Хәтер ул – геннарда

Хәтер ул – геннарда

Октябрь ае – минем өчен бик авыр ай. Уйлый белгән, йөрәге булган кешеләрнең барысы өчен дә 15нче октябрь Хәтер көне булырга тиеш. Кешеләрнең хәтерен юкка чыгарыр өчен хәзер инде барысын да эшлиләр. Ә мин берничек тә оныта алмыйм: Зиатдин мулланың дүрт улын мулла булганнары өчен генә атып үтерәләр. Бишенче улын 20 елга сөргенгә озаталар.

«Барып Коръән укырга әбиегезнең кабере генә дә калмады бу дөньяда», – дип, Әхмәтзәки мулла үзе бакый дөньяга күчкәнче күз яшьләре белән елый иде. Ә мин аны елый-елый тыңлап тора идем. Магнитогорск шәһәрендәге завод аның һәм башка бик күп мөселманнарны сөякләре өстенә төзелгән. Заводны төзер алдыннан чокыр казытканнар да ул кырда күпме кеше күмелгән – барысының да сөякләрен шул чокырга тутырып, трактор белән тигезләткәннәр. Әхмәтзәки мулланы шул заводка каравылчы итеп куйганнар. Бабай шунда төне буе кычкырып Коръән укый торган булган. Аны бервакыт завод директоры ишетеп алган. «Бабай, сезнең урыныгыз монда түгел», – дип, бабайны Магнитогорскида мулла итеп куйганнар. 1950нче елны гына авылга кайта алган. Әбием Минпәрвәз шунда үлеп калган инде. Ул завод директоры кем булгандыр. Зәки мулла артыннан бик күп акчалар җибәргән иде, бер абый алып кайтты, анысын мин бик яхшы хәтерлим. Шул акчага авылдашлар Зәки мулла өчен өй салды. Авылда да барысы да дошман түгел иде. НКВД палачларыннан кала, билгеле.

Безнең дә бала чаклар бик рәхәт үтмәде. Күпме займ бар иде, аларны акча итеп уйный идек. Налог түләр өчен сөт, йомырка, май – берсе дә безгә калмый. Барысын да алып чыгып китәләр. Бер вакыт машина китереп куйдылар да башта бөтен тавыкларны алып чыктылар. Безнең мамык кәҗәсе бар иде. Инәй гел шәл бәйләде, аннары шул шәлне сатып акча эшләде. Яшәргә кирәк бит. НКВД кешеләре шул кәҗәне алып чыктылар. Без апа белән кәҗәнең арткы аякларына ябыштык. Алгы яктан – мөгезеннән Сарим белән Касыйм абыйлар сөйри. Кәҗә бөтен йортны тутырып кычкыра. Алып чыгып киттеләр кәҗәне налог өчен. Кәҗә булмагач, акча да бетте, ашарга да бетте. Шул кешеләрнең балалары рәхәтләнеп яшәде.

Безнең авылдан дүрт гаиләне «халык дошманы» дип сөрделәр. Сәлимҗан абый кырдан кайтканда коелып калган борчакны кесәсенә салып алып кайткан, туфрагы-ние белән. Хатыны борчакны юган да өстәлгә кибәргә куйган. Шул вакыт Гәзелбанат исемле күршесе кереп килгән. Чыгып иренә сөйләгән. Ире НКВД кешесе. Борчакны кесәсенә салып Шөгергә тикшертергә алып киткән. Сәлимҗан абый шул төнне авылдан чыгып югалды. Казахстан якларына ук киткән булган, кайтырга насыйп булмады инде аңа. Ә теге борчакны тикшергәч, аның урланган борчак түгеллеге ачыкланган. Кешеләрне нахак бәла тагып, асып, атып йөрделәр шулай. Мин бүген дә ул абыйның кызы белән очрашып яшим. Аллаһ үзе хәл итсен ул бәндәләрне. Күпме кешеләрнең түгелгән күз яшьләре өчен, вакытсыз өзелгән гомерләре өчен җавап бирәселәре бар.

Әле авылыма кайтып, алты бабамның каберләрен карап килдем. Әхмәтгәрәй хан дигән бабамның гына каберен таба алмыйм. Чүте авылында яшәгәч, шунда җирләнгән бит инде ул. Сигез баласы да шушында күмелгән. Ул авылга инде 300 ел. Аллаһы Тәгалә безнең нәселгә менә шундый хәтер биргән, берни дә онытылмый.

Мөслимә ГАЛИМ,

Бөгелмә шәһәре

Комментарии