Яралы язмышлар

Яралы язмышлар

30 октябрь сәяси корбаннарын искә алу көне. Минем уйлавымча, бүген Советлар Союзын сагынып искә алсак та, аны юксынсак та, аның казанышларын олуг итеп күрсәтсәк тә… ул лагерьларында черетелгән миллионлаган халкыбыз рухлары алдында акларлык түгел. Ил тоташ НКВД төрмәсенә әверелдерелгән. Кызганыч, без әле һаман да бу хатабызның аяныч булганлыгын рәсми төстә танымыйбыз, психик авырулы Сталинны, аның үз халкына карата кылган геноцидын хөкем итмибез. Әле һаман да Сталинны сагынучыларның булуы минем үземне бик борчый. Янәсе аның җитәкчелегендә илебез аякка баскан. Аның кул астында без сугышта җиңгәнбез. Болары да бит бәхәсле мәсьәлә. Чынлыкта хокуксыз халык кол итеп тотылган. Фәлән авылдан фәлән кадәр кешене лагерьларга озатырга план өстән төшерелгән.

Менә бүген тәкъдим ителәсе язмаларны да күз яшьләрсез укып булмый. Аеруча 15нче биттәге язмага игътибар итегез. Без бу хатирәләрне искә алып, үткән хаталарыбызны танып, алга таба ялгышмас өчен тәүбә итеп яшәргә тиешбез. Бу сәхифә редакциябезгә килгән хатлар һәм язучы Фәүзия Бәйрәмованың «Гулаг – » китабына кертелгән хикәятләрдән төзелде.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

ҮТКӘНЕН БЕЛМӘГӘН – КИЛӘЧӘГЕН БЕЛМИ

Менә без хәтер көнендә шәһит киткән дин әһелләрен, шәкертләрне искә алабыз, алар рухына дога кылабыз. Казанның җиңелүенең төп сәбәбе– морзалар арасында бердәмлек булмау. Бу көн хәтер көне генә түгел, һәр татар өчен ачы хакыйкать – гыйбрәт көне дә. Икенче хәтер көнендә 1930-1940 елларда гаепсезгә хөкем ителгән репрессия корбаннарын искә алабыз. Бу елларда халыкның дини, эшчән, гыйлемле катлавы юк ителде. Югары Советның карары нигезендә, гаепсезгә хөкем ителүчеләрне аклау башланды һәм «Хәтер китабы» булдырылды. Бу каргышлы кара еллар фаҗигасе безнең гаиләгә дә кагылды. Без барын да күрдек, чабата да кидек. Тик урлашмадык, кеше хакын ашап үсмәдек, тырышып хезмәт иттек. Әткәй тырыш тимерче иде. Аны 1930 елның апрель аенда 5 елга хөкем иткәннәр һәм Себер якларына урман кисәргә җибәргәннәр. Без өйдә 8 бала калганбыз. Үскәндә бик күп киртәләр үтәргә туры килде. «Кулак баласы» исемен күтәреп йөрдек. Әткәй кайтты, тик кулак булды. Ни өчен гаепләнгәнен дә белмичә, 1961 елда Себер урманнарында алган җәрәхәтләрдән савыга алмый, үлеп китте. Хәзер кулаклар юк. Тик эчүчеләр, наркоманнар, илне талап баючылар күбәйде.

Зәйтүнә ХӘЙРУЛЛИНА. 84 яшь.

Казан шәһәре.

Золым ачы булды

«Җамалетдин Шамматов 1896 елда Минзәлә өязенең Әтәс авылында (элеккеге Калинин, хәзерге Актаныш районы) урта хәлле крестьян Ахунҗан гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Ул кечкенәдән хезмәт сөеп үсә, шуңа күрә, үзеннән соң бер-бер арт­лы туган 5 энесе һәм 1 сеңлесе булган ишле гаиләне туйдыруда әтисенең иң беренче ярдәмчесе була.

Тора-бара Ахунҗанның 6 улы, кызы Салиха да хезмәт яра­тулары, кешелекле булулары белән дан казана. Шуңа күрәдер дә, бәлки, ул вакытта авылда үстерелгән 3 алма бакчасының бер­се – аларныкы, икесе Ахунҗанның туганнары Нуретдин белән Әмирханныкы була. Үзе туган Әтәс авылында, эчәр өчен бер генә кое да юк чагында, үз куллары белән әллә ничә метр тирәнлектәге коены казучы да Җамалетдин була.

Шулай эшкә һәм укуга һәвәс булган Җамалетдинне Берен­че бөтендөнья сугышы солдат шинеле кияргә мәҗбүр итә. Ә инде гражданнар сугышы башлангач, ул, энесе Нурлыгаян белән бергәләп, яшь Советлар республикасын саклау өчен, көрәшнең алгы сафына баса. Сугыш бетә, әмма истәлек булып, алар тәнендә яра эзләре кала.

Сугыштан соң, үзләре саклап калган Совет властен ныгытуда күп көч куялар Шамматовлар. Аларның якын туганнарыннан бер­се – Мансур Шамматов Минзәләдә Совет власте төзүдә иң актив көрәшчеләрнең берсе була. Соңыннан ул Актаныш районының Такталачык авылында сәнәкчеләр тарафыннан саламга ташлана, тереләй утта яндырылып үтерелә.

Җамалетдинда болар һич тә курку хисе тудырмый. Киресенчә, ул эшкә тагын да активрак тотына – Әтәс авылында колхоз төзүдә кат­наша, шул авылда колхоз председателе, авыл Советы председателе, төзүчеләр бригадасы бригадиры, Уфа шәһәрендә исполком әгъзасы һәм башка эшләрне башкара. Туган җир, туган туфрак аңа һәрвакыт якын, магнит кебек үзенә тартып тора. Ул үзе туган Әтәс авылында гаилә кора, шунда яши, 3 кыз, 2 уллары дөньяга килә. Шатланы­шып өченче малайларының тууын көткәндә, 1937 ел октябренең ямьсез, шыксыз караңгы төннәренең берсендә, көтмәгәндә өйгә 2 милиция белән авыл Советы рәисе Гыйлаҗев Шәрхемулла һәм башкаручы килеп кереп, Җамалетдинны кулга алалар.

5 бала белән аптырашта калган авырлы ананың йөрәге түзми, өйдә булган бар ризыгын күтәреп, шул ук төндә 13 чакрым араны җәяүләп үтеп, Пучы төрмәсе (Калинин районы үзәге) ишеге төбендә таптана. Әмма аңа таң алдыннан машинага төялгән кулга алыну­чылар арасында муенына сары шарфын ураган иренең гәүдәсен ерактан гына күреп калырга туры килә. Бу аның 6 баласының ата­сын соңгы күрүе була.

«Нигә алып киттеләр, кая, озаккамы?» – шул газаплы сораулар белән өйгә кайтып керсә, 5 бала биш җирдә тәгәрәшеп елап яталар. Ятим калган ана һәм балалар өчен алда күпме газаплы көннәр! Озакламый алтынчы бала да дөньяга аваз сала. Тәрбия җитмәгәнлектән, биш яшьлек кызы Сафия үлә. Әйе, тәрбия җитмәгәнлектән, чөнки олы кызы Гафиягә дә ун гына яшь булган, ишле балалы анага берәү дә елмаеп карамый, шәфкатьлек итәргә ашкынып тормый, ярдәм күрсәтергә батырчылык итми. Кая гына барып борын төртергә, ярдәм сорарга уйласалар да, «халык дошманы хатыны һәм балалары» дип кире кагалар. Җамалетдин абзыйның башка туганнары исән калмаса, белмим, ул гаилә нишләп беткән булыр иде икән?

Бу еллардагы кимсетелүләре, җәберләнүләре турында Җамалетдин абзыйның бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәүче олы кызы Гафия менә нәрсәләр сөйли:

«Бервакыт, 12 яшем дә тулмаган килеш, мине арбага җигелгән ябык атка утыртып,10 километрераклыктагы урманга чыбык төяргә дип төнлә белән ялгызымны гына чыгарып җибәрделәр. Янәсе, халык дошманы кызына ярый. Ат арып туктагач, бүре улауларын тыңлап, куркуымнан тын да алмыйча, котым алынып, арбада бөгәрләнеп, калтыранып ятуларым бүгенгедәй хәтеремдә. Мәктәптә «троцкийчы» дип, күз дә ачырмыйча, һәр көн саен елатып кайтар­дылар. Шул килеш тә 7 классны гел «биш»легә генә тәмамлавым сәбәпле, авылдашларым күрше Чирү авылына хисапчы итеп җибәрергә тәкъдим иткәч, яхшы укуымны белә торып, мәктәп директоры Фәтхиев: «Халык дошманы кызын шул эшкә ышанып куяргамы?» – дип каршы төште. 1945 елны, 18 яшем тулганда, без­не, берничә кызны, Казанга Горбунов исемендәге хәрби заводка эшкә җибәрделәр. Минем белән барган башка кызларны заводның эчендә эшләттеләр, ә мине завод больницасында санитар итеп калдырдылар. Бераздан завод директорына авыл­дашларым белән бергә эшлисе килү теләгемне белдергәч: «Халык дошманы кызын заводка кертү түгел, урам себерергә дә куярга яра­мый!» – дип мине куып чыгарды.

Ай, авыр булды ул еллар, күпме күз яшьләре түгелде, күпме сыкраулар кичердек! Ә әтидән озак вакыт­лар бер хәбәр дә килмәде. Шулай билгесезлектә җәфалана торгач, Бөек Ватан сугышы алдыннан, Самара шәһәреннән (Куйбышев) яз­ган беренче хаты килеп төште. Ләкин хатлар тагын килмәс булды. Сугыш башлангач та, өч ел буена хат килмәде. Ниндидер бер утрауда – Вайгач дигән төсле тоела, хәбәрсез яшәргә туры килгән икән. Бик авыр шартларда тоз чыгарганнар алар анда. Ачлы-туклы килеш елның теләсә кайсы вакытында, көннәр буе күкрәктән тозлы суда басып торырга туры килгән аларга, күп газаплар кичергәннәр. Гаепсезгә кулга алынганнарның күбесе шунда һәлак булган, аларның гәүдәләрен күмеп тә тормыйча, күлгә генә ыргытканнар. Әткәй кебек яшьтән эштә чыныгып, физик яктан сәламәт һәм үз гомеренә бер мәртәбә дә тәмәке тартмаучылар гына исән калган анда. Алар Сталин сәясәтенә каршы 2 мәртәбә бунт та күтәреп караганнар. Ләкин аны оештыруда гаепле дип табылганнарның барысын да шунда ук атканнар. Әтинең исәнлегенә ышаныч инде тәмам югалгач, 1951 елда Норильскидан безне чакырып язган хаты килеп төште. Үзенә кайтырга ярамый, әниебез каты авырый. Без бара алмадык. Озакламый әниебез дөнья куйды. Шулай итеп, аның гомере тирән сагышлар, газап эчендә яшәп чикләнде. 1952 елны безне үзе кайтып Норильскига алып китте, ә 1957 елда ул тулысынча акланды».

Әйе, озак еллар буе Сталин газабын кичергәннән соң, Җамалетдин Шамматов акланды, үзенең туган ягы Яр Чаллы шәһәренә кайтып урнашты. Ул 1968 елда шунда вафат булып, Чаллының иске зиратына җирләнде, көрәшләрдә утны-суны бергә кичкән энесе, гражданнар һәм Ватан сугышы ветераны Нурлыгали Шамматов белән бергә янәшә ята. 2нче урта мәктәп укучылары алар кабере янында еш булалар һәм шунда ал­ган тәэсирләре белән «Үлгәннәрнең – каберен бел, исәннәрнең – каде­рен бел!» дигән мәкалә язып, «Ялкын» журналына да җибәргәннәр иде. Ул журналда 70 еллар ахырында басылып чыкты.

Бу каберлектә тыныч йокласыннар иде алар, моңа аларның тулы хаклары бар. Ләкин соңгы вакытларда бу зираттагы тәртипсезлек, хулиганлык, әхлаксызлык күренешләре йөрәккә шом сала, бу хәл күңелне бик тә борчый.

Бу язмада бәян ителгән абый – Шамматов Җамалетдин Ахунҗан улы – минем әтинең бертуган абыйсы. Аның биредә – Чаллыда олы кызы Гафия, улы Фәниф яши. Түбән Камада Комби­нат һәм Фәңгыйль исемле малайлары, Арчада Галия исемле кызы тора. Мин үзем озак еллар буена татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләдем. Сталин чорына карата чыккан фикерләр-хөкемнәр белән дәртләнеп яшибез.

Гөлшат ШАММАТОВА,

укытучы, персональ пенсионер.

Яр Чаллы шәһәре.

Гөнаһсыз кош

Үземнең 6-7 яшьлек чагым, әниемнең шул елларда кулына хат тотып елаганнары исемдә. «Тәрәзәләрдә – рәшәткә, рәшәткә эчендә – гөнаһсыз кош…», – дип язганнарны укып елый иде мәрхүмә. Бу хатны язучы әниемнең бертуган абыйсы Туктаров Минвәли, шәхес культы вакытында бер гаепсезгә кулга алына. Ялгышмасам, ул Шөгер районы, Туктар Урдалы авылында 1894 елда туа. Кулга алыныр алдыннан авыл мәктәбендә укытучы була.

Мин аның турында күп яза алмыйм. Шулай да, кулга алы­нып, Казан төрмәсендә суд көтеп еллар буе ятканын, берту­ган сеңлесе Туктарова Зәйтүнәне (әнинең сеңлесе), абыйсы өчен, укытудан чыгарып, эшсез калдыруларын беләм, аннары ул кулын­дагы баласын күтәреп, абыйсына сирәк булса да передача илтер өчен Казанга килеп, кара эшкә урнаша. Зәйтүнә апа хәзер дә исән, ул Лениногорскида яши. Ләкин ул да белми, зурәтине (шулай атый идек) Казан төрмәсеннән кая җибәргәннәрен. Передача белән бер ба­руында: «Монда юк ул, алып чыгып киттеләр», – дигәннәр.

Шулай итеп, аның турында берни дә белмибез. 10 ел утырып, сугыш беткән елны үлгән, дип ишеттек.

Рәисә ГАЛИМОВА,

Лениногорск шәһәре.

Комментарии