Гадел исеме кайтты соңарып…

Гадел исеме кайтты соңарып…

Кайбер тарихчы галимнәрнең раславы дөрес булса, йорт-җирләрен тартып алып, туган якларыннан сөрелгән яки бер гаепсезгә кулга алынып, нахак хөкем карары белән гомерләре киселгән яисә иреккә сәламәтлекләрен тәмам югалтып чыккан кешеләрнең, ягъни репрессия корбаннарының гомуми саны 30-40 миллионга җитә икән. Хактыр бу, Сталинның репрессия машинасы бер генә төбәкне дә, бер генә милләтне дә читләтеп узмаган бит. Иң аянычлысы, репрессия чукмары иң элек алдынгы карашлы, укымышлы зыялыларга, җирдә ихлас эшли белүче крестьян башына төшкән.

Боерган авылында 1868нче елда туган бабам Әхмәтҗан Сәфәргалин гаиләсе, репрессия тегермәненә эләгеп, тамырыннан тузгытылган. Шул заман өчен «куркыныч» кеше – «зажиточный крестьян», ягъни кулак була ул. 4 ир баласы һәм 3 кызы булган гаилә, чыннан да, хәлле, мул тормыш белән яши: абзар тулы мал-туар, сыер-сарыклар. Атлары белән җир эшкәртеп иген иккәннәр, урман кискәннәр, болында печән әзерләгәннәр. Читтән кеше ялламаганнар – ишле гаилә балалары кечкенәдән үк эштә кайнап үскән. Кызлары Хәдичәне – Таулар авылына, Мәфтуханы Әгерҗе районы Чәчкәле авылына кияүгә биргәннәр. Уңган-булган ике уллары – Шәйхеләхмәт белән Шәмсемөхәммәт өйләнеп, йорт җиткереп, башка чыкканнар, авылда төпләнеп калганнар. Икесе дә пилорамада такта ярдырган. Әле өйдә буй җиткереп килгән тагын ике егет: әтием Ахунҗан белән абыйсы Гайнимөхәммәт, җиткән кыз Сылукай калган. Шушы ишле, эшчән гаилә заманасы өчен яхшы гына буралы агач йортта яшәгән. Хәтта өйаллары да тактадан булган. Менә шушы, кем әйтмешли, җиде кат тир түгеп булдырылган муллык кемнәрнеңдер, дөресен әйткәндә әтрәк-әләм ялкауларның, күңеленә тигән. Эш сөймәгәннәргә байлык үзеннән-үзе килми, билгеле. Ялкау, хөсетле, көнче затлары да, әләкчеләре дә булган шул авылның. Совет власте урнашып, әнә шундый эш рәте белмәгән әтрәк-әләм кулына күчә дөнья. Бер гаепсез, бөтен гаиләсе белән көнне төнгә ялгап эшләп, мул тормышта яшәгән бабакаемны да шундыйлар чаккан.

1931нче елның августында бабайның ат белән печәннән кайтканын гына көтәләр дә, шул ук атка төяп, гаиләсе белән Минзәләгә җибәрәләр. Ә анда «кулак» ярлыгы тагып, 10 елга Урал ягына концлагерьга озаталар. Ярый әле гаиләле ике улына тимиләр. Ә ныклы хуҗалык, ихата-кура таркала. Шул ук әләкчеләр өйдә, кар базында булган ризыкларны, тормыш итү өчен кирәкле кирәк-яракны үзләренә ташыйлар. Хәтта ишек алдында йөргән казларын, сарыкларын да куып алып китәләр. Ансат бит, эшләп булдырасы түгел, әзергә-бәзер. Әти шул елда гына чабата ясап сатып, гармун алган булган. «Авылдан чыкканчы гына уйнап китим инде», – дип күпме ялынса да, рөхсәт итмиләр, гармунын да, үзләре белән юлга дип ашык-пошык алган ризыкларын да талап алалар.

Әти тыныч холыклы, сүзгә саран иде. Ул еллар турында мин аннан бер сүз, бер зарлану ишетмәдем. Ул заманда сөйләргә дә ярамагандыр, күрәсең. Әнием генә соңгы елларда, үзем төпченә торгач, белгәннәрен сөйләп калдырды. Әбием Миңнебәдәр ике елдан соң ссылкада вафат булган. Ә бабай, ун елы тулганнан соң, кызы Сылукайны ияртеп, Әгерҗе районы Чәчкәле авылына – олы кызының гаиләсенә кайтып егылган. Авылга кайтып яшәргә ярамаганмы, әллә рәнҗеше җибәрмәгәнме?..

Бабакаемның, үзе әйтмешли, гөрнәдердәй өч улы Бөек Ватан сугышына киткән һәм ил азатлыгы өчен батырларча һәлак булганнар. Ә бабай җәйләрен авылга кайтып, чабата ясап сата (сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда ул иң кирәкле һәм үтемле аяк киеме була), ә кышка Әгерҗегә кызларына китә. 1950нче елда вафат булып шул авыл зиратына җирләнә.

Менә шундый аянычлы язмыш. Репрессия тегермәненә эләккән бабаемның балаларының гаиләләре «халык дошманы» дип аз җәберләнмәгәндер. Аның шаукымы, бер гөнаһсызга тагылган «кара тамга» байтак еллар яши бит әле, һәм күп язмышларны җимерә. Бабаемның балалары исә тормышта үз урыннарын табып, илгә-көнгә риясыз хезмәт иткәннәр. Хәзер инде без – оныклар гомер көзенә кереп барабыз. Шунысы сөендерә: гаделлек тантана итте – репрессиягә эләгеп, бер гаепсезгә таланып, авылларыннан, йорт-җирләреннән сөрелгәннәрнең гадел исемнәре кайтты. Ниһаять, документлардан карап, Сәфәргалин Әхмәтҗан бабаебызның 1989нчы елда аклануын белдек. Кызганыч, үзе генә моны күрмәде. «Күңеле керсез, риясыз кеше иде», – дип сөйли иде аның турында әниебез. Әләкләгән, малын талаган авылдашларын кичергәндер ул, урыны җәннәттә булсын.

Репрессия корбаннарын искә алу көнендә гаепсезгә рәнҗетелгән, авылыннан сөрелгән һәм күп газаплар кичереп, якты дөньядан киткән бабам Әхмәтҗан рухына без – аның оныклары 2013нче елда үзе яшәп киткән нигезгә истәлек тактасы куйдык. Анда мондый юллар язылды: «Бу таш 1931нче елда репрессиягә эләгеп, авылдан куылган һәм 1989нчы елда акланган Әхмәтҗан Сәфәргалин гаиләсе рухына нәсел-ыруы тарафыннан куелды».

Әхмәтҗан бабайның нигезендә башта – клуб, аннары мәктәп җиткергәннәр. Мәктәп яңа бинага күчкәч, урын буш торды. Еллар үтеп, динебез иреге тугач, бу нигезгә мәчет җиткерделәр, оныгы Харрас, бакыйлыкка күчкәнче, аның эшчәнлегендә актив катнашты. Бүген бабай нигезендә салынган мәчет манарасыннан аның оныкларының, турунының азан тавышы яңгырый. Анда укылган намазлар, догалар газиз бабакаебыз рухына барып ирешсен.

Тәнзилә ӘХМӘТҖАНОВА,

Тукай районы, Боерган авылы

Комментарии