Фикерләми башладык түгелме?

Соңгы вакытта кабул ителгән законнар, кылынган гамәлләр, газетага язылган мәкаләләр турында уйланам да, хәзер бик күпләр фикерләми башлады ахры, дигән нәтиҗәгә киләм.

Пенсия яшен арттыру турында законны гына алыйк. Имеш, башка илләрдә дә пенсиягә 60-65 яшьтән чыгалар. Аннары Русиядә гомер озынлыгы да арткан. Ә менә Көнбатыш Европа белән Русиянең табигате дә, яшәү шартлары да төрле булуын уйламадылар микән?

Мин 1954-1955нче елның кышын армия хезмәтендә Австриядә үткәрдем. Анда күптәннән хезмәт итүче офицерлар, быел кыш озын һәм салкын булды, диделәр. Кар нәкъ өч атна ятты, ә салкынлык 12-13 градуска җитте. Ә бездә кар 6 ай ята, 32-33 градус салкыннар гадәти күренеш. Австриядә хезмәт иткән елны анда ирләр ноябрь аенда да шортыдан йөрде. Ә без ноябрь аенда күп вакыт эчтән калын кием белән кышкы пәлтә киябез. Башта – бүрек, аякта – итек, кулда – тире бияләй, ягъни ким дигәндә 15-20 кг артык йөк күтәреп йөрибез, өстәвенә авыр йөк күтәреп эшлибез. Кеше эшләп үлми, чирләп үлә, дигән әйтем бар. Әйтеме дөрес, тик авыр эш кешене таушалта. Ә таушалган кеше иртәрәк чирли һәм иртәрәк үлә. Ә моңа табигать кырыслыгын һәм ашау тәрбиясенең әйбәт булмавын, агулы азык ашауны, агулы һава сулауны да өстәсәк, ул тагын да иртәрәк чирләячәк. 15 мең сум акча алучы эшченең ашау тәрбиясе ничек әйбәт була алсын? Дәүләт Думасы депутатларына нәрсә, аларның бер көнлек хезмәт хаклары 15 мең сум. Түләүләре дә юк, эшкә йөргәндә транспорт чыгымы да юк. Бәлки әле ашау да бушлайдыр (анысын белеп әйтмим). Аларга эшченең әнә шул бер айга алган 15 мең сумы турында уйларга кирәк. Тик ачның хәлен тук белми шул.

Аннары Президент пенсия яшенә җитүче кешене эш бирүче эшкә алмаса яки эштән җибәрсә, ул кеше эш бирүчене судка бирә ала дигән указ чыгарды. Юк, ул аны судка бирми, чөнки аны эш бирүче кумый, эшләрлек рәте калмагач, ул үзе китәргә мәҗбүр була. Мәсәлән, гомер буе шофер булып эшләгән кеше ничек итеп руль артында көн саен 400-500 км юл йөреп кайта алсын? Эш бирүче аңа яңа машина да бирергә риза, тик шофер ул эшне булдыра алмый. Шулай булгач, китмичә, нишләсен?

Аннан, пенсиягә чыгар алдыннан берничә ел эшләмәсәң дә ярый. Ярый да, аның бит запас акчасы юк, ә яшәргә кирәк. Ул булдыра алган кадәр эшне үрмәләп булса да эшләргә тырышачак. Ә булдыра алмаса, ачка интегәчәк. Әйе, бу закон тулы көченә эшли башлагач, илдә ярлылык бик нык артачак. Ә ярлылык белән ачлык әллә нинди фаҗигале хәлләргә дә китерергә мөмкин. Шуңа күрә болар турында җитәкчеләргә уйларга һәм фикер йөртергә кирәк.

Инде газетага килгәндә, «Безнең гәҗиттә» Сталинны мактап язылган мәкаләләр басылып тора. Әйтик, Лира Габитова мәкаләсе. Аның Илфат Фәйзрахманов турында «надан, җитәкчеләргә тәлинкә тотасыз, рәхәт белән бәхеттән башканы белмисез», дип язуы гаҗәпләндерә. Мондый мәкаләләрне гадәттә заказ белән генә язалар. Янәсе, халык өчен күпме тырышып та кадерне белмәделәр, дисен дә, газетаны ябып, ташлап китсен. Бөек полководец Суворов: «Великий солдат без боя не сдается», – дияргә яраткан. Ә Илфат кебек «каты чикләвек»ләр бернинди провокациягә дә бирешми, кемгәдер ярарга да тырышмыйлар, мескенләнмиләр дә.

Башка бер кеше язса, гаҗәпләнмәс тә идем, ул мәкаләне сугыш чоры баласы язуы гаҗәпләндерә. Юк, Габитованы надан дип булмый, хәтере дә әйбәт, бик күп мәгълүматларны да белә. Тик газетага һәм аның хезмәткәрләренә бәя бирергә алынгансың икән, син анда язылган мәкаләләрне башта укып чык инде. 15 ел дәверендә «Безнең гәҗит»тә СССРны яманлап язуга караганда, мактап язылганнары күбрәк булды бугай. Илфат Фәйзрахманов та язды, минем үземнең дә язмаларым чыккалады. СССРны ни өчен мактыйбыз? Чөнки ул социалистик ил иде. Илнең бөтен байлыгы хөкүмәт кулында булды. Ул үз халкын социаль яктан яклый алды. Бу бигрәк тә соңгы елларда нык сизелде: торак белән тәэмин итү, белем алу, медицина бушлай иде, һәр кеше эш белән тәэмин ителде. Бу Сталин чорында да, Хрущев, Брежнев чорында да шулай булды. Дөрес, монда ил башлыкларының да өлеше зур. Тик аларның хезмәтен юкка чыгарып булмаган кебек, хаталарын да тарихтан сызып ташлап булмый. Колхозларны кукуруз силослы итте дип, Хрущевның дистә меңнәрчә кече авылларны таратуын ничек гафу итәргә? Сталинның бишьеллыклар һәм Бөек Ватан сугышы чорында хезмәтләре зур булды дип, дистәләрчә миллион гаепсез кешеләрне репрессияләвен, авылдагы урта хәлле крестьяннарны кулак дип гаиләләре белән авылдан кууын аклап та, гафу итеп тә булмый, тик тарихта гына калсын. Болар бит барысы да Сталин фәрманы белән эшләнгән. Дөрес, Сталин Габитовага алма, груша, әфлисунны үз кулы белән бирмәгән кебек, гаепсез кешеләрне дә ул үз кулы белән атмаган, ә аның фәрманына нигезләнеп эшләгәннәр.

«Безнең гәҗит»не минем җәмәгатем дә бик ярата. Беркөнне редакторның бер мәкаләсен укыды да: «Бу Илфат Фәйзрахманов берәр җитәкче эштә эшләсә, әллә кем булыр иде инде», – диде.

Мин узган ел Чаллы госпиталендә ял иттем. Госпиталь санаторий түгел бит инде ул, әллә ни дәва юк, күбрәк ял итәсең. Медсестра посты кырыендагы диваннарга тезелеп утырабыз да дөнья хәлләре турында сөйләшәбез. Ә төп тема – «Безнең гәҗит»тәге язмалар. Шулай беркөнне Илһам Шакиров турында сүз барды. Берәү Илһамны Шәймиевнең нык хөрмәт итүен, Татарстанның беренче ордены да аңа бирелүен искә төшергәч, икенче бер кеше: «Ә икенче орденны Илфат Фәйзрахмановка бирергә кирәк иде», – диде. Бу – халык фикере. Уңышлар сезгә!

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии