Шатлыклы хәбәрләр кими бара

Газета-журналлар укысаң да, кешеләр белән аралашсаң да, горурланып сөйләрлек булган шатлыклы очракларның кими баруы сизелә. Милләтләр арасында тигез хокуклылык булмыйча, Конституциядә язылган законнарның үтәлүе тыелган, тынычсыз заманда яшибез бит.

Бүген өйгә килгән газеталарның берсендә: «Кырлай паркы сүтелгән урында Җәмигъ мәчетен салырга уйлаганнар иде, ахыр чиктә бу мәчетне башка урынга салырга булдылар. Бу урында киләчәктә нәрсә буласы билгеле түгел», – дип язылган иде.

Узган ел Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлап уздырылган чараларга бай булды. Шул исәптән мөселман илләреннән килгән кунаклар, Русия хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Марат Хөснуллин һәм дә җыелган халык катнашында мәчет нигезенең беренче ташы салынды. Бу хакта зурлап язып чыктылар, телевидение килде. Шундый мәртәбәле кешеләр катнашында кабул ителгән карарны кем үзгәртә алды икән? Бу турыда нишләп аңлаешлы мәгълүмат бирүче күренми? Мондый гаделсез гамәлләр, милли кыерсытулар безне гарьләндерә. Мондый мәкерле эшләр белән без килешә алмыйбыз. Җәмигъ мәчете шәһәр читендә була алмый бит инде ул? Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте җитәкчеләре ни уйлый икән? Миңа калса, бу махсус рәвештә, милләтара ызгыш чыгару өчен шулай эшләнә. Шәһәр уртасында чиркәүләр салганда андый ызгыш чыкканын хәтерләмим.

Һәр яз саен берничә урында меңләгән гектар урман януын күрәбез. Себердәге урманнарның янып торуы гадәти хәлгә әйләнеп бетте бугай инде. Авыллар һәм шәһәрләрдә янгыннарда һәлак булучылар, суга батучылар, юл һәлакәтләренә юлыгучылар турында да еш ишетәбез.

Халыкның 13,5 проценты яшәү минимумыннан да азрак акчага яшәргә мәҗбүр. 2030нчы елга бу күрсәткеч 6,5 процентка калыр дип фаразлана икән. Моны алга китеш бар дип әйтеп булмый бит инде.

Үзәк Банк хисабы буенча, илдә яшәүче халыкның банкларга булган бурычы 30 триллион сумнан да артып киткән. Бу да илнең халкы бурычка батып яшәүне күрсәтә. Чит илләр катнашында җитештерелә торган машиналарны чыгару туктатылгач, «Ока», «Москвич», «Волга»ларга кире кайту да сәер шикелле.

Санап китсәң, шатландырмый торган очраклар күп инде ул. Әле аның язып булмый торганнары тагын да күбрәк.

Шатлыклы очракларны да бик теләп язар идем дә бит, андыйларны барлый алмадым. Шулай да өметне өзмик, шатланып яши торган көн дә килми калмас, Аллаһ боерса.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии