнары булды бүреләрнең.

Безнең Кечкенә Җыгып авылына 5-6 чакрымда Чынбулат исемле авыл бар иде. Заманында анда 7 еллык мәктәп эшләде. Без дә шунда укыдык. Хәзер инде бу авыл да кечерәеп, бетеп бара. Шушы авылның читендә әтиебезнең дусты яши иде. 1950нче елларда бүреләрне «кукурузник» самолетлары белән аулый башладылар. Берсендә самолет белән бер бүрене куып алып килгәннәр. Теге абзыйның ишекне ачып, тышка чыгып килгән мәле булган. Бичара бүре абзыйны бәреп, өйгә атылып килеп кергән дә, карават астына качкан».

Сөйләгәч, сөйлим, дип, Фатыйма апа тагын бер вакыйганы искә алды: «Сыер җигеп, Әтнә базарына идән такталары сатарга барырга туры килде. Гаиләбез бик ишле. Олы апам Суфия күп вакытын йорт эшләре, балалар тәрбияләү белән мәшгуль. Мансур абый колхозның төп эш көче. Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр такта яруда, башка төрле авыр эшләрдә.

Әтнә базары якшәмбе көнне уза. Авылдан Әтнәгә кадәр 20-25 чакрым ара. Шуңа күрә авылдан шимбә көнне үк чыгып китәргә кирәк. Абый сыерны такта ташый торган озын арбага җигеп бирде. Арбада 6 метрлы 10-15 калын идән тактасы. Мин 14-15 яшьлек кыз бала. Шулай акрын гына юлга кузгалдык. Шашы белән Кышлау авыллары арасында юлны күтәртеп, дамба салганнар. Юл кырыенда көтүлекләр, хуҗалык хайваннары шунда. Сыерлар арасында зур гәүдәле үгез дә бар. Минем сыерым үгезне күрде дә, арбасы-ние белән дамба астына төште дә китте. Такта төягән арба янтайды. Сыерны туктатам димә. Алдына йөгереп чыгып, башымдагы яулыгым белән күзләрен дә бәйләп карадым. Көтүчеләр моны күреп, көтүне ераккарак алып китмичә, сыерны тынычландырып булмады.

Инде сыерны арбасы белән кабат юлга чыгарырга, алтышар метрлы такталарны арбага кабат төяргә кирәк. Азаплар чигеп, көчкә төядем. Менә шулай узды безнең яшьлек».

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии