Без ышана идек

Мин – сугыш чоры баласы. 1941нче елны беренче класска укырга кердем. Миңа 7 яшь, ул вакытта мәктәпкә 8 яшьтән керәләр иде. Мәктәптә укыганда көн саен озын тәнәфестә залда укытучылар җитәкчелегендә зур түгәрәк ясап, җырлый, бии идек. Дүртенче-бишенче классларда укыганда укытучы Салих абый, сугышта аягы яраланып кайткач, тальян гармунда уйнап җырлата, биетә иде. Ул вакытта җырлаган җырлар хәзер дә истә:

Ленин бабай васыять әйткән:

Укырга һәм укырга!

Ярыша-ярыша укыйбыз без,

Без алдынгы укуда.

Ленин белән Сталинның

Китаплары кулымда.

Һәр вакытта үткен корал

Алар көрәш юлында.

Бу җырларны бик яратып, горурланып, җитәкчеләребезгә, илебезгә ышанып, чын күңелдән ышанып, киләчәгебез якты, нурлы булачак дип башкардык. Мәктәпкә кергәннән бирле – 1941нче елдан 1991нче елга кадәр – 50 ел буена балаларыбызны, оныкларыбызны шушы рухта тәрбияләдек. Шуңа күрә алар да үз илен сөючеләр булдылар.

СССР җимерелгәч, Совет илен хурлап, җитәкчеләрнең ил өчен эшләгән эшләрен онытып, аларның ялгышларын күпертеп күрсәтеп, халыкның илем өчен дип тырышып башкарган эшләрен, фашистларны җиңүен сызып ташларга телиләр. Кемнәр, дисезме? Беренче каналда, Россия – 1, НТВ, ТВЦ телеканалларындагы тапшырулардан үзегез күрәсез.

Минемчә, СССР җимерелгәч, Дзержинскийның һәйкәлен бәреп төшергәч (элегрәк Сталинның гәүдәсен мавзолейдан алгач, шәһәрләрнең, урамнарның исемнәрен алыштырып бетергәч), илнең авторитеты бик түбән төште. Башка илләрнең безгә карашы 180 градуска үзгәрде. Шушы көннәрдә Дәүләт Думасының бер төркем депутатлары Ленинның гәүдәсен мавзолейдан алырга тәкъдим итте. Әгәр дә хәзер без Ленинның гәүдәсен мавзолейдан алсак, чит илләр Русиягә бармак белән төртеп күрсәтеп, боларның бүгенге көндә моннан да мөһимрәк эшләре юк микәнни, дип көләчәк. Авторитет тагын да түбән төшәчәк. Бу бит – илнең тарихы. «Үз илеңнең тарихын ихтирам итәргә кирәк», – дип әйткән бер акыл иясе. Әгәр дә халыкның фикерен белергә теләсәк, минемчә, күпчелеге Ленинның үз урынында калуын тели. Ә безгә, илебезнең халкына, икътисадны үстерү буенча, халыкның тормышын яхшырту буенча бик тырышып эшләргә кирәк.

Зилә ШӘРӘФИЕВА,

Пермь шәһәре

Комментарии