Коммунист икәнен оныткан

Газиз әтием Мөхәммәтгалим Зариф улы рухына багышлыйм.

Минем газиз әтием – беренче тракторчыларның берсе, 1930нчы елларда колхозлар оештырылгач ук тракторчылыкка укып, 40 еллап механизатор булып эшләде. Ул комбайнчы да, тракторчы да, бригадир да булды. Хәтерлим, әти партиясез иде, шуңа карамастан аны һәрвакыт берәр коммунист белән социалистик ярышка куялар иде. Күбесенчә ул алдынгылыкны бирмәде. Җир сөргәндә дә, игеннәрне урып пакусларга салганда да, комбайн белән урып суктырганда да һәрвакыт диярлек алда барды. Кыр эшләре тәмамлангач, аңа Мактау кәгазе, Рәхмәт хатыннан башка бүләк бирмәделәр. Бу турыда әйткәч, ул миңа: «Улым, мин коммунист булмадым, өстәвенә татар булуым да комачаулагандыр», – дип әйтте. Медаль-орденнарны исә, икенче урында калса да, коммунистларга бирделәр.

Әтием өстәвенә бик мәзәкчән, уен-көлкегә бай кеше иде. Аның мәзәкләре әле дә булса тирә-юньдә йөри. «Әтиеңне күргәч үк көләсе килә иде», – дип, миңа бик күпләрнең әйткәне бар. Ул үзе көлдерәм дип махсус сөйләми, тик тирәсендә булган кешеләр ирексездән көлеп җибәргәннәрен үзләре дә сизми дә калалар иде. Аның үзе белән, таныш-белешләре, дуслары, туганнары белән булган кызык, көлкеле вакыйгалары бик күп. Бер-икесен булса да язып китәргә теләгән идем.

Кыр эшләре тәмамлангач, әтием башка механизаторлар белән МТСка (машина-трактор станциясе) трактор, комбайннарны ремонтларга китә иде. Язга кадәр барлык техниканы шунда ремонтлыйлар. Бервакыт МТС җитәкчеләре, территорияне тимер-томырдан, чүп-чардан чистартыр өчен, коммунистик шимбә оештырганнар. Ул вакытта андый өмәләр бик еш була торган иде. Коммунистлар: «Пролетариат юлбашчысы Ленин да шундый өмәләрдә бүрәнәләр күтәреп ташыган», – дип бик горурланып сөйлиләр иде. Диннең кысрыкланып юкка чыга язган чорлары. Менә шул өмәдә «команда» кушаматлы механизатор Фатыйх аягына авыр тимер төшә. Ул, авыртуга түзә алмыйча: «Әй, Аллам, аяксыз калдым. Алла! Алла!» – дип кычкырып җибәрә. Шунда аның янына МТС директоры белән парторг килеп: «Син нәрсә, Фатыйх, коммунист башың белән Аллаһыны искә аласың? Коммунист кешегә ярамый бит!» – дип шелтәлиләр. Аягын тотып җирдә утырган Фатыйх, башын күтәреп: «Карл Маркс! Фридрих Энгельс! Ленин! Сталин! Ст-а-а-а-л-и-и-н! Алла! Аяксыз калдым!» – дип янә кычкыра башлый. Фатыйх кызганыч булса да, механизаторлар шау-гөр килеп көләләр.

Борис Ельцин коммунистлар партиясенең эшчәнлеген туктату, аны гамәлдән чыгару турында Указ чыгаргач та, әтием: «Коммунистлар көзге кырау суккан кебек корыдылар. Яңадан терелеп чыга алырлармы икән?» – дип көлдергән иде.

Газиз әтиемнең якты үрнәге һәрвакыт минем күңелемдә. Тормышымның бик авыр чакларында аның оптимистик рухы, теләсә нинди авырлыкларга түземлеге, йомшак юморы һәрвакыт ярдәм итте. Аллаһының рәхмәте белән, урыны оҗмахларда булсын!

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии