Иртә сулган гомерләр

Бу язмамны Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, сугыш вакытында тылда үзләрен аямыйча, фидакарь тырыш хезмәтләре белән кышкы зыкы салкында урман кисү, окоплар казудан кайтып, чирләп, үпкәләренә салкын тиеп, дөнья рәхәтен, яшьлек назын, юньле азык күрмичә, яшьләй вафат булган кызларга багышлыйм. Шуларның берсе – әтием Нургалинең бертуган сеңлесе, 1915нче елгы Маһинур Мөхәммәтгали кызы. Аны Апаска окоп казырга җибәрәләр.

Үзем белгәнчә, 4-5 яшьләремдә хәтердә калганы – зыкылы февраль ае. Әбием Зөһрә мичкә салам көлтәләре ягып, нидер пешерергә, өебезне җылытырга йөри. Мөхәммәтгали бабамның кырдан сөйрәп алып кайткан бозлы саламын селкеп, ягарга әзерләгән чагы. Ишек, тәрәзәләр бозланып каткан. Тәрәзә яңакларына эрегән су аксынга дип, «пилтәле» шешәләр асылган. Түшәмдәге бәс эреп, тамчы тама. Әбиемнең беренче эше – ишеккә өерләнеп каткан бозны балта белән чабу, түшәмнән тамган тамчыларны сөртү, тәрәзә тупсаларының як-ягына аскан шешәләрнең суларын түгү.

Әбием мичне томалаган арада бабам да җылынырга кереп, өс-башларын чишенеп, өстәл кырына утырырга җыенганда бозлары эри башлаган ишек ачылып, аркасына зур, эче эмальле чуен аскан, өстенә таушалып каешланган, мамыклары чыккан көрән телогрейка кигән, таушалып төсен җуйган итәктән, башына ниндидер көрән чүпрәк бәйләгән, аягына ак тула оек белән «шахта» галошы кигән түгәрәк йөзле, шомырт күзле, кара кыйгач кашлы, энҗедәй тезелешкән ак тешле, әби-бабамның өзелеп сагынып көткән кызлары килеп керде.

Алар, бер-берсенә бераз карашып торганнан соң, үз күзләренә үзләре ышанмыйча, сөенечләреннән аптырап, бер-берсенең кочагына ташландылар. Аларның елашканына бабам ишекле-түрле йөренеп, үземнең дә күзләремнән яшь бәреп чыкты. Әбиемнәр кул биреп күрешкәннән соң, мин дә барып, апамның каешланып, яраланып, сөялләнеп беткән кулыннан тоттым. Аннан әби комганга җылы су салып, апамны юындырганы, өстәл артына утырышканыбыз истә. Түрдән – өч, яннан ике тәрәзәле, ул заман өчен хәйран гына биек түшәмле өебез җылынып, әбием мичтә тәгәрәтеп пешергән кызыл кабыклы бәрәңгеләрне табакка салып, өстәлгә куйды. Аның янына тоз, башлы суган куйды, икешәр телем кипкән ипине, парлансын дип, бәрәңге өстенә тезде. Өстәл уртасында әбием килен булып төшкәндә алып килгән бүләге – бер чиләк су сыешлы, түгәрәк корсаклы җиз самавыры җырлап утыра. Аның өстендә чәчәкле фарфор чәйнек.

Әби көрән кәҗәсенең кичтән сауган сөтен чәчәкле чынаякларга бүлеп, мәтрүшкәле чәй сала, самавыр борыныннан кайнар су агыза. Маһинур апа исә җылы өйдә, май кебек эреп, башын бер якка салып утырган арада, әби аңа мич бәрәңгесен әрчеп, йомшаган ипи, суган, тоз, сөтле чәйне алдына этте.

Маһинур апа кайткач бик нык авырды. Төннәр буе ыңгырашып ютәлли иде. Аның белән Бүчирмә, Иштуган урманына урман кисәргә киткән Мәгъфүрә, Сәйдә, Зәйнәп апаларга да салкын тиеп, үпкәләре кабарып, урын өстенә аудылар.

Көннәр үтә торды. Әби белән бабай урын өстендәге кызларының хәле көннән-көн начарлана барганга бик борчылдылар. Әле ул гынамы? Өлкән уллары Габделбарый, аннан кечесе Нургали, тагын да кечерәге Сәфәргалиләренең дә сугышка киткән көннән бирле хәбәрләре юк. Тумыштан зәгыйфь Габдрахманнары станциядә көнаралаш каравылда, аннан бушаган көннәрне пекарняда утын ярып, өйгә көненә 800 грамм ипи алып кайта. Шунда ук тозын да юнәтә. Эштә бик арган көннәрендә станциягә якын гына торучы бергә эшләгән Корбан абыйларда гына кунып кала. Маһинур апа кайткан көнне дә шулай булган иде.

Иртәнге сигезләр тирәсендә мичкә ягып, казанда арыш оны валмасын пешерергә йөргәндә, Маһинур апа яткан җиреннән бик каты гырлый башлады. Әби, бабай һәм мин янына килеп басуга: «Ә-әни-и, ә-әни-и!» – дип, үзәкне өзәрдәй итеп ике мәртәбә кычкырды да, күзләрен мәңгегә йомды. Авызыннан куе кара каннар килде. Соңыннан табиблар үпкәсе өзелеп төшкәнен әйттеләр.

Менә шулай итеп, илебез азатлыгы, Бөек Җиңү көнен якынайту өчен үзләреннән зур өлеш керткән Маһинур апам да, аның кебек бик күп егетләр-кызлар да яшьлек чорын аз гына да татып карамый, җиләктәй чакларында гөнаһсыз килеш җир йөзеннән китеп бардылар.

Минем бу язмам аларның һәркайсына да дога булып барып ирешсен иде.

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

Комментарии