Кемнең күзе ни күрә бит

Кемнең күзе ни күрә бит

Бу спектакль хакында театр белгечләре үз сүзләрен әйтерләр дип уйлыйм, чөнки Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» дип аталган әсәре, сәхнәләштерелгәнче үк, бик күп бәхәсләр кузгатты. Ни өчен нәкъ бу әсәргә шулкадәр зур игътибар бирелүе күпләргә аңлашылмады, әлбәттә. Әллә моңарчы безнең татар язучылары бу әсәр эченә алынган мәсьәләләрне үз әсәрләрендә бер дә күтәрмәгәнме, яки сәнгати биеклеккә күтәрә алмаганнармы?

Мин татар әдәбиятында шундый проблемаларны эченә алган, гаҗәеп сәнгати биеклектән торып тарихи яссылыкта чишәргә омтылган бик күп әсәрләрне укыдым. Татар язучылары мондый әсәрләр яза-яза инде каләм караларын да, йөз суларын да түгеп бетергәннәрдер. Ә күпләре исә нәкъ шундый әсәрләрнең корбаннары, шул вакыйгалар эчендә кайнап та, исән калгач, халкына шул вакыйгалар хакында сөйләргә, язарга көч тапкан бөек шәхесләр. Әмма аларга Татарстан гына, аның да иҗади зыялылары гына игътибар итте милләт басымы астында. Мондый әсәрләрнең кайберләре рус теленә тәрҗемә ителсә дә, бу кадәр игътибар булмаган икән бит. Хикмәт нидә соң?

Минемчә, Г.Яхинаның бу әсәре шешнең тулган мизгеленә туры килде. Инде гасырлар буена милләтләргә каршы алып барылган сәясәт рус милләтен дә канәгатьләндерми башлады шикелле. Аларның да халыкчан зыялылары үзләренең кемдер кулында хезмәтчеләр ролендә генә көн күрүләрен аңлап алдылар, һәм әсәр рус телендә язылу сәбәпле (миңа калса, ул саф рус телендә түгел. Ни русча, ни татарча дияр идем), рус зыялыларының игътибарын җәлеп иткән булырга тиеш. Ә татар зыялылары, сәнгатькәрләре бу әсәргә тулаем югары сәнгать критерийлары аша карадылар дип аңлыйм.

Әйе, әдәби әсәр, чын әдәби әсәр булса, анда әдәби типлар, әдәби геройлар типиклаштырыла һәм бу әдәби әсәрдә иң зур әһәмияткә ия. Әсәрнең төп герое итеп алынган тип – татар кызы, татар хатыны, татар анасы! Бу – әдәби герой, ягъни типиклаштырылган образ. Димәк, татар кызы, татар хатыны, татар анасы шундый була. Ә ул исә әсәрдә күпләрнең нәфрәтенә дучар, чөнки үз ире Мортазаны, улының атасын атып үтергән урыска кочагын ача, мәхәббәтен, назын бирә ләбаса. Инде килеп, нинди мәрхәмәтле икән бит ул Иван. Ул да типик образ, ягъни урыс кешесе шундый да мәрхәмәтле, тарихи җаһиллекләрен аңлап, иманга килгәннәрме? Бәлки тормышта берән-сәрән генә андый очраклар да булгандыр, тик андый аерым очрак тулаем бер милләтне характерлый алмый әле. Әйе, үз исем-фамилиясендәге яңа документлар ясатып биреп, Зөләйханың Мортазадан туган улын шушы тәмугтан коткара Игнатов. Ул белә, татар кешесен тәмугтан чыгармаячаклар.

Чыгармаячаклар. Ә кемнәр чыгармаячак? Балта кем кулында соң?

Бу сюжет сызыгын гасырлар дәвамында рухи газап кичергән татар милләте берничек тә кабул итә алмый. Кирәкми безгә мондый ялганны типиклаштыру. Без белгән урыс андый түгел. Ә менә башкорт театрының режиссеры Русия империясенең типик образларын – империя сәясәтенә хезмәт итүчеләрнең типик образларны тамашачыга ап-ачык итеп күрсәтүгә ирешкән: менә ул кеше рухын ничек изә, сындырырга тырыша. Кабахәтлекнең, фашистлыкның, җаһиллекнең бернинди чикләре дә юк. Басып алучыларны үз сәясәтләрен тормышка ашыру юлында берни дә туктата алмый. Алар фәкать үзләрен генә җирнең хуҗасы дип таный, башкаларны бетерергә, файдаланырга һәм «на расход» җибәрү алар өчен гадәти. Тел, җан, хис нечкәлекләре аларның көн тәртибеннән бөтенләй төшеп калган. Ялчылар исә фәкать фәрман гына үти. Алар ашый-эчә, ләззәт кичә. Алар өчен буйсындырылганнар инде кеше түгел. Алар тәмугны оҗмах диеп, ләгънәтне җыр диеп, ачлыкны туклык диеп, яманны яхшы диеп, кыенны рәхәт диеп, империя ялчылары кушканча «ил»гә дан җырларга тиешләр. Җырлыйлар күкрәкләренә пистолет төзәлгән, ач-ялангач, соңгы чиккәчә шәхесләре мыскылланган галимнәр, табиплар, рәссамнар, мөгаллимнәр:

Широка страна моя родная,

Много в ней лесов, полей и рек.

Я другой такой страны незнаю,

Где так вольно дышит человек!

Кырык катлы ялган, кырык катлы тәмуг капкалары, ә бәндәне соң чиккәчә өмет яшәтә. Юк, бу хәлләргә ризалашканы өчен түгел, чарасызлыктан, алар – «кол». Әмма рухны кол итәрлек көч дөньяда юк әле һәм булмаячак та, чөнки андый көч – хакыйкатьнең үзе, гаделлекнең үзе, ә без аны Аллаһ дибез һәм бер аңа гына табынабыз. Бар кылган гамәлләребез гаделлек хакына, Аллаһ хакына гына! Бу сүзләр, ишетеп күнекмәгәннәр өчен, сәер тоеладыр. Чөнки бүгенге сәясәт гыйбадәтханәләргә дә халыкны буйсындыру өчен куып кертә: барысына да дәшми түзсеннәр, коллыкларына да шөкер итсеннәр. Тик Аллаһ сәбәп иткәннәргә генә насыйп итә, ди Коръән Кәрим.

Изображение удалено.Изображение удалено.Кылычка каршы – кул, тилегә каршы тел корал була алмый. Корал көчен генә таныган баскыннар хакимлегенең мәңге түгеллеген аңлаган хәлдә, киләчәк буыннарга рухын алып барып җиткерер өчен тәмуг газапларын җир өстендә үк татырга мәҗбүр бәндә. Ә Русиядә андый затлар, әлбәттә, күпчелек урыс булмаган, христиан булмаганнар. Баксаң, телләре белән генә урыс булып калган, хакыйкатьне аңлаганнарның да хәлләре хәл икән. Алар да сәясәтчеләр кулында камчы, пистолет кына икән бит.

«Зөләйха күзләрен ача» әсәре шул шешнең дә өлгергән мизгеленә туры килде. Сәнгати яктан югары таләпләргә туры килеп үк бетмәсә дә, сүзнең вакытында әйтелгәне күпкә файдалырак. Ә инде сүз артында гамәл дә булса, монысы инде чын-чынлап гаделлек хакына көрәш дип аталыр иде. Әлегә Русиянең надан сәясәтчеләре урыс әдәбиятчылары, сәнгатькәрләренә карап, китапка юл ачты.

Китап төрле телләргә дә тәрҗемә ителгән. Тик әсәр дөньяга чыккач, кемнең күзе ни күрә бит. Ә безнең зыялыларыбызның критерийлары чын әдәби әсәргә, бездән соң да тарихка калып, киләсе буыннарга милләтебез турында да мәгълүмат илтеп җиткереп, милләтне гадел рәвештә тарихи аренага күтәрү мөмкинлегеннән чыгып бәяләргә тырыштылар. Ә башкача була да алмый. Ничек инде әсәрдә бу персонажлар типик түгел, яки монысы типик дип аңлатма бирәсең, ди. Әсәр йә әдәби әсәр, йә тарихи чынлык – документаль яисә фантастик әсәр генә була аладыр бит.

Изображение удалено.Режиссер үз күзе күргәнне, үз йөрәге тойганны (ә ул халкы тойганны тоя, чын режиссер булса) бик оста вә зирәк файдаланып, Русиянең үткәнен һәм бүгенгесен сәхнәгә чыгарып күрсәткән. Моның шулай икәнлеген тамаша залының халәте дә бик ачык күрсәтте: китми халык залдан чыгып. Аягөсте торып алкышлый да алкышлый, пәрдә ябылгач та, ишекләргә күрсәтеп, чыгуларын үтенгәч тә… Шулкадәр дә авыр тамашаны ничекләр кабул иттеләр, чөнки никадәр авыр булса да, хакыйкать бер килеп өскә чыгарга, гаделлек тантана итәргә тиеш икәнен аңлый халык. Ә Зөләйхага килгәндә, ул бичарадан-ничара, бәлки, улын коткару өчен Аллаһ каршында гөнаһ кыла. Әсәр тирән психологик нюансларны да бирә алган булса, бу кадәрлесе дә аңлашылыр иде.

Әсәрдә «убырлы» итеп сурәтләнгән кайнана исә һич кенә дә убырлы түгел, ә тормыш тәҗрибәсен килененә дә тапшырырга сәләтле сизгер татар карчыгы. Ул әле Зөләйханың колагына иң җаваплы мизгелләрдә дә үзенең зирәк киңәшләре белән яңгырап, ялгыш адымнардан искәртеп тора. Безнең халык бит: «Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге» – ди. Татар карчыгы сукыр килеш күрә, чукрак килеш ишетә, тоя, сизә.

Бүген сәясәтчеләр шундый ситуациягә дә килеп терәлде, инде совет хәрбиләре һәм фашист киемнәрендә бәйрәм көнне урамнарга чыгуны тыя башладылар. Уйланыр урын бар… Әнә бит совет большевиклары кылган гамәлләргә, золымнарга исем генә дә табарлык түгел спектакльдә. Соң аларына да, бу типик түгел, очраклы хәл генә булган, дип аңлатма биреп булмый бит инде. Булмый, чөнки моны үз күзләре белән күргән, үз тәннәрендә, рухларында татыган татар каләм әһелләренең сүзләрен берничек тә ялганга чыгара алмыйбыз. Әйе, биш тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең хәерлерәк. Бу спектакльнең сәхнәгә чыгуына, һәм режиссер, һәм куючы, һәм бизәүче, һәм рәссам, һәм уйнаучыларга тарихның һәм бүгенге көнебезнең шәп-шәрә чынлыгын күрсәтеп бирүләре өчен мең-мең рәхмәтләремне җиткерәм. Тамашачы җанында бу җир тәмугында барган сәясәткә карата чиксез нәфрәт уята алды спектакль.

Сәхнәдә кечкенә генә Зөләйха арткы планда калды диярлек, әмма җиргә яшәү бирүче, тудыручы ана образы буларак, ул үтерүчеләргә, вәхшилеккә каршы куелган. Үзен-үзе рухи үтерү хакына булса да, улын саклап калучы ана образы ул. Булган баудан аркан ишеп була. Режиссер шулай иткән дә. Әле аның шәхес, иҗади шәхес һәм кеше буларак та әсәрне үзенчә күрергә хокукы бар икәнен онытмыйк. Шулай булмаса, олы режиссер да булмас иде.

Кабатлап әйтәм, үтерүнең дә төрләре чиксез икән: кеше рухын таптауның бартөрле аңлатулардан да түбән, бертөрле мантыйкларга да сыймый торган, атап әйтер өчен кеше телендә бертөрле сүз дә табылмаган төрләре дә бар икән. Кеше дигән исемнән соң чиктә ерак торган, әмма кеше кабыгына төренеп, кешеләр арасында йөргән җаһилләрне Җир ничек кенә күтәреп тора аладыр? Мөгаен, чын кешеләр шундый көчләргә каршы берләшсеннәр, гаделлек тантана итсен өчен көрәшсеннәр дип, сәхнә-кояш яктыртып күрсәтәдер. «Явызлыкның чиге юк микәнни соң?» – дип, бар дөнья ишетелерлек итеп кычкырасым килә. Ә кем ишетә? Ә балта кем кулында?

Спектакль башланганчы кайбер тамашачыларга мөрәҗәгать иттем. Инде Мәскәүдә дә карап кайтканнар икән. Үз күзләренә, колакларына ышана алмыйча һәм шундый чынлык, хакыйкатьне заман сәхнәсенә күтәреп, халык күзенә күрсәтүләренә шаккатып, тагы бер карарга килгәннәр. «Авыр, карарга бик авыр…» – диде бер ханым. Әйе, хакыйкатьне авыр булса да, танырга шул. Шундый тормыш чынлыкларын нечкә детальләр аша күрсәтергә омтылган авторга да рәхмәтлемен. Тик автор зинһар дөрес аңласын, детальләр әдәби әсәрдә типик образларны ачу чаралары ул. Сәхнәдә бу нәкъ шулай бирелгән дә. Әмма инде бу режиссер, куючы, рәссам-бизәүче, уйнаучыларның гаҗәеп олы хезмәте белән ирешелгән. Шешне тишәр өчен, кай ноктасына, нинди көч белән һәм кайчан басарга кирәген дә белгән әсәрне сәхнәгә чыгаручы. Әле шул хәрәкәтне эшләр өчен дә матди ярдәмсез булмый безнең заманда. Дилбегәне кулыңа тоттырганнар икән, атны кай тарафка куа белү – үзе чып-чын батырлык ул!

Мин караган сәхнә әсәрләре, концерт вә бәйгеләр, нәбәйге чаралар бихисап. Чөнки үз күзләрем белән күрмәгән нәрсә турында сөйләүне, фикер йөртүне (чын галимнәрнеке генә булмаса) гайбәткә тиңлим һәм аларны карап чыгар өчен генә дә бер айлык пенсия акчасы түгел, хәзерге бәяләр белән еллык пенсия дә җитмәс иде. Ә менә бу спектакльгә, иң очсыз гына булса да, билет алып кердем. Беркем белән дә сөйләшеп, фикеремне таркатасым, халәтемне ватасым килмәде. Аның каравы, миндә моңарчы булмаган яңа уй-теләкләр туды: яныбызда гына йөргән авторларның нинди әсәрләре сәхнәгә менәргә чират көтеп тора икән бит. Ачыгыз күзләрегезне, драматурглар, сценарий язу осталары! Милләт әле театрга олы мәхәббәтен, ышанычын югалтмаган. Ә бу театр әһелләренең гаҗәеп казанышы! Аны саклар, ныгытыр өчен һәм мәдәният хезмәткәрләре, һәм халык сайлап куйган дәүләт депутатлары, хөкүмәт җитәкчеләре барлык көчләрен куярга тиеш. Инде монысын да югалтсак…

Шагыйрә Нәҗибә САФИНА,

Казан шәһәре

Комментарии