Сугыш чоры баласы ниләр күрмәгән…

Сугыш чоры баласы ниләр күрмәгән…

Редакциябезгә Казан шәһәрендә яшәүче Фидания ханым Мөхәммәтшина шалтыратты. «Шушы көнгә кадәр авыр тормышның ни икәнен белеп, барысына да сабыр булып яшәргә өйрәнелгән. Шуңа картлык көнемдә булганына шөкер итеп яшәргә тырышам», – дип куйды ул әңгәмәбез барышында. Фидания апаның күңеле тулган, үткәннәре белән уртаклашасы килүе сизелә иде. Сөйләгән һәр җөмләсен күз алдына китереп тыңладым. Ачлык, кузгалак суы эчеп җан сакларга тырышу, ашатмыйча тилмерткән кансыз кайнана – бу исемлекне әле тагын озак дәвам итеп булыр иде. Фидания апа рөхсәте белән язмышын газетабызда да бастырабыз.

ТЕГЕРМӘНДӘГЕ ЯНГЫН

– Тумышым белән Биектау районының Ямаширмә авылыннан мин, – дип башлады ул сүзен. – Гаиләдә 9 бала булдык. Беренче балалары тугач та үлгән, әниләр аннан соң сигезебезне дөньяга китергән. Әти Донбасста шахтада эшләгән. Коллективизация чорында кайтып, шул акчаларына яхшы йорт җиткергән, муллыкта әйбәт кенә яши башлаганнар. Әтиемне кеше сөйләгәннәрдән генә беләм, аның кем икәнен белеп үсмәдем. Әти дип кешеләргә ничек эндәшәләр икән, дип уйлый идем. Авызымны тутырып «әти» дип әйткәнем булмады минем балачакта. Чөнки миңа бер яшь тулып килгәндә үк әти белән аерырдай бәхетсезлек килеп чыккан. Ул авылыбыз тегермәнлегендә тегермәнче булып эшләгән, коммунист булган. Шулай бер көнне җыелышка чыгып киткәч, моның урынына ярдәмчесе калган, ләкин эш урынында йокыга киткән. Двигатель кызып, майга ут кабып, бөтен тегермән янып беткән. Ярдәмчесе гаепле булса да, әтине кулга алганнар. Үзара килешкәннәр дә, начар кеше булмагач: «Шуның кадәр бәя түләсәң, суд ясамыйбыз, утыртмыйбыз», – дип, әйткәннәр. Бу сумманы табу өчен әти сыерын алып чыгып саткан, бозауларга торган танасын, сарыкларын… Йорт әйберләрен дә сатып, бик күп акчалар түләгәннәр. Берничә ай узгач, билгеле була – бу акчаны колхозның бухгалтеры кассага кертмәгән. Шуннан әтине бер ел да җиде айга төрмәгә ябып куялар. 1938нче еллар була бу. Төрмәдә утырганнан соң, әти кайткан. Мин аның кем булуын аңламадым да – «Бу чит абый нишләп бездән китми, чыгып китсен», – дип, әнинең итәген кочаклап елап йөрим икән. Ул вакытта 3 яшем тулып килгән. Әни «әтиең бит бу», – дип кат-кат аңлатырга тырышып караган. Аңлаганмындырмы, белмим. Шуннан соң озак та үтми, сугыш башланып китә. 1941нче елның 4нче сентябрендә әтине сугышка алып киткәннәр. Мин аның кая киткәнен дә белмим, бер хатирә генә исемдә. Өебезгә бик күп кешеләр килгән иде, бөтен олылар, балалар елаша. Ул вакытта өч яшь ярымлык кына булгач, елауларының сәбәбен аңламыйм. Әти киткәннән соң, артыннан ук иң олы апабызны да алты айга окоп казырга алып киттеләр.

…Әни өлкән апабыздан тыш, бөтен балалар белән ялгыз калды. Ашаучы кашык күп, бик авыр тормышлар башланды – ашарга ризык, өйне җылытырга утын юк. Хайваннардан сарыклар гына калды. Әтинең тегермән өчен акча түлисе булгач, башка бөтен терлекне чыгарып сатканнар, ә яңаларын ала алмый калганнар. Әни башка олы хайваннарга ирешә алмады да инде. Сыер, ат кебекләргә, диюем. Ничек кирәк алай көн күрде. Яшәп китү авыр булгандыр әнигә. Әти дә моны белеп, сугыштан бер туганына хат язып салган. «Син минем гаиләне караштырып, балаларга күз колак булып тор. Анда мин киткәндә икмәкләр дә каты-коты гына калды бит», – дигән. Әтинең шул туганнары әнигә кире түләү шарты белән икмәк биреп торганнар. Шулай итеп яши башлаганбыз.

ГӘҖИТ ЯНДЫРЫП ФАЛ АЧУ

– Әти сугышка киткәч безнең тугызынчыбыз – сеңлебез туды. Тик ул баланы сөеп-карап, үбеп утырырга әнинең дә, апаларның да вакыты булмады. Иң олы апабыз – 15 яшьлегебез дуңгыз фермасында һәм умартачылыкта эшләде, ә әни калганнарыбыз белән бергә уракка китә иде. Миңа – 4 яшьлек балага да эш тапканнар – мин яңа туган сеңлебезне карап өйдә кала идем. Уйлап карасаң сәер инде, хәзерге дүрт яшьлек балаларга карыйсың да, алар әле үзе бала бит. Тик сугыш беребезне дә балага, олыга аермады шул. Сеңлемне бишектә селкеткәндә бишек түшәмгә сикереп китеп, егып төшергәнем истә. Ничек исән калгандыр… Аннары әни эшкә киткәндә: «Кызым бәбине кара, елатма, хәзер кайтам», – дип чыгып китә иде. Безнең ишек алдында әтинең гел ашатып, ияләштереп бетергән күгәрченнәре җыела иде. Шулар гөр-гөр килгән тавышка мин нык курка идем. Куркып еласаң да, тынычландыручы юк, бөтен кеше эштә. Әй, балачак, диген. Менә шундый хатирәләре белән истә калган шул балачак.

… Әти китеп берничә ай вакыт үткәч, сугыштан хәбәрләр килә башлады. Безнең өй яңа, зур итеп салынган булгач, күрше хатыннар хат уку өчен дә, фал ачу өчен дә кичләрен безгә җыела иде. Фал ачу ничек дисәгез – сукыр лампа яктысында өй уртасына урындык куялар. Шул урындыкка таба куеп, шул табада гәҗит яндыралар. Янәсе, ут шәүләләре безнең әтиләрнең сугышта ничек сугышуын күрсәтә. Кайчакта кеше сурәтләре чыккан кебек була. «Әнә безнекеләр килә, әнә немецлар килә!» – дип, багалар үзләренчә. Шулай утырышып таралалар иде.

1942нче елда бер апабыз урман кисәргә китте. Аны урманнан кайтармадылар да диярлек. Ә ике елдан соң мәңге истә калырлык бер хәл булды. Декабрь аеның зәмһәрир суык бер киче иде. Төнге сәгать икедә капкабызны дөбердәтәләр… Әни куркып кына, кем икән бу, дип, киенеп урамга чыкты. Артыннан без дә иярдек. «Әни, мин кайттым!» – ди капка артындагы тавыш. Апа дус кызлары белән Лаештан ук, урманнан качып кайтканнар. «Ашарыма бетте, чабатам тузды», – дип аклана апа. «Ике чабата бирдем бит мин сиңа, ничек тузсын?» – ди әни. «Тузды бит, нишләтим?»… Аякларына иске чүпрәкләр генә бәйләп, шушы салкында кар ерып качып кайтканнар. «Мин сине кертмим. Качып кайтуыңны белсәләр, мине төрмәгә ябып куячаклар», – диде әниебез. «Апай катып үлә бит, керт инде», – дип, елаша башладык. Ул вакытта законнар кырыс булган бит, курыккандыр әниебез. Шулай да, без ялвара торгач, барып капканы ачты. Ачты да, апаны кыйный башлады. «Нәрсәгә кыйныйсың мине?» – ди апа. «Белмим нәрсә өчен икәнен», – дип елый әни. Апа аклана – ашарыма бетте бит, шуңа кайттым, ди. Ул чорларда алабутага бәрәңге, әзрәк он кушып җибәреп ипи салганнар – урманчыларга шуны ашатканнар. Ашарлык булмаган, бик тәмсез булган ул. Апа да ул ипиләрне капчыгына җыеп барган, шул капчыгын күтәреп кайткан иде. «Үлиммени инде, ач-ялангач килеш?» – ди. «Үлсәң үл идең, минем башымны төрмәдә черетәсеңмени хәзер?!» – дип, әни апаны сүгүен дәвам итә. Апа елый, әни елый, без – балалар елыйбыз… Шуннан бер мәлне әни туктады. «Инде Ходаем тагын ниләр күрербез икән», – дип, апаны өйгә кертте…

АШЛЫК УРЛАУ

– Без кабат бергә яши башладык. Бер заман шушы апабыз бик күңелсезләнеп йөри башлады. Сәбәбен белмибез. Сәбәбе исә 1944нче елда, өй юган вакытта гына ачылды. 1943нче елда безгә әтинең сугышта үлүе турында хат җибәргән булганнар икән. Апа бу хатны укыган да, беркемгә әйтмичә, качырып куйган. Шуңа күрә елап йөргән икән. Әниебез әтинең үлеме турындагы хәбәрне бик авыр кичерде. Мин бу хат табылган чакта өйдә юк идем, урамда уйнаган вакытым иде. Кайтып кереп карасам – әниебез идәндә тәгәрәп ята. Күрше хатыны да бар. Әнине күтәреп торгыздылар, «Була торган хәл», – дип юаталар. «Балалар, мин сезне нишләтим, алты бала бит сез, алты бала», дип, өзгәләнеп елаганы хәтеремдә калган. Сигез баладан алтыга гына калган идек ул вакытта. Икебез кызамык белән чирләп вафат булган иде. Әле дә күз алдымда ул хат: кечкенә, өчпочмаклы иде. 3-4 җөмләдән торган хәбәр. «Мин Хәлфин Бари сезнең ирегезне күмдем», – диелгән. Кайда күмгән, әтиебез ничек үлгән – анысын язмаган. Әтиебез әнә шулай сугышта хәбәрсез югалганнар исемлегенә керде. Әтидән безгә – үзе сугышка киткәннән соң туган сеңлемә һәм миңа 56 сумлык пособиесе генә калды. Бу акчалар хәзерге 500 сум кадәр дә булмагандыр. Аз акча иде. Халыкның тормышы авыр булса да, салымны вакытында түләп барырга кирәк. Булса да, булмаса да – йомырка, шуңа өстәп сөт, йон, ит… Аның әле йомыркасы да юк иде, дөресен әйткәндә. Безнең дә тавыклар үлеп беткән иде. Чөнки ашатырга икмәк юк.

Ә үзебез ни ашыйбызмы? Язын басуга чыгып өшегән бәрәңге эзлибез. Хәзерге вакытта аны халык арасында «черегән бәрәңге», диләр. Минем шуны ишеткәч, йөрәгем елый. Ул черегән бәрәңге түгел. Ап-ак була оны, аны табага сал да, күмәч итеп пешер генә. Шуңа күрә апалар язын гөрләвекләр ага башлаганчы ук басуга барып, каткан җирне казып, кар суында кабыкларын чистартып, икешәр чиләк шушы өшегән бәрәңгене алып кайталар иде. Шушы бәрәңгеләр хисабына язлыкта кешеләрнең тамагы тук булды, аны запас ясап җыйнап калырга, киптерергә тырышалар иде. Кечкенә генә булсам да, кояшта кипкәч каралып киткән ул бәрәңгене киледә төеп, он ясый идем. Бик авыр эш. Минем көч җитми. Күпме көч кенә булгандыр алтынчы яше белән киткән балада… Әмма әни он ясарга кушып калдыра да, эшкә чыгып китә. Соңыннан эштән кайткач шушы онны кайнап чыккан суга салып, болгатабыз, берничә бәрәңге турап салабыз да, аш итеп эчәбез. Ул кисел кебек куе була. Әниләр кайткач шуны ашап, тагын басуга эшкә китәләр. Аннан соң яшел үлән чыкканын көтеп тилмерә башлыйбыз. Буй җитмәс таулык арасына кереп, эт эчәгеләрен, кычытканнарны табып, йолкып алып кайта идек. Берсендә ашарга бер нәрсә дә калмады, учыбызга тоз салып, кузгалак эзләп чыгып киттек. Ә ул калмаган – җыеп бетергәннәр. Питрәчкә кадәр үк барып эзли идек. Табалмыйбыз. Шуннан соң тозны кире алып кайтабыз, тозның кадерле вакыты. «Әни, менә, тозны кире алып кайттык, ә кузгалак тапмадык», – дибез. «И-и, балалар, ничек кенә ашлыклар өлгергәнче түзәргә инде», – ди әни. Бер атна уза, ашлыкларның башак чыгарганын карарга басуга барабыз. Әзрәк сындырып, әнигә алып кайтып күрсәтәбез. «Әй балалар, булмаган әле бу, тагын берәр атнадан сыекча кебек сөт төшә башлый, шуннан соң гына өлгерә башлый ул», – ди әни. Тагын бер атна уза, тагын басуга китәбез. Чынлап та, сөте чыккан була, ул вакытта кылчыгы әле булмый, авызга кабып, чәйнәп йотабыз. Шуннан соң бераз өйгә дә алып кайтабыз, утта-ялкында тотып, әниләргә дә бирәбез. Шулай итеп әниебез дә авыз итә. Ашказанына нәрсә дә булса кергәч, әйбәт бит – азмы-күпме тамакны туйдырып торгандыр инде. Тагын берәр атна вакыт узгач, арыш йомшакка әйләнә, ул вакытта инде рәхәтләнеп урларга барабыз. Күренмәскә тырышып барабыз, качып. Күрсәләр – көн бетә дигән сүз. Башак тәмам өлгергәч, күлмәкнең итәк өлешен киндер белән бәйлибез дә, башакны изү астына тутырып кайтабыз. Ашарга бер нәрсә дә калмаганда, кайнар су гына эчеп йокларга ята идек. Ул вакытта чәе дә юк бит аның. Иртә белән торгач тагын ашыйсы килә. Яшел кузгалак суы ясыйбыз. Аны эчкәч, корсаклар кабара. Арыш өлгерә, аның артыннан борчак өлгерә. Борчакны мылтык белән басып саклыйлар иде, басуга беркемне дә кертмиләр. Ашарга барабыз да, утырып ашыйбыз. Ул арада әниләр кузакны өзеп куялар, шуны ыштан төбенә яшереп куелган кечкенә капчыкка салып, качып кайтып китәбез. Әле ярый ул чакларда ашар өчен генә дип, басуга керергә рөхсәт итәләр иде. Юкса ачтан үләргә дә күп калмас иде, мөгаен…

Ашлык дигәннән… Бер заман амбарда ашлык киптерәләр, сеңлем белән без караклыкка чыктык. «Монда нәрсә бар икән?» – дип, амбарга кердек. Амбар тулы ашлык – шундый эре, бернинди кылчыгы да юк. Башымда биретым бар иде, салдым да, шунда тутырдым да, башыма киеп куйдым. Ул арада амбар сакчысының тавышы ишетелә: «Абау, кемдер сөйләшә – амбарга керделәр», – ди. Мин сеңлемә пышылдыйм: «Әйдә тизрәк тутырыйк та, сызыйк моннан», – дим. Сеңлемә әле ул вакытта 3 яшь кенә. Ул арада амбар сакчысы килеп чыкты. «Әй, маңка тәреләр, нишләп йөрисез монда? Хәзер милициягә тапшырам бит!» – ди. Шулай диюе булды, сеңлем белән бер авыздан кычкырып еларга тотындык. Куркытып кына әйткәндер инде. Ашлыкны бушатырга кушты. Без бушатабыз: корсактан да ашлык чыга, ыштан төбеннән дә, баштагы биреттан да… Шулай бер нәрсәсез кайтып кердек. Әнигә сөйләгәч, әни ачуланды, башка алай амбарга урлашырга бармадык…

БЕЛЕМЛЕ БУЛУЫМНЫ ТЕЛӘДЕЛӘР

– Әйткәнемчә, безнең балачак бик авыр вакытка туры килде. Ачлык, юклык, җитмәүчәнлек – әйтерсең тормыш шушы өч әйбергә генә корылган… Сугышның соңгы елларында Казаннан кешеләр кайтып, бик авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны ятимнәр йортларына алып китә башладылар. Безгә дә килде алар. «Балаларың үлә бит», – диләр әнигә. «Алып китик, ашатачакбыз, өс-башларын караячакбыз, паспорт та алып бирәчәкбез», – диләр. «Алтын тулы әрҗә бирсәгез дә, шушында идәндә ятып ачтан үлсәм дә, балаларымның берсен дә кеше кулына тапшырмыйм», – диде әни. Шулай итеп, беребезне дә читкә таратмады, алты кыз да исән үстек. Бик авыр тормыш хәлләрен үттек.

Сугыш беткәннән соң, безнең тормышлар ничек борылыш алдымы?

Җиде еллык мәктәпне тәмамладым. Апаларымның мине бик нык укытасы килә иде. Иң олы апам кияүгә чыгып, ире белән Сахалинга китеп эшләп алган иде. Шуннан акча белән кайткач, өстемне карарга булыштылар. Ул вакытта өс-башка әллә нәрсә алу юк та инде: бишмәт, күлмәк, аякка резин итек. Шушыларны алганнан соң, үзебезнең Биектау районының Мүлмә авылына унъеллык мәктәпкә укырга киттем. Монда уку түләүле булса да, әтиләре сугышта үлгән, хәбәрсез югалган балаларга белем бирү бушлай иде. Мин шул мәктәпне бетердем. Мәктәптән соң эшкә урнашу җаен карадым. Тик авылда эш юк. Ә тормышлар һаман җайланмаган, һаман кытлык. Шулай да, авылыбызда китапханәче булып эшләү җае чыкты. Тик бер уңмаган гел уңмый ди бит, бер ел гына эшләп калдым – парторгыбыз: «Белемең булмагач, сине эшләтә алмыйм», – диде. Шуңа күрә, Алабугага читтән торып укырга кердем. Тик инде авылда каласым килмәде. Күршедәге кыз кайнанасының туганы белән таныштырды да, Казанга кияүгә чыктым.

«КАЙНАНАМ КЫЙНАП ЯШӘДЕ»

– Язмышым шулай булгандыр, ирем хатыны белән аерылган кеше булды. Начар кеше дә түгел иде үзе, ләкин мин аның әнисенә ярый алмадым. Бөтен эшне белә идем, чиста-пөхтә идем, җыештырып, юып кына тордым, бөтен өй эшләре минем өстә иде, тик барыбер кайнанага ярый алмадым. Нәрсә бар – кайнап чыккан чәйнекме ул, урындыкмы, карап тормый иде кайнана. Ала да, тотып кына ата миңа. Бер кечкенә генә бүлмәдә яши идек. Ул бүлмә уртасында өстәл. Шул өстәл тирәли куышып йөргән чаклар күп булды. Мин авырга уздым. Бәлки инде тормышлар әйбәтләнер, кайнанамның күңеле йомшарыр дигән идем дә… Ялгышканмын. Кыйнаулары ешайды гына. Иремнең эшкә чыгып киткәнен генә көтеп тора иде дә, тагын кыйный башлый иде. Чәчләремне умырып ала, канлы таплар гына кала… Инде улыбызны дөньяга китергәч тә бу гадәтеннән туктамады. Гел кыйнаш та талаш. Шул кадәр ябыктым, хәлсезләндем, баламны күтәреп торырга да рәтем юк иде. Ә аның кыйнауларының сәбәбе соңыннан аңлашылды. Мин эшкә урнашмаганга күрә эче пошкан икән. Кайнанага акча кирәк булган. Әрәмтамак итеп күргән мине. Моны аңлап алгач, китапханәгә үз белгечлегем буенча эшкә керергә тырышып карадым, тик килеп чыкмады. Шуннан соң почтага урнаштым. Посылкалар ташый идем. Бер көн эшлим, ике көн ял итәм. Хезмәт хакымны гына күргәнем булмады, ул көн җитәр-җитмәс, кайнана эштән кайтуыма: «Кая, акча алып кайттыңмы?» – дип, ишек төбендә басып, көтеп тора. Соңгы тиененә кадәр биреп бетерсәм дә, канәгать булмады, ярый алмадым. «Урлап акча җыясың!» – дип, шелтәләп, иремә минем өстән гел зарланып торды. Инде тормышлар җайлана башлаган булса да, минем барыбер тамакның юньләп туйганы булмады. Бәрәңге пешереп ашарга уйласам да, кайнана каршыма басып: «Син монда минем бәхетне ашарга, йотарга килгәнсең!» – дип ажгыра иде. Качып, урлашып та ашап булмый ичмасам – өйдәге бөтен ризыкны бикле тота, ачкычы анда гына бар.

Эш урынымда төшке аш ашар өчен ял вакыты бирелә… Тик мин бу вакытны Черек күл буена төшеп, ач үткәрәм. Чөнки мин төшке ашка кайтыр алдыннан гына кайнана чыгып кача, ишектә ат башы кадәр зур йозак эленеп тора. Ә йортка керергә ачкыч миндә юк.

Ач килеш кире эшкә киләм. Кич белән кайткач та ашарга юк. Ирем: «Әни, нишләп берни дә пешермәдең?» – дип сораса, «Әй, кәефем юк иде, шуңа пешермәдем», – дип кенә җавап бирә. Бер кайтуымда өстәлдә бер кисәк ипи белән бер телем сыр ята иде. «Без шушыны ашадык, тамагыбыз туйды, синеке дә туяр», – ди кайнанам. Бер сүз дәшмәдем, ашадым да, ятып йокладым. Әйе, ирем йомшак иде, әнисенә мине яклап нәрсә дә булса әйттеме-юкмы, белмим. Менә шулай ачлы-туклы бер ел да ун ай тордым анда. Мин шул кадәр ябыккан идем, әле бала да бар бит, аны да имезәм. Әйтеп карыйм иремә: «Әйдә, башка фатирга чыгып торыйк, әнигә ярдәм итеп торырбыз», – дим. Дәшми. Ир дигәнем эчкәли дә башлады. Бер кайтуымда исерек иде, әнисе моны яхшы гына котырткан: «Бу хатының белән бер нәрсәгә дә ирешә алмыйсың, бу эшкә яраклы кеше түгел, беренче хатыныңны алып кайт», – дип, әйткән. Мин инде артык бу хурлыкка түзеп яши алмаячагымны аңладым. Шундук авылга хәбәр иттем. «Яки муеныма таш бәйләп, балам белән бергә суга төшәм, яки аерылып китәм, башка түзәр хәлем юк», – дидем. Чынлап та шул дәрәҗәгә җиткән идем, сеңлем. Ничек түзгәнмендер, һаман аптырыйм…

БУСАГАДАН ЧЫГУГА, БАШКА КИЛМӘ

– Авылдагылар: әни, апамнар аерылуыма бер сүз дә әйтмәде. Ун айлык баламны әнигә кайтарып тордым да, бераз авылда яшәгәч, кабат почтага эшкә бардым. Килгән идем, хуҗа чакырып алды. «Мөхәммәтшина, бар әле, син өеңә кайт бүген… Синең кайнанаң туберкулез диспансерына жалоба язган. Берәр тапкыр булса да туберкулез белән авырганың булдымы?» – ди. «Юк, бер дә булмады», – минәйтәм. Аптырадым. Бактың исә, кайнанам мине туберкулез белән чирле дип, ялган язган. Шуңа күрә җитәкчем тикшеренеп кайтмыйча, эшкә килмәскә кушты. Тикшеренү өчен туберкулез диспансерына бардым, кердем табибка. Миңа карап карап торды да, «Уф», – ди. «Ни булды?» – дигән шикелле күтәрелеп карадым. «Утыр, Мөхәммәтшина. Утыр әле… Кайнанаң килде синең миңа. Бик озак сөйләштек, уртак фикергә килә алмадык. Тик, жалобасы булгач, тикшерергә кирәк сеңлем», – ди. Мине тикшереп чыкты да, «Бәхеткә каршы, бер нәрсәң дә юк, тик каның гына начарлана башлаган», – ди. Мин дәшмим. Табиб ханым дәвам итте: «Мин үзем дә ике бала анасы. Тик иремнән аерылдым. Әгәр дә син бу кайнанаң белән торуыңны дәвам итсәң, балаңны үстерә алмыйсың, минем сүземне тыңла, син калма ул гаиләдә, кит. Сап-сары булгансың, бик ябыксың», – ди. Табиб та шулай дип әйткәч, мин инде чынлап та ул гаиләгә башка кайтмадым. Әйберләремне алырга барган вакытта гына ирем белән сөйләшеп алдык. «Белеп тор – бу бусаганы атлап чыгып китү белән монда бүтән кермәячәксең. Мин синең артыңнан ялынып йөрергә җыенмыйм», – диде. «Бер баламның тамагын туйдырырлык кына җай табармын», – дип, борылып та карамый чыгып киттем.

…Әйе, аннан соң яшәп китү җиңел булмагандыр, торыр урыным да юк иде, үз фатирымны булдырганчы шактый кеше почмагында яшәргә туры килде. Тик бөтен нәрсә вакытлыча. Бу хәлләрдән соң башка кияүгә чыкмадым, бөтен тормышымны эшкә һәм улыма багышладым. Аллага шөкер, улым бик акыллы, Казанда теш табибы булып эшли, үз гаиләсе бар, бергә яшибез. Мин инде хәзер өлкәнәйдем, үткән тормыш һаман ешрак уйландыра. Гайбәт түгел, гыйбрәт булсын дип кенә сөйләдем. Сугыш чоры баласының башы ниләр генә күрмәгәндер… – дип, сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем.

Тормышның язган хикәясе даһи язучыларныкын да уздыра кайвакыт. Бу да шундый очракларның берседер. Кеше язмышларын тыңлау, уку кызыклы гына түгел, кирәкле дә. Кемнәрдер үзе өчен дөрес нәтиҗәләр ясый белсен, ниндидер хаталарны кабатламасын, булганына шөкер итсен өчен. Әгәр сезнең дә гыйбрәтле тарихыгыз бар икән, газетабызга хат итеп юллый, яки шалтыратып сөйли аласыз. Без сезне тыңларбыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии