Нахак ачысы

Нахак ачысы

Кеше төрле сәбәпләр аркасында ятим калырга мөмкин. Минем әтисез үсүем, аның йөз-кыяфәтен дә хәтерләмәвем бигрәкләр, һай бигрәкләр дә үкенечле.

Әтием Хәйретдин улы Гайфетдин 1902нче елда Арча районы, Мөрәле авылында туа. 1926нчы елда шушы ук авыл кызы Әхмәтгали кызы Сәгадәт белән кавышалар. Ә 1927нче елда Имам абый туа. Әти башка чыгу өчен йорт салырга керешә. Өч бертуган – Газиз абый, әти, Зәйнетдин абый – бик яхшы балта осталары булалар. Бергәләшеп йортны күтәреп тә куялар. Морҗа чыгарасы гына калган була. Тик яңа өйгә күченеп яши башлау насыйп булмый. 1929нчы елда авылда янгын чыгып, 70 хуҗалык янып көлгә әйләнә. Алар арасында әтинең яңа гына салып бетергән йорты да була.

Әтинең тагын бер тапкыр йорт салырлык чамасы булмый. Әхмәди дигән кеше белән алмашалар. Әхмәди, әтинең янган йорты урынын алып, шунда үзенә өй җиткезә. Әти гаиләсе белән Әхмәдинең салам түбәле ике тәрәзәле өенә башка чыга. 1930нчы елда – Кыям, 1933тә – Идрис, 1936нчы елда Мөдәррис абый туа. 1939да мин дөньяга киләм. Тормыш үз җаена ага башлый.

Тик 1940нчы ел безнең гаиләгә зур газап алып килә. Ул елны кәнсәләр яна. Ул клуб белән тоташ эшләнгән була, бездән 15-20 метр ераклыкта гына. Янгын чыкканын белгәч, әти әнигә: «Балаларны киендер», – ди дә, үзе утны сүндерешергә чыгып йөгерә. Ә кәнсәләр янасы төндә әни төш күргән була. Аны болай дип сөйли иде: «Әткәйләрдән кайтып киләм. Клуб яны тубыктан су. Култык астымда алты каз канатым бар иде, берсен берәү тартып алды (исемен әйтеп сөйләр иде, аны язмыйм)». Бу төшен әтигә дә сөйли әни. «Хәерлегә юрыйк», – ди әти. Ә берничә сәгатьтән кәнсәләрдә янгын чыга. Һәм ул янгын безнең гаиләгә ачы газап алып килә.

Янгынны сүндерәләр. Гаеплеләрне эзләү башлана. Бер кешегә: «Син төрткәнсең утны», – дип бәйләнәләр. Ул кеше акылы белән бик үк дус булмаган, күрәсең. Нәкъ шул вакытта урамнан әти узып бара икән – энеләренә барышы. Теге кеше, әтигә төртеп күрсәтә дә: «Менә бу абый белән бергәләп төрттек», – дип куя. Әтинең бу кешегә берничә тапкыр кисәтү ясаганы булган икән, әллә шуңа әтигә үче булган шунда – билгесез. Әтине ябып куеп, сорау ала башлыйлар.

Әни сөйләве буенча, сорау алу бик озакка сузылган. Бөтен гаепне үз өстеңә ал, синең биш балаң бар, сиңа бернәрсә дә булмый, дип әтинең тәмам башын әйләндергәннәр. Әнидән дә сорау алганнар. Болай дип сөйли иде: «Төнге сәгать 12ләрдә тикшерүчегә чакыралар. Наганнарын күкрәгемә терәп, дөресен сөйлә, диләр. Ничә чакырсалар да, минем ирем андый эшкә баручы түгел, минем яннан беркая да чыкмады, дидем. Үз сүземдә нык тордым». Ә менә әти бирешә. Йомшаграк була шул ул. Тикшерүчеләр сүзенә ышанып, гаепне үз өстенә ала. 1941нче елның 31нче августында, суд ясап, әтине Җинаять кодексының 58-10нчы маддәсе буенча (контрреволюция эшчәнлеге) 8 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Суслонгерга җибәрәләр. Бу вакытта иң олыбыз Имам абыйга – 14, миңа бер яшь була.

Шуннан газаплы тормыш башлана. Авыл халкы әнине дә чит итмәде, без, балаларны да, какмады-сукмады. Ә кәнсәләр янган шомлы төндә чынлыкта ниләр булганы соңрак ачыкланды. Безнең авылның Мәрхәбә Маликова исемле апа ул вакытта күршедәге Сеҗе авыл советында сәркатиб булып эшләгән. Көн дә иртән иртүк торып, күрше авылга эшкә бара. Янгын чыккан көнне дә барган. «Мин эшкә барганда Мөрәле кәнсәләрендә лампа уты яна иде. Сеҗегә кергәч, артыма борылып карадым: ялкын күтәрелгән иде инде», – дип сөйләгән. Кәнсәләргә ягучы Бибинур килгән булган икән. Моның керосин лампасы авып, кәгазьләргә ут капкан. Башта Бибинур үзе генә сүндерергә тырышкан. Булдыра алмагач, урамга йөгереп чыккан. Анда Мортаза дигән кеше очраган. «Мортаза җаным, табаныңның туфрагы булыр идем, зинһар, мине йолып кал», – дип ялварган. Әйе, Бибинурны йолып калганнар. Өч кеше бәрабәренә. Чын гаепле урынына нахак гаеп әтигә һәм кәнсәләрдә эшләгән Нури белән Шаяз исемле абыйларга ягылган.

Без әтине башка күрмәдек. Мин аны бөтенләй дә хәтерләмим инде. Алып карарга фотографиясе дә калмаган ичмасам. Суслонгерда күрше Сеҗе авылыннан Гарифулла исемле кеше дә утырган. Ул исән-сау авылына кайткач, безнең әни аның янына барып сорашкан. «Гайфетдинне күрдем. Бик каты шешенгән иде. «Безнекеләр», – дип кенә әйтә алды», – дигән Гарифулла абый. Ә Мөрәледә: «Гайфетдин абыйны нахактан бетерделәр бит», – дигән сүзләр бик озак йөрде әле. Нахак гаеп икәнен рәсми рәвештә дә таныганнар. Акланганнар исемлегендә әтинең исеме дә бар. Ничәнче елда акланганы гына күрсәтелмәгән.

Без барыбыз да үсеп җитеп, гаилә кордык. Кыям абый Донбасска шахтага киткән җирдән шунда урнашып калды. Җәй саен безнең янга кайтып йөрде. Бүген биш туганнан икебез генә исән инде. Хәзер төп нигездә олы абыйның улы Фәнис белән киленебез Раушания яши. Кайчан гына килеп керсәң дә, якты йөз, мул табын белән каршы ала, туганнарны җыйнап, берләштереп тора алар.

Ә кәнсәләр януда төп гаепле кеше Бибинур нишләде соң диярсез? Әни аңа бик каты рәнҗеде. «Әҗәл чирләре тигәч, җан бирә алмый тилмерсәң иде», – дипләр елый иде. Күпмедер елдан соң әнинең сүзләре тормышка ашкан. Бибинур җан бирә алмыйча биз озак газапланган. Тәрәзә төбендәге гөл яфракларын умырып ашаган, дип сөйләделәр. Әнигә: «Бик тилмерә бит, барып, өстеннән сыпырмыйсыңмы?» – дип әйтүче булган. Бармаган әни. Биш баланың күз яше төшкәндер, дигән.

Сөгъдә МӨХӘРЛӘМОВА (ХӘЙРЕТДИНОВА),

Арча районы, Мөндеш авылы

Комментарии