Алтын бөртеге

Алтын бөртеге

Бу моңсу хикәятне күңелемдә туган шигъри юллар белән башлыйсым килә:

Язмышлардан узмыш юк, диләр.

Нәрсә язган, язмыш – шул, диләр.

Тик күңелдә һаман шул сорау:

Язмышларны җиңеп буламы?

Язмышлардан кеше көчлеме?

Мин аның белән Чаллы вокзалында очраштым. Автобус кузгалып китәргә сәгатьтән артык вакыт бар иде. Ашыккан, арлы-бирле йөргән кешеләрне күзәтәм. Шулчак яныма бер ханым килеп утырды. Бер-беребезгә караштык та никтер елмаештык. Аның елмаюы аша да бөркелгән йөзендәге моң-сагышы күңелемә тиде һәм мин карашымны читкә төбәдем.

Озакламый ул сүз башлады. Башта вак-төяк турында сөйләштек. Кемнең кая, кайчан барасын ачыклаганнан соң, аның да вокзалда шактый утырасы билгеле булды. Янә сүзсез калып, үз уйларыбызга чумып утырдык. Ә бераздан яңа танышым – юлдашым тагын сүзен башлады:

– Бертуктаусыз кабаланабыз, каядыр чабабыз… ашыгып еш кына хаталанабыз… Әгәр дә тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, мин бөтенләй башкача яшәр идем. – Ул бермәл эндәшми торды да, авыр сулап, сүзен дәвам итте. – Ләкин хәзер соң инде. Вакыт тәгәрмәчен, бик теләсәң дә, кире борып булмый. Чынбарлык белән килешергә генә кала. Бар дөньяны яңгыратып: «Сине генә яратам!» – дип кычкырсам да, ул барыбер ишетмәячәк. Мин аны яратуымны бик соң – ялгыз калгач кына аңладым. Менә инде ничә еллардан бирле сагыш утларында янам. Күңелем тулы моң-сагыш, моңа кадәр беркемгә дә сөйләмәгән сүзләремне сезгә сөйлисем килә. Сездән миңа ниндидер җылылык бөркелә, күңелемне аңларсыз кебек тоела.

– Рәхмәт, – дидем мин ханымга, ягымлы елмаеп һәм тыңларга әзерләндем.

– Бер-беребезне күптәннән белсәк тә, ул миңа сүз дәшәргә, хисләрен белдерергә бик озак кыймый йөрде. Армиядән хезмәт итеп кайткач кына очраша башладык. Мин ул вакытта шәһәрдә институтта укыйм, ул авылда эшли иде. Миңа гел хатлар язып торуын, ялларга кайтуымны зур түземсезлек белән көтеп алуын, тәм-том белән сыйлавын әле дә хәтерлим. Әй, яшь чаклар… Ярата иде шул ул мине. Мин һәрвакыт аның мәхәббәтен, күңел җылысын тоеп яшәдем. Ул миңа «алтын бөртегем» дип кенә эндәшә иде. «Ник алай әйтәсең?» – дип сорагач, «Алтын синең кебек бит ул, үзе зур түгел, ә нинди асылташ! Син дә минем өчен алтын кебек – затлы һәм кадерле», – дип җавап биргән иде. Берничә ел буена дус булып йөргәннән соң өйләнештек, әмма кияүгә чыгып зур хата ясавымны бик тиз аңладым. Яратмыйм икән бит мин аны, яратмыйм! Яшь идем шул әле мин, дуслык белән мәхәббәтнең янәшә йөргәнен уйлый белмәгәнмен. Ә ул көннәрдә миндә бары бер сорау иде: яратмаган кеше белән алга таба ничек яшәргә? Озак кына уйлагач, иремнән китәргә карар кылдым. Әлегә соң түгел… Институтта бергә укыган группадашларым Әстерханга эшкә җыеналар иде. Мин дә алардан калмаска уйладым.

Ирем эшкә киткәч тә, кабалана-кабалана, киемнәремне чемоданга тутырдым. Абына-сөртенә ишектән чыгып барганда кинәт башыма бәрделәрмени?! Туктап калдым. Кылт итеп әни искә төште. Әни бар бит әле, әни! Бу хәбәрне ул ничек кабул итәр? Кызының иреннән качып китүен ишеткәч, нишләр? Авыл халкы исә рәхәтләнеп көләр. «Үтә кызыл тиз уңа, әле яңа гына өйләнешкән яшь парның бәхете бер айга да җитмәдеме?» – диярләр. Ә ирем ничек кичерер минем китүемне? Юк, юк, һич тә качарга ярамый. Чемоданымны аяк астына тотып бәрдем дә кичкә кадәр үксеп еладым. Ирем эштән кайтканда, елый-елый шешенеп беткән идем. Ул, сөю тулы күзләрен миңа төбәп, шундый ягымлы итеп елмайды:

– Алтын бөртегем ямансулаган икән бүген, – дип, күзләремнән үпте.

Яшәп киттек шулай. Аерылышу турында башка уйламаска тырыштым. Безне белүчеләр: «Ирең шул кадәр кадерли үзеңне, бигрәк иркә хатын син», – дип еш әйтәләр иде миңа. Менә шулай аның киң җилкәсенә ышыкланып, дөнья борчу-мәшәкатьләрен күрми, җил-яңгырга чыланмый яшәлгән дә яшәлгән инде.

Көннәрдән беркөнне минем тыныч тормышыма нокта куелды. Иремнең үлеме мине шул кадәр тетрәндерде ки, гүя үземне тирән, караңгы чокырга болгап аттылар. Елый да алмыйм, тере мәет кебек йөрим. Бөтен вакытымны зиратта үткәрә башладым. Ирем кабере янына килеп тезләнәм дә онытылам.

Бу халәтемнән мине әнием коткарды. Өйдә юк икәнемне сизеп алса, шунда ук зиратка чаба, яныма килеп:

– Балакаем, монда утырып акылдан язасың бит! Көне-төне сакласаң да, ирең инде кабердән чыкмаячак. Ул мәңгелеккә шунда хәзер. Ә синең… балаңны аякка бастырасың бар әле, – дип, мине тынычландыра-тынычландыра, җитәкләп, өйгә алып кайта иде.

Шулай итеп, саташулы көннәрне айлар, еллар алыштырды. Ә явыз телләр, таш бәгырьләр һаман саен:

– Әкияттәй тормышың бетте, күктән җиргә төш, безнең кебек яшәп кара, – дип, кан саркып торган ярама учлап-учлап тоз сибә тордылар.

Караңгылык чоңгылыннан мәңге чыга алмам төсле тоелса да, әкренләп тернәкләнеп киләм бугай. Моңа кадәр дөньяга алсу күзлектән караган булсам, бүген мин бик кырысландым. Хәзер инде хыялларга бирелмим, дөньяны ничек бар, шулай кабул итәм. Хисләремә дә хуҗа булырга өйрәндем, кирәксез уйларны башымнан бик тиз алып ташлыйм. Үз-үзеңне җиңә алу яшәү көчен арттыра икән…

Аерылышканда, юлдашым: «Күңелемне бушаткач, җиңел булып китте. Юлларымда очраганыгыз өчен рәхмәт сезгә», – диде.

Әлфия НОГМАНОВА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии