- 20.08.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №32 (16 август)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Мин 1941нче елның 7нче ноябрендә туганмын. Халык безне «ата йөзен күрмәгән бала» ди. Әтием Идрисов Харис озак еллар Мәскәү заводларында эшләгән. Үлгәннән соң «стахановчы» дигән кызыл кенәгәсе дә калган. 1940нчы еллар тирәсендә Газизәҗамал тәтәгә (без аны Гаҗҗәмәл тәтә дип йөртә идек) төш сөйләгән. «Кайсы гына кибеткә керсәм дә, миңа ипине аз бирәләр», – дигән. Тәтә исә читтә җыясы ризыгың беткәндер дип юаткан. Әллә берәр нәрсә сизенепме, әти авылга кайтып төпләнергә уйлаган. Ул бик тырыш, булдыклы кеше булган. Бер генә тик торырга да яратмаган, буш сүз сөйләмәгән. Өстәвенә бераз спекулянт та булган (хәзергәчә әйтсәк, бизнесмен). Ул елларда безнең авылдан шактый кеше Мәскәүгә барып эшләгән. Әти шул авылдашлар аркылы Мәскәүдән йон, ефәк, ситсы, бумази тукымалар, такта чәйләр җибәреп торган. Авыл советы булып эшләүче туганыбыз Хәдичә апа: «Атаң бу законга яраклы кеше түгел иде», – ди торган иде. Шул 1940нчы елда булса кирәк, әти төп йорттан башка чыгарга уйлаган. Мөбарәк дигән бай кешенең бер ишегалдында ике йорты булган. Берсе яңа, кеше тормаган, икенчесе зуррак, искерәк. Каралты-кура, ак келәтләр, хәтта өйалдында махсус эшләнгән бәдрәфе дә булган. Әти шул йортларның искерәген сатып алган. «Икесен дә сатып алыр идем, куркам, сүзе булыр», – дигән. Мин шул әти алган йортта үстем. Капка-коймалары бигрәк матур иде. Челтәрләп, бизәкләп эшләгән коймалары әле дә күз алдымда.
Сугышның беренче көннәрендә үк әтигә Кукмара военкоматыннан повестка килгән. Ике катлы, бормалы биек баскычлары булган ул йорт әле дә минем күз алдымда. Киткәндә әти Газизәҗамал тәтәсенә: «Безгә бу зиратларда урын булмаган икән», – ди. Ә минем белән авырлы әниемне: «Гитлерны җиңеп, бер айдан кайтырбыз», – дип юата.
Әти башка авылдашлар белән бергә каһәрләнгән Суслонгер лагерына эләгә. Нәнә үткенрәк хатыннарга ияреп ике тапкыр бара анда. Әнине озатканда, поезд баскычына басып әти шактый гына озата бара, поезд кызулый башлагач кына сикереп төшеп кала. «Исән калсам, бу авырлыкларның барысына да түзәр идем әле», – ди. Бу аның үз теле белән әйткән соңгы сүзләре була. Аларны Калинин фронтына җибәрәләр. Язган хатларында: «Ач тормагыз, әйберләрне сатып ашарга алыгыз», – дип яза. Алар әле башка чыгарга өлгермәгән булалар. Өч әйберне генә сатмаска куша әти: кыйммәтле кышкы пальтосын (мине малай булыр дип көткән, пальтоны мин кияр дигән), кыңгыраулы гармунны, чылбырлы сәгатьне. Бала туңмасын, дип язгач, башка чыгарга дигән йортның каралты-кураларын сүтеп ягалар. Йорт, капка-коймалар кала. 1941нче елны кыш бик салкын килә, «котып салкыннары булды», дип сөйли иде нәнә. Өй зур булгач, безгә солдатлар кертәләр. Әби аларга ипи пешергән, шулай итеп ач та булмаганнар, туңмаганбыз да.
Миңа алты ай булганда кара пичәтле хат килгән. Урысча булгач, әби аны кемгәдер алып барып укыткан. «Сабира (әнинең исеме), безнең хәлләр шәптән түгел икән бит әле», – дип кайткан ул. Әлеге хәбәрдә 29 яшьлек әтинең 1942нче елның 21нче мартында Черницкое авылы тирәсендә җирләнүе турында әйтелгән була.
Соңгы хатында әти ике куплет җыр язган:
«Кара урман буйларын
Сезне уйлап буйладым.
Әйтер сүзләрем бар иде,
Күрешербез дип уйладым».
Күрешергә генә насыйп булмады...
Рәсимә ИДРИСОВА (СӘЛАХОВА),
Кукмара шәһәре
Комментарии