Черчилль хаклы булган

Англиянең Сталин белән бер чорда эшләгән премьер-министры Уинстон Черчилль, Русия ул иң элек проблема ясый, аннары шул үзе тудырган проблема өстендә эшли, дип әйтеп калдырган.

Мин – сугыш чоры баласы. Булган хәлләрне тагын бер кат искә төшереп, сезгә язам. Сугыштан соңгы еллар. Мин кечкенә сеңлемне уфалла арбасына утыртып, кырда кул белән урак урган әнкәй янына килдем. Без килгәндә төш вакыты булып, әрәмә эчендә хатыннар арышмы, бодаймы куырып ята иде. Әни сеңлемне арбадан алып имезгәч, мин арбаны тартып кире кайтып киттем. Кай арададыр әни ярты литрлы шешәгә куырган бөртек тутырып, сеңлемнең мендәре астына кыстырып куйган. Әле бит өйдә дә өч бала бар.

Без өйгә кайтып кергәндә, капка төбендә бер апа көтеп тора иде. Шул апа баланың баш астындагы мендәрне күтәреп, бөртекле шешәне алды да, әнинең эштән кайтканын көтә башлады. Әнине ул көнне бик нык тиргәп, эш көнен кискәннәр.

Бу – чабаталы еллар. Авылыбызның бер кешесе урманга барып, чабата үрер өчен биш төп юкә агачы кискән булган. Кайтканда урманчыга очраган. Тегесе акт төзеп, районга төшереп биргән. Моңа шулкадәр күп штраф сукканнар. Өен сатса да, штрафын түләп бетерерлек булмаганга, ул кеше үз-үзенә кул салган. Югыйсә ул лесник бармак юанлыгы бу юкәнең ни өчен кирәклеген белеп тора. Йә, бу палачлык түгелме? Дөньяның бер генә илендә дә Русиядәге кебек үз халкыннан кол ясау юк. Элек коллар булган ул, ләкин алар әсир төшкән кешеләр булган.

Авылда кешенең бөтен кереме мал-туар. Шул малларга көндез печән әзерләргә ярамады. Печәнне төнлә ат белән ташый идек. Җәйге төн караңгы була бит. Өйгә кайтканчы, йөгебез ничә тапкыр гына аумый иде. Әнә шундый михнәтләр белән яшәгән халык акрынлап авылдан читләшергә мәҗбүр булды. Элек-электән авылны терлек тотты. Бүген авылда терлек асрау файдалы түгел. Кеше авылдан читләште. Болар телнең күтәрелә алмый калуына да китерде. Менә шуңа күрә дә бүген тел проблемасы калкып чыкты. Телнең бу хәлгә калуына халык үзе гаепле.

Мин былтыр ел башында 2018нче ел өчен «Гаилә календаре» сатып алган идем. Хәзер андагы сүзләрнең күбесе мин аңламаган сүзләр икән. Мисал өчен «Гаилә календаре» – «Гаилә тәкъвиме» диелгән. Анда мондый аңлаешсыз сүзләр бик күп: груша – әрмет, укроп – туран… Ә үзенең бите саен туган телне мактаганнар. Районга төшкәч, бер кибеткә кереп: «Миңа әрмет кирәк иде», – дип әйткән идем, сатучы мине аңламады. Мин дә хәзер үземнең кайсы телдә сөйләшкәнемне аңламыйм. Минемчә, туган тел ул бишектән үк күчкән Ана теле буладыр.

Марат ШӘЕХОВ,

Актаныш районы, Байсар авылы

Комментарии